Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Умартачыларга басулар агулануын хәбәр итәчәкләр» - умартачы паспорты ник ясала?

«Бал корты беркемне дә ашамый. Аңа корбаннар түгел, ә җимешләр генә кирәк. Аның каравы, ул үзе башкаларны патшаларча бүләкли», - дигән язучы Владимир Солоухин. Умартачылар белән аларны борчыган сораулар һәм иң файдалы бал турында сөйләштек.

news_top_970_100
«Умартачыларга басулар агулануын хәбәр итәчәкләр» - умартачы паспорты ник ясала?
Илнар Мөбәрәкшинның шәхси архивыннан

«50 умартадан да өч тапкыр күбрәк бал алырга була»

Эльмир Сафинның умарталыгы Мамадыш районы Югары Сөн авылында урнашкан. 2008 елда күрше авыл хуҗалыгыннан умарталар сатып ала ул һәм шуннан умартачы булып китә. «Башта минем умарталыкта хуҗалыкның умартачысы эшләде, чыгым өстенә чыгым булды ул вакытта. Үзем төзелештә эшли идем. Акча белән проблемалар башлангач, туйдым да, умартачылыкка кереп киттем. Хәзер «Агропарк»та арендага павильон алдык, бал сатабыз. Умарталык тулысынча үз өстемдә.

Умарталык турында бар нәрсәне дә беләм дип әйтә алам. Теләгең булса, бөтен нәрсәгә дә өйрәнергә була икән. Теләк кенә кирәк. Башта бал, аннары кортлар турында китаплар укыдым, белмәгәнне тәҗрибәле умартачылардан сорадым. Бал сатканда да кешеләргә аның файдасы турында сөйли белергә кирәк бит. Шулай итеп, бал, перга, прополис турында бөтен нәрсәне өйрәндем. Умартачы булыр өчен көрәк тотып эшлисе юк, әмма акыл кирәк. Белемне бары китаптан алып була. Шулай өйрәнеп эшләп киттем. Кортларның җаена төшенер өчен бер ай вакыт кирәк булды миңа. Бу эшне үз өстемә алганнан соң бер оядан беренче сезонда ук 45 кг бал алдык. Моңа кадәр 10-15 кенә була иде», — ди Эльмир Сафин.

Оста умартачы сүзләренә караганда, бал кортлары белән эш итә белергә кирәк. Әлбәттә, елның һәм һава торышының нинди булуына да бәйле бу. Мәсәлән, юкәнең инде ничә еллар буена яхшы чәчәк атканы юк. Аннары, оядагы һәр кортның үз эше бар: эшче кортлар бал ташый, ана корт, ата корт, каравылчылар, эзләүчеләр, ана кортны ашатучылары да була.

«Ояда кортлар күп булырга тиеш. Корт саны артканнан берни үзгәрми. Әйтик, ике ояны берләштерәсең икән, башка кортларның саны шул ук кала, ә эшче кортлар арта. Бу инде алар балны 2-3 тапкыр күбрәк җыя дигән сүз. Эшче кортлар әз булса, җыйган балны ашап бетереп кенә баралар, әллә ни запас җыелмый. Ике оя, гадәттә, гаиләләре нык булмаганда кушыла.

Котларны май башларыннан үрчетә башларга була, шулай иткәндә бал җыю вакытына кадәр 2-3 буын корт үсеп өлгерә. Әзрәк кенә көннәр ачылуга бал һәм канди (бал кортлары өчен махсус ризык) бирергә кирәк. Шул вакытта ана корт күкәй сала башлый, яңа бал кортлары үсә. Табыш булмаганда ашарга биреп торсаң, алар үрчи. Бал кортлары 21 көн эчендә үсеп чыга. Бал җыю июнь ахырыннан башлана. Шулай итеп, ояда 45-50 мең корт барлыкка килә. Бу яхшы умарта була. Кайберәүләр 60 меңгә кадәр җиткерә. Бал җыю вакытында корт күп икән, балы да күп була. 200ләп умарта караганчы, 50-100 умарта карау җиңелрәк тә, тизрәк тә. 50 умартадан өч тапкыр күбрәк бал алырга була», — ди ул.

Эльмир Сафинның 50 умартасы бар, бал җыю вакытына аны 80гә җиткерә ул. Кышка керткәндә, көчсезрәк гаиләләр берләштерелә. Ояда кортлар күп булса, аларга кышлау җиңелрәк тә була икән. Кортлар саны әз булганда, умарта кышлап чыга алмаска мөмкин, чөнки аларга ояны һәм ана кортны җылыда тоту кыен.

«Бал кортларына да кан алыштыру кирәк»

Бал кортларының без күрмәгән үзенчәлекләре турында да сөйләде Эльмир абый: «Ана корт эшче кортларга караганда ике тапкыр зуррак була. Дөрес, төренә карап башкача да булуы ихтимал. Аның арт ягы зур, чөнки күкәй саласы бар. Ата корт анасы хәтле, бары арт ягы булмау белән генә аерыла. Ата кортны күп умартачылар бернәрсә дә эшләми, ашап кына ята дип, алып аталар, ояда тотмыйлар. Икенче төрле соры корт дип тә атыйлар аны. Бу очракта умартага бик зур зыян салына: ояда үсеш бармый, ана корт эшләми яки әз эшли. Ана кортка ата корт кирәк. Оя саен ана корт берәү була, ата кортлар күп — 100-200 чамасы».

Ана корт 7-8 ел яши, ә репродуктив вакыты 2-3 ел, аннан соң ул күп күкәй сала алмый икән. Тагын кан алыштыру дигән әйбер дә бар бал кортлары арасында. Бу бик кирәкле һәм файдалы процесс, чөнки яши-яши бал кортлары үзара туганлашып киткән кебек була. Бу очракта башка төрдәге, яисә башка умартачыдан ана корт алырга мөмкин. Шулай итеп, кан алмаша, яңа аналар белән бергә яңа умарта гаиләләре дә барлыкка килә.

«Агулау — табигатькә зур зыян салу»

Умартачы Эльмир абый табигатьтәге бөтен үзгәрешләрне күзәтеп бара, борчыла. «Үткән ел басуларны күпләп агуладылар. Полиция чакыртып, телевидениегә дә мөрәҗәгать итәргә туры килде, тавыш күтәрдем… Шуның аркасында гына бал кортларымны саклап кала алдым. Дөрес, төннәрен барыбер агуладылар.

Менә ул агулар кечкенә җәнлекләргә дә зыян сала: күбәләк һәм тычканнар кимеде. Керпеләр кимүен дә күзәтәм. Үләләр, алар бит шунда ашыйлар. Бигрәк тә кечкенә җәнлекләр, бөҗәкләр кимеде. Табигатькә зыян китерә бу агулаулар, үсемлекләрнең 80 %ына бал кортлары кирәк бит», — ди ул табигать өчен борчылып.

Иң тәмле һәм файдалы бал кайсы?

Иң тәмле балны ачыклау җиңел булмады. Шулай да, кешеләр күбрәк юкә балы белән кызыксына. Тәмгә тәмле, тик файдасы аның хәтле үк түгел икән. Балның файдалы булуы аның диастазасы санына бәйле. Бал диастазасы, яки башкача ферментатив активлык — бу ферментларның организмдагы крахмалны тарата алу сәләте күрсәткече. Моңа карап, балның «җитлегү» дәрәҗәсе һәм табигыйлеге билгеләнә.

«Юкәнең диастазасы күп булмый — 11-13 кенә. Иң күп диастаза карабодай, катнаш һәм урман балында. Карабодай балының диастазасы — 34-40. Күп кеше юкә балын ала. Аңлатып карыйсың да, белеп бетермиләр шул. Төрле чәчәкләрдән җыелган бал күпкә куәтлерәк һәм файдалырак. Аның диастазасы һәрвакыт югары.

Аннары балны дөрес ашарга кирәк. Урта яшьтәге кешеләргә бер көнгә 2-3 аш кашыгы бал җитә, өлкән яшьтәгеләргә һәм балаларга 1-2 аш кашыгы. Бал — тере ризык ул!» — дип аңлатты Эльмир Сафин.

Балны дөрес саклый белү дә бик мөһим. Өйдә тоткан очракта, бүлмә температурасында сакларга кирәк. Балның дымлылыгы 20 %тан артмаска тиеш. Дымлылык артса, балга әчкелт тәм керә. Бал күпме торса да, бөтен кирәкле ферментлар саклана, витаминнары югалмый.

«Балны аертканнан соң, ул әле сыек була. Җәй кыскамы, бал тиз утыра башлады соңгы елларда. Бал утырырга тиеш. Кайбер бал зур, кайсы кечкенә кристаллы булып утыра. Ярмалы, майлы бал дип атала. Бал декабрьгә хәтле утырып бетәргә тиеш. Әгәр юкә күбрәк булса, бераз озаграк барачак бу процесс. Былтыргы балны җылытсаң, ул утырмаячак. Бу инде үлгән бал, аның файдасы калмый», — ди.

Эльмир Сафинны борчыган сорауларның берсе — умартачылыгын үстерергә теләгән кешеләргә дәүләт тарафыннан ярдәм булмау. «Дөрес, бик тырышып йөреп, дәүләттән ниндидер ярдәм алучылар да булды. Шулай да, умартачыларның 90 %ына бу эләкми», — ди ул.

«Безнең заманда умартачылык белән генә шөгыльләнергә ярамый»

Казанда туып-үскән Илнар Мөбәрәкшин әтисе юлын дәвам итеп, умартачылык белән инде 18 ел шөгыльләнә. Атнаның яртысын шәһәрдә эшли, калган вакытын умарталыкка багышлый ул. «Авылда торып кына эшләсәң, бал сатылмый. Казанда торсаң, балы булмый. Болай йөреп, бензинга акча күп китә. Ташлап та булмый, өстерәп баруы да авыр. 2011 елдан бирле балның бәясе үзгәрми. Халык та елдан-ел хәерчеләнә. Чыгымнар арта. Һава торышы да бик әйбәт түгел аның хәзер», — ди Илнар.

Илнар Мөбәрәкшинның умарталыгы юкә урманы эчендә — Кама Тамагы тыюлыгында. Җәй җылы, матур булып, юкә яхшы чәчәк атса, бал була, чәчәк булмаса, бал да юк. Ул гына да түгел, юкә агачларын кисәләр дә икән әле. Кырларга да алып чыгу куркыныч, чөнки агу сиптергәннән соң ук бал кортлары озак тормый, үлә.

«Бал кортлары балны көне-төне җыймый бит, ике атна чамасы гына. Калган вакытта үзләренә ашар өчен җыялар. Һава температурасы 24-27 градус булганда бал кортлары бал җыя. Салкын булса, нектар чыкмый, артык кызуда кибеп бетә. Үткән ел 10 көн юкәдән бал җыя алдылар, аннары яңгыр чәчәкне бәреп төшерде. Ел буе тырышып эшләвең бер көн эчендә бетәргә мөмкин. Бөтен ышанычың умарта гына булса, көне булмаса, мәгънәсезлеккә әйләнә бу эш. Безнең заманда чиста умартачылык белән генә шөгыльләнергә ярамый, куркыныч та.

18 ел эшләвем дәверендә умартачыларга ниндидер зур ярдәмнәр күргәнем юк. Берничә ел элек гранд һәм субсидияләр белән кызыксынып карадым. Хөкүмәт сиңа субсидия бирә. Син ул акчаны биш ел эчендә салымнар итеп кире кайтарырга тиешсең. «Агропарк» ачтылар. Башта аның урыны өчен умартачыларга хөкүмәт үзе түләячәк дип әйттеләр. Анда күбесенчә алыпсатарлар утыра, чөнки умартачының анда барып бал сатарга вакыты юк. Сатучы куйсаң, салымсыз еллык чыгымы бик күп — 500 меңнәр чамасы. Аннары ул умарталык паспортлары да безнең файдага эшләнәме икән? Бөтен умартачыларны бергә җыеп, булган проблемалар уртага салып сөйләшеп, хәл ителсә әйбәт булыр иде», — дип үз фикерен белдерде Илнар.

Умартачылар да, бал кортлары да кими

Соңгы елларда умартачылар саны кими. Ата-бабаларыннан калган бу эш яшьләргә кирәкми, алар моның белән кызыксынмый. Күп умартачылар: «Тагын 5-6 ел карый алам, аннан соң кем тотар», — дип йөриләр. Пенсиягә чыккач эшләрмен әле, дип хыялланучы яшьләр дә бар арада.

«Хәзер Краснодар якларыннан көнбагыш балын ташыйлар. Аның бер килосы — 60 сум. Өч литрлы банка бәясе 300-400 сумга чыга. Ярминкәләрдә аны бер мең сумнан саталар, кеше шуны ала. Көнбагыштан балны күп алып була. Без дә шул бәядән сатсак, чыгымнарны да каплый алмаячакбыз», — ди Илнар Мөбәрәкшин.

Илнарның сүзләренә караганда, шикәр ашап үскән кортларның бал җыясы килми икән. Күп умартачылар балның әзлегеннән зарлана аннары. Дөрес, бу умартачылык өлкәсендәге иң зур кыенлык түгел. Соңгы елларда кышның җылы булып, җәйнең чагыштырмача салкын булуы — болар барысы да бөҗәкләр тормышына тәэсир итми калмый. Елдан-ел күбрәк урнаштырыла торган кәрәзле телефон баганалары да бал кортлары өчен файдалы түгел.

«Умарталыгым урман эчендә булгач, кышкы хайваннар һөҗүм итә, җимереп киткән чаклар да булды. Кыш буе кайтып карап йөрдек, быел югалтулар булмады. Кыш салкын булса, файда гына, ояларны кар белән күмеп була бит. Шунда бөтен вируслары үлә. Минем умарталык торган җиргә иң якын телефон баганасы 8 чакрым ераклыкта. Бал икеләтә кимеде. Бал кортлары янына телефонсыз барам. Эшли торган телефонны оя өстенә куйсаң, бал кортлары кире кайта алмый, адашалар. Менә бу «5G“лар дөньяны яулап алса, бернинди дәүләт тә ярдәм итә алмаячак. Бал кортлары булмаса, 4-5 елдан соң бер әйбер калмаячак», — дип борчыла Илнар.

Татарстан балы белән кытайлар сыйлана

«Татарстанда бал сату 4-5 ел инде кызык түгел, табыш китерми. Бал августның 15ләреннән соң гына чынлап торып өлгереп бетә. Бездә ул вакытта күбесе бал аертып, кешеләрне тәэмин итеп куя. Бездә бал хакы 1200-1500 сум. Ул быел да күтәрелмәс, халыкның да акчасы юк.

Мин балымны күбрәк башка шәһәрләргә, чит илләргә сатам. Өч литрлы банка 2500 сум тора анда. Күбесенчә Мәскәүгә һәм Кытайга китә балым. Анда бал күп, ләкин яхшысы юк. Кытай заводлары белән эшлибез. Бал башта күчтәнәч кебек китте. Аннары инде сорап ала башладылар. Яхшы әйбер булса, сатып була. Соңгы елларда «минекен дә сат әле» дип килүчеләр дә булды. Ләкин мин үз балым өчен генә җавап бирә алам, шуңа башкаларныкын сатмыйм. Балның кемгә китәсе ярты ел алдан инде билгеле, үземнең ел да бал ала торган клиентларым бар. Башта берсе ала, аннары дустына, танышына сөйли.

Балың кыйммәт диючеләрне умарталыкка алып кайтып, барысын да күрсәтәм. Минем бал аерта торган аерым бинам, идән юу өчен махсус яхшы тузансуырткычларым бар. Стерилизаторларым, чит илдән алынган яхшы парогенераторларда эшлим, бөтен савытларым дезинфекцияләнә. Барлык СанПиН таләпләренә туры китереп эшләргә тырышам. Таракан, кырмыска ише бөҗәкләр килмәсен өчен бал аерта торган бина җирдән 1 метр биеклектә эшләнгән. Кешегә нәрсә дә сатарга ярый дигән уй белән эшләп булмый. Бу җиһазлар барысы да кыйммәткә төшә, керем шушы хоббиема чыгып бетеп бара, шуңа күрә шәһәрдә дә эшлим», — дип аңлатты бал бәясенең кайдан чыгып билгеләнгәнен Илнар.

Бал алучыларга умартачыдан берничә лайфхак

  • Бал беләктә биш минут эчендә эреп, тәнгә ябышмыйча сеңеп бетәр тиеш.
  • Сыек балны салкын сулы тәлинкәгә салып, кире әйләндергәч, төбендә кәрәзе кала.
  • Чын бал салкын суда эреми.

Бал тамак төбенә утырса, бусы чын дигән сүз дә бар халыкта. Бу мәсьәләгә дә Илнар ачыклык кертте: «Ганеман рәшәткәсе дигән әйбер бар. Ояда ул беренче һәм икенче кат арасында тора. Аның аркылы ана корт сыймый. Шулай итеп, балның рамнарына күкәй дә сала алмый. Ана корт күкәй салган саен рәшәткә карала, анда бал кортының кузысы (кокон) кала. Тамак кыру һәм кырмау шуны гына аңлата, балның сыйфатына бер катнашы да юк».

Илнар Мөбәрәкшин бер генә төр бал тәкъдим итә: катнаш бал, ягъни урмандагы төрле чәчәкләрдән җыелган бал. Аның фикеренчә, бер умартачының бер генә төр балы була ала. «Умартага планерка үткәреп булмый бит, дим мин төрле бал сорап килүчегә. Якында нинди үсемлекләр, чәчәкләр үсә, шулардан җыя инде ул балны. 7-8 сорт бал сатучылар да очраштыргалый, тик аларны үзләре умартачы дип әйтеп булмый, күбрәк алыпсатарларда була мондый хәл. Бал аертканда барысы да бер мичкәгә салына бит инде. Оялар бер җирдә генә утырса, умартачының бер генә төр балы була».

«Чит ил умартачыларын да күзәтеп барам»

Илнар Мөбәрәкшин кайбер мәсьәләләрдә чит илләрдән дә үрнәк ала икән. Ютубтан карый, чит илдәге умартачылар белән аралаша. Польша һәм Германияне кызыксынып карап бара. Безнең бабаларыбыз бал кортларын төтен белән карасалар, хәзер исә башка юлларын да тапканнар. Пульверизатор белән дә эшләргә мөмкин, балга да, кортларга да бер зыяны да юк. Бал кортларының бары канатлары гына юешләнә һәм вакытлыча оча алмыйлар. Һава өрдергеч белән эшләүчеләр дә бар. «Германиядә, мәсәлән, кышлыкка бал кортларының бары 5 %ын гына калдыралар. Яздан яңадан үрчетәләр. Кышлау өчен 45 кг бал калдырырга кирәк аларга. Хәзер яз көне дә ашарга күп китә, кечкенәләрен үстерергә кирәк», — ди Илнар.

Умартачылык өлкәсендәге бөтен яңа тенденцияләрне дә күзәтеп барырга тырыша Илнар Мөбәрәкшин. «Күп кешеләр ояларны хәзер пенополиуретаннан ясап карый башлады. Ул күтәреп йөрергә дә җайлы, җиңел. Тик әлеге материалны төзелештән кала башка беркайда да кулланырга ярамый, зарарлы ул. Шул ояга күчкәч, күбесенең бал кортлары авырый башлый. Үзем дә алып карадым аны, күңелгә ятмады. Гадәттә, кыш чыккач, вирусларны үтерү максатыннан ояларны газ яндыргычы белән яндырып чыгабыз, ә бу оялар белән алай эшләп булмый», — ди умартачы.

Умарталык паспорты ни өчен ясала?

Дәүләт ярдәме һәм умарталык паспортлары турындагы сорауларга ачыклык кертү өчен, «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм Умартачылык идарәсе» генераль директоры Марат Миңнебаев белән сөйләштек:

«Бүгенге көндә күп умартачылар күләгәдә утыра. Без аларны моннан чыгарырга телибез. Умарталык паспортын эшлибез. Умартачылык буенча һәр районның үз белгече умарталык булган авыл җирлегенә чыгып, карап, әлеге паспортны бирә ала. Умарталык паспорты булмаса, ул үз балын сата да алмый. Документсыз, ветеринария хезмәте рөхсәтеннән башка сатарга ярамый. Әлеге паспортта умарталыкның урыны языла, кеше паспорты кебек булып чыга инде. Аннары аңа карап ветеринар паспорт рәсмиләштерелә.

Умартачылар аны салымнар өчен дип уйлый, ә без аны үзләренә үк җиңел булсын өчен эшлибез. Тиешле документсыз бал саткан вакытта зур штрафлар салынырга мөмкин. Мондый проблемалар тумасын өчен эшләнә бу. Шул паспорт белән теләсә нинди лабораториягә барып, үзенә кирәкле тикшерүләр үткәрә ала умартачылар.

Үткән елны, мәсәлән, 5 мең корт гаиләсе үлде диючеләр булды. Акттан кала башка дәлилләре, лаборатория тикшеренүләре юк. Документсыз килеп, нәрсәдер дәлилләве авыр булачак, мөмкин дә түгел. Бары документлар нигезендә генә алар дәүләт ярдәменә дәгъва кыла ала.

Умарталык паспорты Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бергә эшләнә. Әлеге мәгълүматларга карап, бердәм умартачылар картасы төзеләчәк.

Без бу белешмәләрне быел Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына 10 майда тапшырырга тиешбез. Барлык регионнар белән берлектә эшләнә. Шуннан соң автомат рәвештә кайсы кырда нинди агулаулар булуы турында смс хәбәр киләчәк. Бу мәгълүматлар шуның өчен дә кирәк.

Хәзер һәр районда рәсми ватсап төркемнәре булдырдык. Монда Россельхознадзор, ветеринария станциясе вәкиле, республика умартачылар җәмгыяте вәкиле,  агрономнар һәм шул районның умартачылары керә. Басуларны химикатлар белән эшкәртү турында алдан ук хәбәрләр килеп торачак. Үткән елны мондый мәгълүмат тарату юк иде», — дип умартачыларны тынычландырырга тырышты Марат Миңнебаев.

Умартачылар өчен тагын агростартап дигән программа да бар. Әлеге программа буенча быелгы елга гаризалар инде бирелгән. Барлык кирәкле мәгълүматлар да Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында урнаштырылган. «Сайтта аерым сылтама аркылы кереп кайсы районда, күпме умарталык бар икәнен күрергә була. Аннары пестицид белән агулануны профилактикалау буенча аңлатма язуы да урнаштырылган. Биредә кемгә, нәрсә һәм ничек эшләргә кирәклеге турында бәйнә-бәйнә язылган. Калган бөтен мәгълүматлар да 15 майдан соң гына булачак. Шуннан соң гына бал бәясе турында да нидер әйтергә мөмкинлек туачак. Әлегә фаразларга иртә», — дип белдерде Марат Миңнебаев. 

Шунысы мөһим: төрле дәүләт программаларында катнашырга теләгәннәрнең умарталык паспорты булырга тиеш. Бу төп шартларның берсе булып тора.

«Умартачыларның билгеле бер әйберне сатып алу өчен тоткан чыгымнарының бер өлешен каплау буенча да проект әзерләнә. Без аларга булышырга әзер. Бик күп планнарыбыз бар, тик әлегә сөйләргә иртә, умартачылык үссен иде дигән теләктә без.», — диде Марат Миңнебаев.

Яз — дөньяга җан кергән вакыт. Кешелек өйләренә бикләнсә дә, табигать элеккечә яши бирә, анда карантин юк. Көтеп алынган җәй, мул уңыш җыеп алу өчен тырышып эшләр чак якынлаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100