news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Унөч яшьлек кыз эченнән бер кило чамасы чәч алганнар

Табиб сүзләренчә, балалар «нервыланган халәттә авызына чәч тутыра башлый, кайчакта аны йоталар да».

news_top
Унөч яшьлек кыз эченнән бер кило чамасы чәч алганнар
https://pixabay.com/

Казахстанның Тараз өлкә күп профильле балалар хастаханәсенә унөч яшьлек кыз баланы китергәннәр. Аның эче бик авырта. Тикшергәннән соң, табиблар баланың эчендә чит предмет булуын ачыклый. Бу турыда «Хәбәр24» басмасына сылтама белән «Московский комсомолец» язды.

Бала эчендәге предмет безоар дип атала, ул чәч бөртекләреннән тора. Табиблар кызны коткара. Аның ашказаныннан алынган чәч бөртекләре төененен авырлыгы бер кило чамасы булган. Аның озынлыгын 40 см чамасы булган.

Баланың ашказаны тулысынча диярлек шушы чәчләр белән тулган. Кыз ашый алмый, бик ябыга.

Операция яхшы узган, хәзер кызны дәвалау дәвам итә. Бала белән психологлар эшли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар