Умартачылар бәйгесендә җиңгән Фирдинат Вафин: «Мин бал бәясеннән канәгать»
Тәтеш районы Кече Әтрәч авылында умарталык тотучы, Уфа шәһәрендә илкүләм бәйгедә катнашып, юкә балы белән беренчелекне яулаган Фирдинат Вафинга 38 яшь. Ул – умартачылар нәселеннән. Үз эшенең остасы Фирдинат абый бу өлкә белән тәфсилләп таныштырды.
Фирдинат абый, умартачылык белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз?
Умартачылык белән мин 6-8 яшьтән бирле шөгыльләнәм. Мин умартачылык белән шөгыльләнүче дүртенче буын – бабам умартачы булган, дәү әти, аннан әти, хәзер мин.
Ничә умарта оягыз бар?
Якынча 200 баш. Безнең умарталыгыбыз авылдан 7 чакрым ераклыктагы 1000 га урман эчендәге аланлыкта урнашкан, берникадәре авылда да бар.
Бал кортларыгыз нинди токымнан?
Бал кортларымның күбесе «Карпатка» һәм «Карника» токымыннан. «Карника»ның хәтта паспорты да бар, әлеге токым бездә «Среднерусская порода татарской популяции» дип атала. «Карпатка» токымыннан булган кортларны яңгыр яуганда да, болытлы көндә дә карап була. Ә «Среднерусская» токымлы кортларны кояшлы көндә генә, күбрәк төтен кулланып карарга кирәк.
Кортларыгыз усалмы?
Умарта кортлары, әлбәттә, бик эшчән. Усаллары юк, дисәм дә була, арада берничә баш кына очрый. Усал кортларны асрамаска тырышам, әгәр андыйлар булса, аналарын алыштырам.
Умарта кортларның аналарын алыштыру ничек эшләнә?
Ояда булган ана кортны алып үтерәм һәм ояга икенче көнгә яисә соңрак яңа ана корт бирәм. Аның үз технологияләре бар инде, болай гына аңлатып та бетереп булмый.
Бал кортларыгыз кая кышлый?
Бал кортлары безнең махсус җир астында ясалган подвалда кышлыйлар. Анда температура -5 ..+5 градус тирәсе. Урамда -35 булса да, подвалда, мисал өчен, -5 була. Подвалда булу сәбәпле, безнең кортлар кышны әйбәт чыгалар.
Кыш чыгу өчен умарталарга ничә килограмм бал кирәк?
Китап кушуынча, кортларга кышлау өчен 1 ояга 15-20 кг тирәсе бал кирәк.
Кышның нинди килүе умарталарга яхшырак?
Хәзер бит кыш көне температура бик нык уйный: кыш көне яңгыр да яварга мөмкин хәтта, плюс температура да була, аннары кабат салкын. Бу – бигрәк тә кышын урамда калган оялар өчен начар. Безнең подвал җир астында булгач, температураны әйбәт тота, тик урамда җылы булса, подвалда да һава торышы җылына. Кыш көне тотрыклы салкыннар булса, кортлар әйбәт кышлый.
«Иң мөһиме – ояларны чиста тотарга кирәк...»
Бал кортларыгызның авыру очраклары булган бармы? Булса, нинди авырулар?
Кеше авырып китә алган кебек үк, бал кортлары да авырырга мөмкин. Алар арасында паразит авырулар, вируслар, инфекцияләр бар. Бу авырулар кортларда гел булды һәм булачак та. Без алар белән төрле препаратлар ярдәмендә көрәшәбез. Иң күп очрый торган авырулар: «варроатоз» – бал кортында бетләр булу, «акарапидоз» – кортларның сулыш органнарында бетләр булу, әлеге бетләр шуның кадәр вак ки, аларны микроскоп аша гына карап була. Шулай ук «нозематоз» дигән авыру да очраштыргалый. Бу – кортларның эчләре китеп авыртуы. Әлеге авыру умарталыкның 20%да очрый. Ул – сезонлы гына авыру, кортлар аның белән бары тик яз-кыш кына авырый, аннары ул бетә.
Ә агуланганнары бармы?
Минем кортларның әлегә кадәр, Аллага шөкер, агуланганнары юк.
Умарталарны авырулардан ничек сакларга?
Иң мөһиме – ояларны чиста тотарга кирәк: яз көне без, мәсәлән, ояларны юып, горелка белән өтеп, дезинфекция ясыйбыз һәм кортларны чиста ояларга алыштырабыз. Иске, пычрак рамнарны махсус «воскотопка» дигән җайланма белән эретәбез. Авыруларны тапкан очракта, әлбәттә, умарталарны дәвалыйбыз.
Кемнәр ул сорыкортлар? Аларны «әрәмтамаклар» дип атыйлар, бу – чыннан да шулаймы? Аларның нинди дә булса файдасы бармы?
Сорыкортлар – ата кортлар, алар ана кортны аталандыру өчен кирәк. Аларың башка функциясе юк, ул эшләми, бал ташымый, тик ояда вентиляция ясаганда, ул канатлары белән катнаша, булыша, дигән фикер яши. Тик китап сүзенчә, сорыкортлар эшләми. Хәзер, көз көне, аталанырга кирәк булган ана кортлар аталанып бетте, личинкаларын салуны тәмамладылар, шуңа ата кортның кирәге дә бетте – аны куып чыгаралар. Яз чыккач, ата кортлар кирәк булгач, аны тагын «чыгаралар».
Умарталарны үзегез генә карыйсызмы?
Әйе, үзем генә карыйм. Сезон вакытында гына, физик хезмәт күп кирәк булганда, «өстәмә куллар» алам.
Кортларны еш карап торырга кирәкме?
Төрлечә була инде, атнага 1 тапкырдан да күбрәк карарга ярамый. Ояларны көн саен ачып карау тыела, чөнки ачып карап, без умарталарны борчыйбыз – алар элеккеге эш темпына озак кайталар, оядагы температура, дымлылык, тынычлык бозыла.
Балны елына ничә тапкыр аертасыз?
2 тапкыр, тик кайбер оялардан 1 генә тапкыр аертам, чөнки минем запас рамнарым күп, мин аларны өстәп куя гына барам. Беренче аертуым юкә чәчәк атканнан соң, икенчесе көзге бал – симәнке, соңгы көзге бал бирүче үсемлекләрдән соң.
Бер аерганда умарталар күпме бал бирә?
Умарталарның көченә карап. Бер сезонга безнең Республика буенча товарный бал күрсәткече – 20-25 кг. Минеке – бер умартадан 40-50 кг бал.
Сезнең якта агулы үләннәр бармы? Умарталар аннан бал җыя аламы? Мондый бал кешегә зыянлыдыр бит?
Кортлар балны, минемчә, сайлап җыя. Алар бит аны безгә дип түгел, үзләренә дип җыялар. Бу сорауга төгәл җавап бирә алмыйм.
Умартачылар өчен үткәрелгән конкурсларда катнашканыгыз бармы?
2022 елда Уфада илкүләм бәйгедә катнаштык, безнең юкә балы беренчелекне алды.
«3 литрлы банканың бәясе – 2 мең. Анда 4.2-4.3 кг бал керә»
Бер сезонга күпме бал җыеп аласыз?
Бер сезонга чама белән 4-5 тонна бал җыеп алабыз.
Балыгызның бәясе күпме? Сез бу бәя белән канәгатьме?
3 литрлы банканың бәясе – 2 мең. Анда 4.2- 4.3 кг бал керә. Мин бу бәя белән канәгать, чөнки мин аны үзем куйдым.
Сатып алучыларыгыз күпме? Калган балны нинди шартларда саклыйсыз?
Аллага шөкер, сатып алучыларыбыз күп, бал әйбәт сатыла. Калган балны урамдагы складта, махсус герметик савытларга саклыйбыз.
Умартачылыктан тыш нәрсә беләндер шөгыльләнәсезме?
Төп шөгылем – кортлар, калганы вак-төяк эшләр генә.
Рәхмәт, Фирдинат абый! Гаиләгез турында да сөйләп китегез әле, тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?
Хатыным Гөлназ белән без Камал театрында таныштык. 3 бала үстерәбез: 1 малай, 2 кыз. Малайга 10 яшь, кызыбыз 1нче сыйныфка керде, ә кечкенәбезгә 1 яшь.
Улыгыз умартачылык белән кызыксынамы?
Улыбыз кортларны караганда төрле сораулар бирә, кызыксынуын сизәм.
Әңгәмә өчен зур рәхмәт, Фирдинат абый! Уңышлар сезгә!