Екатеринбург аэропортында уң аякка гына 190 сыңар ботинка алып чыгарга тырышкан Кытай кешесен тоткарланганнар. Бу хакта Урал таможня идарәсе хәбәр итә, дип яза РИА «Новости».
«Таможня контроле вакытында пассажирның текстиль чемоданнарында гомуми авырлыгы 61 килограмм булган төрле төстәге, материалдагы һәм үлчәмдәге уң аяк өчен 190 ярымпар ботинкалар табылды. Гражданин сүзләренчә, аяк киеме үрнәкләре Екатеринбург базарында сату өчен билгеләнгән», – диелә хәбәрдә.
Товарларны билгеләнгән формада декларацияләмәгән өчен, ир-атка карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Аяк киемнәре товар экспертизасына җибәрелгән, диелә хәбәрдә.