Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Марсель Мөсәвиров умартачылык белән мавыга һәм чираттагы умарта сезонына әзерләнә башлаган инде. Умарта оялары куясы урынны кардан чистарткан һәм ояларны ачык һавага чыгарган. Ә бал кортлары кыштан соң җирлекне тикшереп, очып әйләнә башлаган. Кортлар җиргә төшеп кунсын һәм туңмасын өчен, Марсель аларга салам да түшәп куйган. Артистның бу мавыгуы турында «Челнинские известия» газетасы яза.
Бал кортлары Марсель Мөсәвиров тормышында ун ел элек барлыкка килгән. Бу хобби гына түгел, ә ял итүнең иң яхшы юлы, монда күңел тынычлыгы да, физик эш тә бар.
«Минем бар кортларым – иң яхшы тамашачы алар алкышламый, әмма гаҗәпләнүдән гөжелди, – дип елмая Марсель. – Алар янында хәтта телефон турында да тәмам онытасың, гәрчә, шәһәрдә ул кулдан да төшми».

Кайчандыр бер оядан башланган урамталыгы Чаллыдан ерак – артистың Башкортстандагы туган авылында. Монда Марсель өчен чын оҗмах – репетицияләр һәм спектакльләрдән соң сөендерә һәм илһамландыра торган тынлык һәм гармония хөкем сөрә. Аның төп булышчылары – әти-әнисе, умарта күче җыйганда, бал аертканда алар алыштыргысыз ярдәмче.
Гадәттә, Марсель сезонга алдан ук әзерләнә. Мәсәлән, театр остаханәсендә үзе кысалар ясый. Гомумән, умарта ояларын төзекләндерү белән дә үзе шөгыльләнә.
Умартачыларның махсус киемнәре бар. Алар корт чагудан һәрвакыт саклый микән
«Әлбәттә, юк. Әле шушы көннәрдә генә муенны корт чакты. Ә берсендә миннән 45 ук җыйганнар иде! Бу рекорд булды. Бәхеткә, барысы да яхшы булды, мин аллергиядән интекмим», – дип аңлата артист.
Марсельнең үз фәлсәфәсе дә бар: «Әгәр бал кортлары янына яхшылык, тынычлык белән киләсең икән, алар сине үз умарталарына кертә. Нәкъ тамаша залындагы кебек үк: әгәр син ясалма кылансаң, тамашачы моны тоя. Умартачылыкта да нәкъ шулай – бу дөньядагы иң гадел һөнәрдер. Һәм минем балым – чын бал. Анда бары тик җәй һәм чәчәк нигъмәтләре генә».

Марсельнең балын – артист балы, диләр һәм аңа дуслары, коллегалары арасында ихтыяҗ да бик зур икән. Чөнки аңа сәхнә сөйкемлелеге өстәлгән, дип шаярта алар.
Марсель Мөсәвиров бөек татар җырчысы турындагы «Илһам» фильмында төп рольдә төшә. Җәен исә, Марсель авылына кайтып китә, анда да киеренке эш, бал аерту көтә. Ә көзен бал кортлары кышлауга әзерләнә башлагач, җәй буе көч һәм витаминнар җыйган артистның да яңа репетицияләре һәм рольләре башлана.