Ун елга беренче тапкыр: хатын-кызларның уртача пенсиясе ир-атларныкыннан артып киткән
РФ Социаль фонды системасында исәптә торучы хатын-кызларның билгеләнгән пенсияләренең уртача күләме 2015 елдан беренче тапкыр ир-атларның пенсияләре күләменнән артып киткән. Бу хакта, Росстат мәгълүматларына нигезләнеп, ТАСС басмасы яза.
2025 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, пенсионерларның билгеләнгән пенсияләренең уртача күләме 23 175 сум булган. Аерым алганда, хатын-кызлар өчен – 23 249 сум, ә ирләр өчен – 23 028 сум. 2024 елда хатын-кызларның пенсия күләме 20 745 сум, ир-атларның – 20 854 сум булган.
2015 елгы статистика мәгълүматлары буенча, 1 гыйнварда хатын-кызларның уртача пенсия күләме – 10 663 сум, ә ир-атларда 11 346 сум тәшкил иткән, һәм шул вакыттан бирле ир-атларның пенсия күрсәткече хатын-кызларныкына караганда югарырак булган.
Моннан тыш, Росстат авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүче пенсионерлар арасында пенсияләр күләмендәге аерманы күрсәтте. 2025 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, авыл җирлекләрендә пенсияләрнең уртача күләме – 20 722 сум, ә шәһәрләрдә – 24 005 сум.