Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ун яшьлек балалы гаилә елгада батып үлгән

Әтисе һәм әнисе белән ун яшьлек кызчык көймәдә Шилка елгасы аша чыгарга җыенган.

news_top_970_100
Ун яшьлек балалы гаилә елгада батып үлгән
Якшәмбе көнне Забайкальеда ир белән хатын, аларның ун яшьлек баласы батып үлгән, дип Россия Тикшерү комитетының Забайкалье буенча тикшерү органнары матбугат хезмәте хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 10 июньдә 45 яшьлек әтисе һәм 43 яшьлек әнисе белән 10 яшьлек кызчык көймәдә Шилка елгасы аша чыгарга җыенган. Көймәнең 67 яшьлек хуҗасы да алар белән елга аша чыгып барган.

Ярдан берничә дистә метр ераклыкта бер мизгелдә көймә әйләнеп капланган. Гаилә суга төшеп киткән. Аларның берсе дә исән калмаган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Көймә хуҗасы гына ярга чыгып котыла алган.

Бу вакыйга буенча Россия Тикшерү комитеты тикшерү башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100