Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ун ел көттереп килгән бәхет» — Мурат Гайсинның кызы туган

Кызы дөньяга килгәндә, җырчы үзе дә хатыны янәшәсендә булган.

news_top_970_100
«Ун ел көттереп килгән бәхет» — Мурат Гайсинның кызы туган
Рамил Гали

Җырчы һәм популяр җырлар авторы Мурат Гайсинның кызы туган. Шатлыклы хәбәр белән артист инстаграм сәхифәсендә уртаклашты. 

«Ике сәгать элек кызыбыз туды, Аллаһка шөкер. Кызым туганда үзем дә бала тудыру йортында, хатыным янәшәсендә булдым. Тугыз ай эчендә бу яңалыкны беркемгә дә әйтмәдек. Шушы ун ел эчендә журналистлардан һәм башка кайберәүләрдән нинди генә мәгънәсез сораулар ишетмәдек. „Нишләп балагыз юк, әллә булышыйкмы?“, „Кемдә проблема: синдәме, хатындамы?“ дип сорадылар. Аллаһ кулында барысы да! Аллаһка шөкер! Кешеләр андый сораулар бирмәсеннәр иде. Балалары булмаган гаиләләргә сабырлык телим. Беркемне дә тыңламагыз, Аллаһы Тәгаләдән сорагыз. Барыгызга да бәхет телибез», — дип язган ул. 

Инстачылар һәм иҗатташ дуслары җырчыны гаиләсе ишәюе белән котлаганнар. Озын гомерле, бәхетле бала булсын, тигезлектә үстерегез, дип язганнар алар бәхетле әтигә. 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ике сәгать элек кызыбыз туды, Аллага Шөкер. Үзем дә роддомда булдым, "партнерские роды" иде. 9 ай эчендә бер кемгә дә әйтмәдек. Шушы 10 ел эчендә ЖУРНАЛИСТЛАРДАН һәм башка кайберәүләрдән нинди генә мәгънәсез сораулар ишетмәдек: "Нишләп балагыз юк, әллә булышыйкмы?", "Кемдә проблема: синдәме,хатындамы?" дип. Алла кулында барысы да!!! Аллага Шөкер! Андый сораулар кешеләр бирмәсеннәр иде, әле бала булмаган гаиләләргә сабырлык телим , бер кемне дә тыңламагыз, Аллаһы тәгаләдән сорагыз, барыгызга да бәхет телибез! Ландыш @landyshnigmatjanova рәхмәт?, сиңа да уңышлар? #муратгайсин #муратжыртеатры #татарстан #казан #казань #уфа #башкортостан #татарэстрадасы #салаватфатхетдинов #гузельуразова #интертат #анварнургалиев #матбугат #татаринформ #ришаттухватуллин #вагаповфест #рифатзарипов #татарскаяэстрада #данирсабиров #болгаррадиосы #татаррадиосы #тнв #татарэстрадасы #матбугат #фирдустямаев #elvingrey #татарэстрадасы #10елтатарстанда

Публикация от Мурат Гайсин (@muratgaisin)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100