news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Унөч яшьлек яшүсмер ваннада батып үлгән

13 яшьлек егетне әнисе ваннада аңсыз килеш тапкан.

news_top
Унөч яшьлек яшүсмер ваннада батып үлгән
https://www.volgograd.kp.ru

Бүген Волгоградта билгесез шартларда 13 яшьлек малай үлгән. Бала ванна кергәндә вафат була. Бу хакта «Комсомольская правда-Волгоград» газетасы хәбәр итә.

Хәзер һәлакәт булган урында фаҗига шартларын һәм сәбәпләрен ачыклау максаты белән Волгоград өлкәсе буенча Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе хезмәткәрләре эшли.

Мәрхүмнең әнисе сүзләренчә, улы тренировкадан кайткан һәм душ керер өчен ванна бүлмәсенә кереп киткән. Хатын-кыз бу вакытта өй эшләре белән шөгыльләнгән. 20 минут дәвамында улы ваннадан чыкмагач, әни кеше борчыла башлаган. Ванна ишеген ачкач, ул улының ваннада аңсыз килеш ятуын күргән.

Яшүсмернең үлеме буенча оештырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Бала тәрбияләнгән гаиләнең уңай булуы билгеле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар