news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Умартачылык белән шөгыльләнүче фельдшер Исламия Вәлиева: «Кәрәзле бал ашыйсым килде»

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылында фельдшер булып эшләүче Исламия Вәлиева инде 40 елга якын авыл халкы сәламәтлеген саклый. Әмма ул, үзенең төп эшеннән тыш, күңеленә дәва табардай икенче бер шөгыль – умартачылык белән дә мавыга.

news_top
Умартачылык белән шөгыльләнүче фельдшер Исламия Вәлиева: «Кәрәзле бал ашыйсым килде»

Авылга кайтыр алдыннан аның белән телефоннан сөйләшкән идем. «Минем ояларым күп түгел бит, күрсәтер нәрсәм юк инде», – диде. Әмма алай булып чыкмады. Һәркемнең үз тәҗрибәсе, карашы була, дигәндәй, килгәч күрдем: оялар аз булса да, алар тәртиптә, нык каралган, һәм һәрберсендә хуҗаның җылы кулы сизелә.

Бирдебәк – М-7 юлыннан берничә чакрым гына ераклыкта урнашкан 4 урамлы матур гына татар авылы. Авылга кергәндә мәчет каршы ала. Шунда ук бер кибетләре дә бар. Турыдан клуб урамына килеп керәсең. Клуб янында, халык телендә әйтсәк, пункт урнашкан.

Исламия апа Вәлиева 2023 елда төзелгән модульле ФАПта эшли. «ФАП матур, күңелле, эшләргә рәхәт. Иске клуб бинасында булганда каравыл өендә кебек идем. Аңа кадәр агач бинада эшләдем. Яз көне шул агач бинаның бер ягыннан шаулап ташу ага иде. Кыш көне салкын була, пәлтә киеп эшләдек», – дип искә алды ул.

Модульле ФАПта процедуралар кабинеты, фельдшер бүлмәсе, бәдрәф, кием алыштырыр өчен кечкенә генә бүлмә бар. Заманча эш урыны, барлык уңайлыклары да каралган.

«Үрнәк ФАП»

Шунда: «Исәнмесез, Исламия апай!», - дип бер мәктәп укучысы килеп керде. «Исәнме, улым!» – дип, Исламия Вәлиева яшь пациентны үз бүлмәсенә чакырды. Бала мәктәпкә дип, ЭКГ төшертергә килгән иде. Фельдшер башта: «Чирләмисеңме? Күкрәгең авыртмыймы?» – дип сорады. Баланы кушеткага яткырып, кулларына, аякларына, күкрәгенә төрле төстәге зажимнар куйды. Шул арада компьютеры алдына утырып, тиз генә мәгълүмат кертте дә, кардиограмманы чыгарып бирде.

«ЭКГ аппаратын 2023 елда пункт ачылгач бирделәр. Шуннан соң без гел үзебез төшерәбез: диспансеризация вакытында да, кеше чирләгәндә дә. Бүген бер хатын килгән иде, күкрәгем авырта, дип. Аңа да ЭКГ ясадык», – дип аңлатты Исламия апа.

Кардиограммалар «Бердәм кардиолог» системасында теркәлә. Шуннан соң терапевт аларны тикшереп, нәтиҗәсен кире җибәрә.

ЭКГдан тыш, ФАПта кан басымын, шикәр, глюкоза, холестерин дәрәҗәсен үлчи торган җайланмалар, йөрәк ритмын кайтара торган дефибриллятор да бар. «Аны кулланырга язмасын инде. Бер тапкыр гына кулланыла торган», – ди фельдшер ул аппарат турында.

Бүгенге көндә авыл фельдшеры, авыруларны дәвалаудан тыш, махсус программалар белән дә эшли. «Безнең «Дашборд» мәгълүмат панеле бар. Видеоконференцияләр, җыелышлар шул панель аша гына уза. Хәзер район үзәгенә елына 2 генә барабыздыр, мөгаен. Шунда диспансеризация, профилактик тикшерүләр, колоноскопия узган кешеләр саны да күренә. Диспансеризация вакытында аерым төркемнәрдән калда яшерен канга анализ алына. Ул ашказаны, эчәктән яман шеш юкмы икәнен күрсәтә. Әгәр дә нәтиҗә нормадан артык булса, кешене өстәмә тикшеренүгә җибәрәбез. Шундый тикшерү нәтиҗәсендә бер кешедә яман шеш таптылар. Бу анализ аркасында чирне вакытында табып, зурга җибәрмичә дәваларга мөмкин», – дип аңлатты ул.

Исламия Вәлиеваның ФАПы районның үрнәк пунктларының берсе санала. «Бүкәш ягыннан – минем ФАПны, Балык Бистәсе ягыннан Анатышныкын сайладылар. «Сине үрнәк ФАП итәчәкбез. Синнән килеп өйрәнәчәкләр», – диделәр. Шуннан соң биредә фельдшерлар җыелып, районнан табиблар килеп укыттылар. Хәзер һәр авыл үзенчә түгел, бертөрле система белән эшли», – ди ул.

«Бер-береңне аңлап эшләү рәхәт»

Күптән түгел кайбер авыл ФАПларында фельдшер ярдәмчеләре дә барлыкка килде. Исламия апаның ярдәмчесе – килендәше Шәмсия Вәлиева. «Икәү эшләгәндә бер-береңне аңлап эшләү рәхәт. Шәмсия журналларны тутыра, пунктта чисталыкны тота, кан басымын үлчи, беренче ярдәм күрсәтә ала. Укол гына салмый», – ди Исламия апа.

Бирдебәк пунктына күрше Үри Чаллысы авылы да карый. «80 яшьтән узганнарны, хроник чирләре булган кешеләрне, диспансер учеттагыларны даими карап торам. Кайчак өй буенча йөреп чыгам. Кайбер көнне бер йортка җыелып көтеп торалар», – ди фельдшер.

Халык вакцинациягә дә бик җаваплы карый. «90 процент кеше ясата, дияр идем. Мин аларга мисал китерәм: вакцина ясатмаган кеше катырак чирли, ясаган кеше җиңелрәк кичерә. Бер елда каты чирләгән кеше икенче елга үзе килеп ясата», – ди ул.

Фельдшер авыл халкында күбрәк буын чирләре, кан басымы белән бәйле проблемалар күзәтелүе турында сөйләде. «Бездә буын чирләре күп. Кемнеңдер биле авырта, кемнеңдер аягы, кулбашы сызлый… Кан басымы уйнаган кешеләр дә күп. Алар баштан табибтан юллама алып кайталар. Мин шуннан соң гына аларга укол сала алам. Хәзер, ашыгыч ярдәм очрагы булмаса, үзебезгә генә салырга ярамый. Ә ашыгыч ярдәм очрагында махсус җыелмалар кулланыла», – дип аңлата ул.

«Ун хатынны бәбиләттем»

Булачак һөнәрен Исламия апа әнисенең киңәше белән сайлый. «10 нчы классны бетергәндә, кая барырга, дип уйлап йөрдем. Әни: «Түбән Камага барырсың да шәфкать туташына укырга керерсең», – дип, мине шунда алып барып куйды. Анда шәфкать туташы, фельдшер, акушерка һөнәренә керергә була иде. «Акушеркага кер син. Яхшы да укыгансың. Әниләр, балалар белән күңелле була», – дип, мине акушеркага керергә күндерделәр.

Практика вакытында 10 хатынны бәбиләткән идем. Миңа ошый иде акушер эше. Бала тапкан хатыннар рәхмәтләр әйтәләр иде: «Синең исемең, фамилияң ничек, тәкъдимнәр һәм шикаятьләр китабына язасы идем», – дип берничә хатынның сораганы да булды.

Авылда бәбиләткәнем булмады. Өйдә бәбиләү – яхшы нәрсә түгел. Больницага илткәләп йөрдем.Төн уртасында да чыгып китә идек.

Бер вакыт ирем Нурулла, ирләр белән, авылдагы бер ир-атны өйләндерергә дип, кыз сорарга киттеләр. Бер хатын бәбиләргә терәлгән инде. Иренә 1 ай алдан әйтеп куйдым: «10 литр бензин әзерләп куй, бензиның булмаса, бер кеше дә хатыныңны алып бармый. «Бензин юк» яки «машина ватылды» дип әйтәчәкләр», – дидем. Әзерләп куймаган. Хәзер кешеләргә барып карый. Чыннан да «бензин юк», «машина ватык» диләр… Төнге сәгать 12. Без трансформатор янында торабыз. Култык астына юрганнар, пеленкалар кыстырдым. «Юлда бәбиләргә туры килсә?» – дим. Нурулла хәзер дә көлеп сөйли шуны: «Басып тора Исламия урам чатында, юрганнарын күтәреп», – ди. Без кайтканчы, сәгать 3ләр булды. Иртән торып мал карыйсың, көтү куасың. Аннан соң тагын эшкә китәсең. Синең төнлә йөргәнне кеше белми. Сәгатендә эштә булырга тиеш.

Эшемне яратып эшлим. 40 ел булды инде. Шулай булмаса, моңарчы эшли дә алмас идем. Башта: «55 тулгач эшләмәм», – дигән идем. Хәзер инде 60ка җитәм», – ди ул елмаеп.

«Кәрәзле бал ашыйсым килде»

Эш вакытын тәмамлап, пунктның ишеген бикләп, Исламия апалар йортына киттек. Шунда Исламия апа бал кортлары өчен «дымар» әзерли башлады. «Дымар өчен каен тузы белән каен гөмбәсен яндырам. Черек имән дә ярый. Ул төтен генә чыгарып тора», – дип аңлатты ул.

Махсус киемнәрне киеп, умарталыкка таба киттек. Исламия апа, «дымар»дан төтен чыгара-чыгара, берәм-берәм, ояларны ачып карады. Бал кортлары гөжелдәп очып йөри башлады. «Мин аларны бал күп булсын өчен генә тотмыйм. Нурулла: «Әйдә, бер фляге бал алып кайтыйм, сат бу умарталарыңны», – дип әйтте бер. Юк, миңа бал кирәк түгел, умарта кирәк», – ди Исламия апа.

Умартачылык белән очраклы рәвештә кызыксынып киткәнен әйтте. «Кәрәзле бал ашыйсым килде. Ул вакытта кешеләр аерткан балны гына саталар иде. Каенсеңелнең ире Рәшиттән 2 умарта алдым. Кайткач, кортлар кире очып китәрләр, дип уйлаган идем. Юк, китмәделәр. Кышны чыктылар. Аннары 4 булды. Шулай артып та китәләр, кими дә торалар», – дип сөйли ул.

Исламия апаның сеңлесе дә умартачы. «Без бала вакытта әниебез дә бер оя алып караган иде. Әни гомер буе фермада эшләде, сыер сауды. Эштә озаграк торалар иде. Карарга да вакыты булмагандыр инде. Без дә карый белмәгәнбез. Ул кортлар кышны да чыкмадылар. Сеңлем Рамилә Саба урманчылыгының умарталыгында эшли. Үзе дә 60лап бал корты оялары тота. Әле җәй көне кунакка килгән җиреннән, минекеләрен дә карап китә», – ди ул.

Умартачылык – мәшәкатьле эш. Вощинасын вакытында алыштыру, рамнарны яңарту кирәк. «Ел саен яңартырга кирәк. Яңартмасаң, тегеләре искерә, ул рамнар бик каралалар, авыраялар. Аның тишекләре зурая. Тишекләре киңәйгән саен, бал җыймый торган сорыкортлар чыга башлый. Яңа рамда кортлар әйбәтрәк чыга, эшчәнрәк була...» – ди ул.

Кыш көне Исламия апа ояларны аерым бинага кертеп урнаштыра. «Кышкылыкка хәзер бик калын төрмибез. Элек бик калын итеп төреп, урамда гына калдыра идек. Кар астында күмеп. Кортка артык җылы кирәк түгел. Аларга ышык булу гына кирәк. Катып үлмиләр. Бер генә кат маты ясадым да, шуның белән генә каплап йөрим. Әле көннәр суытмыйча, җиргә кар төшмичә кертмибез.

Менә хәзер көннәр салкынайта башлагач, төнгелеккә 5-6 градуска төшкәч, аларны беттән дәваларга кирәк. Хәзер алар әле чыгып йөриләр, шуңа күрә аларны дәвалаудан мәгънә юк. Яңадан бет ябышырга мөмкин. Температура төшкәч, чыкмый башлыйлар. Ул вакытта бетләре коелып бетә дә, эчтә генә яңа бетләр иярми аннары.

Мин кайвакыт шулай чыгам да, бал кортларын карап торырга яратам. Аларның очып йөргәннәрен, эшләгәннәрен күзәтәм. Әнә, күрәсеңме, бер кортны кертмиләр. Чит корт кергән инде, күрәсең. «Бар-бар тегендә таба», – диләр. Тегесе дә һаман каршы килә – китми тора.

Яз көне чыгаргач, бал кортларын ачып карыйсың, баллары бармы, юкмы. Булмаса, иске бал куям.

Аннары аналары бармы, улларын чыгаралармы – шуны тикшерәм. Яңа рамнар ясатырга куям. Ояларын чистартам. Аларны гел карап торырга кирәк. Ана казаннары ясыйлар. Ул ана казаннарын кисмәсәң, кортлар гел аертып тора. Корт чыгып беткәнче, аералар да аералар. Аннары бер кортсыз калган умарта да була.

Син карыйсың – аермый. Син китеп барасың – шул ук вакытта аера да башлый. Эштән кайтып килгән вакытлар да булды. Бал корты аергач, оясыннан ерак китмиләр. Берәр агачка саралар. Баланга, чиягә, сливаларга да сарганы булды. Ярты сәгатьләп шунда торалар. Шул вакыт эчендә күреп өлгерсәң, җыеп алып каласың...» – ди ул.

«Перганы, витамин итеп, яз-көз ашыйм»

Балны июль ахырында – август башында аералар. «Кышка бал кортларына ашарга дип, бераз бал, перга калдырырга кирәк. Перга чәчәкләрдән җыела, кәрәзгә тутырыла. «Чәчәк ипие» дип тә атыйлар аны. Ул төрле витаминнарга бай була. Быел 7 кило җыеп алдым. Аның акчасына вощина алдым», – ди ул.

Перга, прополисны да үзләре кулланалар. «Перганы, витамин итеп, яз-көз иртә белән 1 кашык ашыйм. Прополистан май ясыйм. 10 грамм прополиска 100 грамм май кушып. Әгәр прополисны артыграк итсәң, аны кабып булмый, артык әче була. Салкын тигәндә, ашказаны авыртканда файдалы», – дип сөйли ул.

Исламия апаның ире Нурулла абый белән бергә гомер итүләренә 40 ел була. Алар 8 декабрьдә никахлашкан булганнар, шул көннән бирле тормыш юлын иңне-иңгә куеп атлыйлар. Ике балалары бар: малай һәм кыз. «Яшь аермалары – 18 яшь. Бик теләп алып кайттым. Кешеләрнең кер бавына элеп куйган бала киемнәрен күрсәм, кызыгып карый идем», – ди ул. Хәзер инде алар 2 онык өчен әби белән балай.

Якташымның хезмәтенә дә, гаиләсенә дә карап сокланмый мөмкин түгел. Бал кортлары турында ул: «Бал кортлары эшчәнлеккә өйрәтә алар. Кортлар бик эшчән бит. Без җәй көне бишләр тулганчы торабыз, ә алар инде бал җыя башлыйлар», – ди. Исламия Вәлиева – үзе дә, бал кортлары кебек үк тырыш, үз гомерен хезмәткә багышлаган кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар