news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ун ел өеннән чыкмаган 300 килограммлы Максимны тәрәзәдән алып чыкканнар – видео

news_top
Ун ел өеннән чыкмаган 300 килограммлы Максимны тәрәзәдән алып чыкканнар – видео

300 килограммнан артык авырлыктагы ир-атны Мәскәүдәге фатирдан тәрәзә аша чыгарганнар. Ишеккә ул сыймаган, шунлыктан тәрәзәдәге рәшәткәләрне кисәргә туры килгән, тәрәзә рамнарын алганнар.

Коткаручыларга ир-атны фатирыннан чыгару өчен 4 сәгать тирәсе вакыт киткән. Аңа Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2 экипажы ярдәм иткән.

«Mash» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, 54 яшьлек Максим 10 ел буена өеннән чыкмаган. Шул ук вакыттан бирле ул үлчәнмәгән. Хәзер аның авырлыгы якынча 300-400 кг. Ир-ат йөрәк авыртуыннан зарланган, һәм аның янына табиблар килгән. Аны хастаханәгә салырга теләсәләр дә, авыруны фатирдан чыгара алмагннар. Коткаручылар чакыртырга туры килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар