Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уң як күршем, сул як күршем... (Кәрим Кара)

news_top_970_100

Китапта: «Йокыдан торуга җиде күршеңнең хәлен бел», - диелгән. Без үзебез, күз тимәсен, күршеләр белән тату яшибез. Уң ягымда бик тырыш Галихан дигән егет яши. Егет дип ни, яше кырыкка якынлый инде аның. Кайчандыр өйләнеп тә маташтв. Хатыны Зәй яклары мишәре иде. Галиханның кылны кырыкка ярыр чагы, «Кировец"та эшли, акчаны шактый мул каера. Бигрәк тә язгы-көзге кыр эшләрендә. Әнисе Бибиәсма армиядән кайтуга ук улының колак итен ашый башлады:

Өйлән, тизрәк өйлән, мин картайдым, сиңа ашарга пешереп, керләреңне уып ятар хәлем юк.

Икесе генә гомер итәләр иде. Хуҗалык җитеш, абзар тулы мал-туар, кош-корт. Өйдә дә җиһазлардан ни кирәк, барысы да бар.

Килен кеше ипле генә күренде. Иренең дөньясын үзенеке итеп кабул итте. Эштән тайчанып тормады. Шунысы да бар - гел өй тирәсендә булды, каядыр эшкә урнашырга теләге булмады. Ничегрәк яшәгәннәрдер яшьләр, анысы безгә караңгы. Ну күргән кадәресе шундый нәтиҗәгә этәрә иде: килен Галиханны уч төбендә биетте, гел аның сүзе сүз булды. Бер-берсен килештерсәләр, безгә нәрсә? Әнә кайсыдыр илләрдә матриархат коллыгында яшәп яткан ирләр бар. Кыз килеп сайлап ала сине, теләсә аерып җибәрә, тәүбә-тәүбә...

Ярты еллап яшәделәрме икән, Зәй якларыннан куәтле «КамАЗ» машинасы килеп туктады күршеләр капка төбенә. Ә, әйтергә онытып торам, бу хәлгә кадәр Бибиәсма абыстай вафат булган иде, авыр туфрагы җиңел булсын. Галиханның да «каграз» өйдә юк чагы туры килде. Әллә күрше авыл кырларына чөгендер ташырга киткән иде. Хуш, килеп туктады машина, әрҗәсен капкага ук терәп куйды. Килгән кунаклар тамак туйдырып, хәлләнеп алдылар да, иләмсез зур арбага өйдәге мөлкәтне ташырга тотындылар. Өйдә беткәч, абзарга күчтеләр. Сыңар тавык та, учка сыярлык иген дә калмады. Галиханның нәселле сыеры да моңсу мөгрәп әрҗәгә менеп басты. Харап итәләр бит малайны, дип мин күрше ихатага атладым. Зәй килене кулларын биленә таянып каршыма чыгып басты.

Яши алмыйм шул сөйкемсез белән. Күрәсем дә килми, - дип чәчрәп тора ул.

Йөрәк эшләрендә мин зур белгеч түгел. Машина тирәсенә кайнашкан үгездәй таза ирләр дә нык кына тәэсир иттеләр миңа. Авыз эчемнән ниләрдер мыгырдаган булып, чигенергә мәҗбүр булдым.

Галихан күрше кайткач, ни булганын бәйнә-бәйнә сөйләдем, әлбәттә. Тегеңә ияреп, өйгә кердем. Бер җиһаз калдырмаганнар, идәндә шар тәгәрәтеп уйнарлык менә. Шуннан соң үз эченә йомылды күршем, хатын-кыз турыда сүз әйткәне булмады. Ике дистәгә якын вакыт үткәндер ул хәлләрдән соң. Тырышты-тырмашты Галихан, кабат барысын яңартты, абзар эче дә тулды, өе хан сарайларына алыштыргысыз.

Сул ягымда бик тә сөйкемле, ипле холыклы Сиринә исемле кыз яши. Әлеге дә баягы, кыз дип әйтү урынсызрак булыр, яше утыздан узган. Ну барыбер ир-ат кулын кагылдырганы юк, кияү куены хакында кешедән ишетеп кенә белә. Сиринә дә ялгыз башы. Әти-әнисе иртә гүр иясе булдылар. Авылда туганнары яши яшәвен, аларының үз тормышы. Сиринә башта озак еллар Казанда яшәде. Ниндидер фабрикада эрләдеме, тукыдымы, төгәл генә әйтә алмыйм. Тулай торакта яшьлеге үтте. Өч-дүрт кыз кысан бүлмәдә тыгылышып яттылар. Шул буламы икән ул шәһәрдә яшәү? Тормышында бер төрле дә уңай үзгәрешләр күзалланмагач, Сиринә буш торган нигезенә күчеп кайтты. Бәхетеннән, балалар бакчасында эше дә табылды. Яши күршебез үз көенә. Бер үзенчәлекле холкы бар барлыгын: егылып китеп теге елларга сузылган мәхәббәт сериалларын карый, энҗедәй күз яшьләрен түгә, Һиндстан киносы карарга Каф тавы артына да барырга риза. Авыл китапханәсендә ул укымаган китаплар калмагандыр. Барысы сөю турында, барысында да дөньяда булмаган яратуларны сурәтлиләр. Мин ничектер шундый бер китапны кулыма алып караган идем. Ике битеннән соң күңелем болгана башлады, тәнемә кызыл бетчәләр калкып чыкты. Куркып калдым хәтта. Соңыннан фельдшер аңлатты: аллергия икән миңа андый нәрсәләрдән. Күбрәк кадалып утырсаң, бөтенләй аягың сузуың бар. Ә Сиринә күршемә килешә инде, төн йокыларын калдыра шулар өчен.

Сирәкләп булса да, кайчак акыллы фикерләр килә минем башка. Туктале, мин әйтәм, Ходай Тәгалә бу җиргә бар мәхлукларны парлы-парлы яраткан. Нигә минем ике күршем генә ялгызлыктан зар-интизар булып яшәргә тиешләр әле? Бу хакта хатыныма да әйттем.

Кавыштыр алай булгач, - ди бу тешләрен ыржайтып. Аңа тик көләргә генә булсын. Җаен туры китереп сүз куштым мин Сиринәгә.

Килмәгән җирең юк, фәрештәгә тиң зат син, - дим . - Сиңа гаиләле булырга күптән вакыт. Менә Галихан белән чәчләрегезне чәчкә бәйләсәгез, теттереп дөнья көтәр идегез. Алмадай балалар багар идегез, - дим. Бу үтәли карый мине. Күзләре кайдадыр күктә йөзгән мамык болытларда.

Үз парымны табып кавышырга мин каршы түгел. Ләкин ике арада ялкынлы мәхәббәт булырга тиеш. Бер-берең өчен утларга керергә, үләргә әзер булырга тиешсең. Мизгел саен сөйгәнеңне күрәсең килеп торсын, - ди бу.

Соң Галихан да синең өчен үләргә үк булмаса да, синең өчен яшәргә риза булыр иде, - дим.

Нәрсә Галихан? Аның өчен дөрләп янармы минем йөрәгем? Көлдермә инде, абый. Миңа чын сөю кирәк, китапларда сурәтләнгән мәхәббәт. Булмаса, ялгыз яшәгәнең мең артык, - дип китте дә барды бу. Әйтер сүзәремне дә тыңлап бетермәде.

Ну миндә үҗәтлек җитәрлек. Сукмакны Галихан аша салып карарга булдым. Ир кеше яулап алырга тиеш хатын-кыз күңелен. Бәлки ул эретә алыр Сиринәнең туң йөрәген? Тегенең эштән кайтканын каравыллап тордым да артыннан иярдем.

Галихан, мин әйтәм, синең тормышыңда зур үзгәрешләр булырга тора...

Колагын карпайтты бу. Кешене шулай кызыксындырырга кирәк башта.

Сиринә синең өчен җан атып йөри икән, сиздерергә генә ояла. Давай, егет булсаң егет бул, беренче адымны яса, - дим.

Шту син, күрше, мине өйләндерергә чамалыйсыңмы әллә? Беренче хатын һаман төшләргә кереп саташтыра. Миңа бик тә җитте шул гаилә тормышы. Башка сүз куша торганым юк ул җенле затларга. Тамак ачкан әле минем, юк-бар белән баш ватып йөрмә, - дип бәрәңге юарга тотынды бу. Чыгып китүдән башка чара калмады.

Йөрәгем сызыла минем шуларга карап. Ике якта ике күршем, фәрештәгә тиң затлар, ялгыз күке булып яши бирәләр. Ил буенча балалар саны кими. Менә кайда мәсьәлә...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100