Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унөч яшьлек малай нәни энесен унбиш тапкыр пычак белән чәнчеп үтергән

Телефонда уйнап җиңелгәч, үсмер ярсый һәм җиһазларны тар-мар итә, җиде яшьлек Витя да абыйсыннан качып котыла алмый.

news_top_970_100
Унөч яшьлек малай нәни энесен унбиш тапкыр пычак белән чәнчеп үтергән
https://pixabay.com/

Красноярск өлкәсенең Дудинка шәһәрендә 13 яшьлек Артем (исеме үзгәртелә) нәни энесенә унбиш тапкыр пычак белән кадый. Нәни малай абыйсыннан аш бүлмәсендә качарга маташа. Тик барыбер һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 23 апрельдә иртәнге якта була. Малайлар өйдә үзләре генә кала. Бераздан кайткан әни кеше коточкыч хәл күрә. Бөтен фатирның асты-өскә килгән, аш бүлмәсендә идәндә кан күлләвеге эчендә 7 яшьлек Витя (исеме үзгәртелә) мәете ята. Әни кеше олы улын йолкып ала һәм ни булганын сорый. Ләкин малай мыгырдаудан башка сүз әйтә алмый. Имеш, ул йокыдан торганда энесе үлгән булган.

Ольга һәм Андрей гаиләсендә өч бала үсә. Олысы Артем, аннары Витя һәм кечесе Вера була. Ольга малайларын беренче иреннән тапкан. Кызы Вера алты ай элек икенче иреннән туган. Бу гаилә бернинди хисапта да тормый, Ольга турында бөтен җирдә дә яхшы сүз генә әйтәләр.

Фаҗига буласы иртәдә Ольга Вераны ала һәм үз әнисе янына бара. Малайлар өйдә йоклап кала.

Әниләре чыгып киткәч, Артем уяна, ул телефонын алып уйный. Аннары ул уенда җиңелә һәм ярсый башлый. Артем өйнең астын-өскә китерә, җиһазларны җимереп бетерә. Тавышны ишетеп Витя уяна. Ул абыйсының котырганын күреп ала һәм аш бүлмәсенә чыгып кача. Ләкин Артем бирегә килә һәм пычак алып, энесенә кадый башлый.

Соңрак Артем тикшерүчеләргә һәм әнисенә җинаятенең сәбәпләрен әйтә. «Уенда оттырдым. Хәзер минем белән беркем дә дус булмас дип курыктым», — ди ул. Шуннан малай ярсып китә. Аннары энесе барысын да әнисенә сөйләп бирер һәм үзенә эләгер дип уйлый. Шулай итеп Артем пычакка ябыша, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100