Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ун ел комада яткан хатын аңсыз килеш бала тапкан

Аңсыз хәлдә яткан хатын сәламәт бала тапканчы, клиника хезмәткәрләре аның авырлы булуын белми.

news_top_970_100
Ун ел комада яткан хатын аңсыз килеш бала тапкан

АКШта ун ел чамасы комада госпитальдә яткан хатын бала тапкан. Шуннан соң госпиталь башлыгы эшеннән киткән. Бу турыда Arizona's Family басмасына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аңсыз хәлдә яткан хатын авырга узган һәм сәламәт бала тапкан. Клиника персоналы пациентның авырлы булуын белмәгән. Комадагы хатын 29 декабрьдә бала тапкач кына, аның авырлы булганын белеп алганнар. Бу гадәттән тыш хәлнең сәбәпләрен ачыклауда клиника полициягә барлык ярдәмне дә күрсәтә, диелгән әлеге хәбәрдә.

«Hacienda госпиталенең генераль директоры булып озак эшләгән Билл Тиммонс эшеннән китә», — диелгән Аризона штаты башкаласындагы махсус медицина ярдәме клиникасы гаризасында.

Хастаханә администрациясе «һәр пациентның һәм хезмәткәрнең иминлеген тәэмин итү өчен мөмкин булган барысын да эшләнәчәк» дип ышандырган.

Полиция хастаханәдә аңсыз хәлдә яткан хатынны кемдер көчләгән булуы ихтимал дип фараз итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100