Бал кортларына паспорт: ничек бирелә һәм нигә кирәк?
Февраль дәвамында барлык умартачыларга да паспортлар тапшыру планлаштырыла. Алга таба әлеге паспорт буенча һәрбер умарталыкка шәхси номер биреләчәк. Әлегә Россиядә бу эшне тулысынча колачлый алган бер генә төбәк тә юк. «Татар-информ»да булып үткән матбугат очрашуында паспорт алу таләпләре хакында сөйләштеләр.
Татарстан бал кортларына паспорт алу таләпләре
Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге җитәкчесе Солтан Латыйпов бал кортларына паспорт алу таләпләре турында сөйләде.
«Татарстанның һәр районында һәм Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә дәүләт ветеринария берләшмәсе бар. Паспорт алыр өчен, умартачы әлеге берләшмәгә барып, гариза язарга тиеш. Шуның нигезендә райондагы мал табибы умарталар урнашкан урынга бара, тикшерү уздыра. Умарталарны асрау һәм үрчетүнең үз тәртибе бар. Бал кортлары чага да ала, шуңа күрә күршеләргә комачауларга тиеш түгел: ике метрлы рәшәткә, бер бал корты гаиләсе белән икенчесенең билгеле бер урнашу аралыгы да бар һ.б.
Тикшерүдән соң паспортка мәгълүмат кертелә. Районның баш ветеринария табибы кул куя, соңыннан гына районның баш умартачысы имзалый. Умарта кайда урнашкан, нинди чирләр булган, ничек дәвалаганнар һ.б. турында языла. Паспортның минималь бәясе — 160 сум. Монда барысы да кергән. Паспорт тышында Россия Федерациясенең гербы булырга тиеш. Паспортка бер ел дәвамында күзәтүләр язылган булса гына ул гамәлдә дип саналачак», — диде ул.
Татарстан Аквакультура һәм умартачылык идарәсе директоры Фәиз Динмөхәммәтов паспорт алуны «мәҗбүриләмибез, әмма тәкъдим итәбез», — дип белдерде.«Паспортларны Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ала башладылар, алучылар саны утыз-кырык процентка якынлашты инде. Беркемнең дә каршы килеп, «нәрсәгә кирәк ул миңа», — дигәне юк. Ул бөтен җәмгыятькә дә кирәк, киләчәкне уйлау мөһим. Кеше үзе белеп алырга тиеш. Берәр чиргә каршы эшкәртелгәнме соң дип, кызыксынучылар табыла.
Паспорт елга бер тапкыр гына алына. Битләре тулганнан соң гына, икенчесенә алмаштырыла. Умартаның хуҗасы үзгәргән вакытта да яңа паспортка алмаштырабыз. Бал кортларының баш саны арту яисә кимү ягына барса, аның саны да паспортта күрсәтелә. Бал кортлары тиз үрчи, тиз кими», — дип сөйләде ул.
«Паспорт алу - балның бәясенә йогынты ясамаячак»
Татарстан Аквакультура һәм умартачылык идарәсе директоры бал кортларына паспорт алуның башка регионнарда да булуын искәртте.
«Бөтен әйберне паспорт алуга гына кайтарып калдырсак, дөрес булмас иде. Бу — кирәкле төп атрибутларның берсе. Судка мөрәҗәгать итсәк, шикаять язсалар, кемнедер якларга тырышсак шул паспортка барып төртеләчәкбез. Чыгымнарны каплау өчен гарант булып тора дип әйтә алмыйбыз. Әгәр бер умарта тоткан хуҗа өстәмә умарта алырга теләсә, шулай ук аңа яңа паспорт алу зарур. Күчмә умартачыларга да паспорт алу кирәк».
Аның сүзләренчә, 1985 елда ук бал кортларында варроатоз дигән авыру булган (варроатоз — «Varroa destructor» талпаны китереп чыгара торган бал кортлары авыруы — ТИ).
«Ул вакыттан ук паспортның кирәклеге турында әйтеп килдек, һәм ул бар иде дә! Башкортстанга шалтыраттым, аларда кортчылык безгә караганда үсештә. Алтай якларына да шалтыратып сорадым, реестрны һәм паспортларны яңартасыбыз килә, диделәр.
Паспорт алу күренеше Татарстанда гына түгел. Гомумән, паспорт алудан беркемгә дә зыян булмас. Паспорт алу балның бәясенә йогынты ясамаячак дип уйлыйм», — диде ул.
«Сорауларны депутатларга язып җибәрергә әзерләнәбез»
Фәиз Динмөхәммәтов бал кортларының күпләп һәлак булу-булмавына быел беркем дә гарантия бирә алмый дип саный. «Чәчү территорияләре кимемәгән, шул ук рапс, көнбагыш, гәрчич чәчеләчәк», — ди ул.
«Һәр сорауның үз җавабы булырга тиеш. Белоруслар да шушы культураларны чәчә, аларда да бал кортлары үлү очрагы булган. Җавап шунда: алар тиешле препаратлар куллана. Бездәге препаратларның агуы икешәр атнага бара, шуңа күрә бал кортларына зыян килә. Белоруслар төнлә чәчә, агу сигез-унике сәгатьтә очып бетә. Ни өчен шушыны кертмәскә?» — дигән тәкъдим белән чыкты ул.
Фәиз Динмөхәммәтов узган ел Татарстанда бал кортларына күпләп зыян булуны «көтелмәгән авыр халәт булды» дип атады: «Әмма мин бал кортларын массакүләм дәрәҗәдә үлделәр дип әйтмәс идем. Аерым хуҗалыкларны исәпкә алсак, Мамадыш районында 200 баш, Минзәлә районында 150се һәлак булды, Зәй районында да аерым очраклар күзәтелде. Китергән зыяны шактый бит. Ул бит һаман да шул тәртипсезлектән килеп чыга! Кемдер бу хәлне тикшерергә тиеш, без шуңа өйрәнгән. Әлеге химикатларны кырларга сибәргә ярыймы, нинди химикатлар алар — белгән кеше юк. Юк, һаман да шул контроль юк!
Игътибар кимеде, кирәкмәгән җирдә акча санап, хезмәткәрләрне бетерделәр, ә алып сатарларга бу бик яхшы. Берьюлы срогы чыккан Кыйтайныкын кулландылар. Кем карасын да, кем күрсен аны… Быел, Алла боерса, алай ук булмас инде дип уйлыйм.
Кеше зыян күргән икән, аңа ярдәм итәргә кирәк. Шушы сорауны министрлыкта күтәргәч, тәртибен үзебезгә эшләргә туры килде. Моның өчен, беренчедән, умарта паспорты булырга тиеш, бу кешенең хуҗалыкта күпме умартасы бар — шуны раслаучы кәгазь, ветеринариядән анализ алганда, лабораториягә җибәрү өчен кирәк булды.
Әлеге сорауга әле чишелеш табылмады. Хәл итәргә тырышабыз, төрле юллар эзлибез. Бездә «Агростартап» программасы эшләп килә. Кем шунда катнаша, аларга өстенлек бирелергә тиеш дигән уй белән яшибез. Гаризалар февральдән үк кабул ителә башлады, ике-өч кешедән хат килде.
Умарта корты — нәзберек җан иясе. Авыллар арасы бер-ике километр гына да булырга мөмкин. Кортларның очу радиусы — биш-алты километрга кадәр җитә, хәтта тугыз километрга кадәр очкан очраклар да бар.
Аерым кешеләрне генә гаепләп, җавапка тарту белән килешеп бетмәс идем. Бу культураны вакытында чәчү һәм вакытында эшкәртү зарур. Чәчүче дә бит өмет белән, табыш алыр өчен чәчә. Тиешле белгечләрне чакыртып, сорауларны депутатларга язып җибәрергә әзерләнәбез. Бар яктан да уңай җавап алырбыз кебек», — дип сөйләде Фәиз Динмөхәммәтов.