Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Умарталыкта фаҗига: хуҗа кунакка килгән дустын эңгер-меңгердә танымаган

news_top_970_100
Умарталыкта фаҗига: хуҗа кунакка килгән дустын эңгер-меңгердә танымаган
Фото: https://krk.sledcom.ru

Красноярск краеның Кириково авылында 44 яшьлек ир-ат югалу турында 4 сентябрьдә полициягә хәбәр итәләр. 9 сентябрьдә аны урманда табалар. Ир-ат мәетендә көч кулланып үтерү билгеләре була. Җинаять эше ачыла. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Красноярск крае буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Үтерүдә шикләнеп, мәрхүмнең дустын кулга алалар.

Тикшерү версиясе буенча, 3 сентябрьдә Кириково авылында яшәүче 2 ир-ат урманда умарталыкта хәмер эчеп утыра. Умартлык ир-атларның берсенеке була. Аннары хуҗа өйдә йокыга китә. Уянгач, ул умарталары янында ир-ат йөрүен күреп ала. Эңгер-меңгер чакта, исерек килеш, умартачы дустын танымый һәм аның башына 2 тапкыр утын агачы белән суга.

Икенче көнне иртән умартачы җинаять эзен яшерергә маташа. Ул утын агачын яндыра, мәрхүмнең башына пакет кидерә, мәетне тент белән төрә. Аннары Галанино-Пировское юлының 50нче километрында урманга илтә.

Умартачы авылга кайта һәм, дустым умарталыкта югалды, дип сөйли.

Аны тоткарлаганнар, сорау алганда, ир-ат гаебен танып күрсәтмә биргән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100