Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унөч яшьтән кечерәк балалар өчен аерым инстаграм ясыйлар

Хәзерге вакытта инстаграм челтәрендә теркәлү өчен кулланучы 13 яшьтән олырак булырга тиеш.

news_top_970_100
Унөч яшьтән кечерәк балалар өчен аерым инстаграм ясыйлар
https://cdn.pixabay.com

Дөньяда иң зур социаль челтәрләрнең берсе булган Facebook фотолар алмашу өчен ясалган инстаграм сервисының яңа версиясен ясарга җыена. Ул 13 яшьтән кечерәк балалар өчен булачак. Бу турыда Блумберг басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Без инстаграм челтәренә яңа система кертергә уйлыйбыз. Аны әти-әниләр контрольдә тота алачак. Балалар дуслары белән аралаша, яңа мавыгулар, кызыксынулар таба алачак», — дигән Facebook вәкиле Джо Осборн.

Facebook челтәренең үзендә дә шундый системасы, ул Messenger Kids дип атала. Бу төп кушымтаның версиясе, анда хәбәрләр язышырга була, ул яшүсмерләр өчен тәкъдим ителә. Анда да әти-әниләр контрольдә тоту функциясе бар.

Инстаграм өчен кагыйдәләрдә яшь буенча чикләүләр бар — биредә кулланучы 13 яшьтән олырак булырга тиеш.

Facebook социаль челтәренә Марк Цукерберг 2004 елның февралендә нигез сала. Аның штаб-фатиры Калифорния штатында Менло-Паркта урнашкан. Facebook оешмасына Messenger, WhatsApp һәм Instagram сервислары керә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100