news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Uma2rman, ат чабышлары һәм салют: Казанда Республика көне ничек узачак

news_top
Uma2rman, ат чабышлары һәм салют: Казанда Республика көне ничек узачак
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Казан Республика көнен һәм Шәһәр көнен билгеләп үтәргә әзерләнә. Башкала халкы һәм кунаклар өчен концертлар, фестивальләр, театрльләштерелгән тамашалар, спорт һәм гаилә чаралары әзерләнә. Бәйрәм программасын тәкъдим итәбез.

«Печән базары» һәм «Казан тавышлары»

Республика көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү 30 августка берничә көн кала башлана. Иң беренче мәйданчыкларның берсе Мәрҗани урамы булачак – монда 25 августтан 30 августка кадәр «Печән базары» уздырыла. Ел саен үткәрелә торган фестиваль дизайнерларны, музыкантларны, шагыйрьләрне һәм шәһәрнең иҗади бергәлекләренең башка вәкилләрен җыячак.

Быел «Печән базары»нда Татарстан Язучылар берлеге белән бергә оештырылган «Әдәби Фест» әдәбият фестивале дә була. Программада танылган язучылар, шагыйрьләр, әдәбият галимнәре һәм тәрҗемәчеләр белән лекцияләр һәм дискуссияләр бар. «Әдәби Фест» матур әдәбиятны, музыканы һәм театр сәнгатен берләштергән гала-концерт белән тәмамлана.

Әдәби-театраль тамашаны «Казан тавышлары» проекты дәвам итә. Театральләштерелгән перфоманс 28 августта, 20:00 сәгатьтә, шәһәр мэриясе балконнарында уздырыла. Быел ул бишенче мәртәбә үткәрелә.

Быел тамаша «Мизгел генә бар» («Есть только миг») дип атала. Аны чорларга сәяхәт буларак оештыралар: алты картина тамашачыларны алты төрле дистә елга алып китәчәк. Татар һәм рус телләрендә шигырьләрне Камал, Тинчурин, Качалов исемендәге театрлар һәм Яшь тамашачылар театры артистлары укыячак. Шулай ук видеомэппинг булачак.

Китап фестивале һәм «Ике Кирмән»

Төп тантаналарга бер көн кала бәйрәм программасы берьюлы берничә мәйданчыкта дәвам итәчәк. 29 һәм 30 августта «Елмай» балалар паркында «Тау Фест» гаилә китап фестивале бишенче мәртәбә үткәреләчәк. Ике көн дәвамында кунаклар өчен 70 чара тәкъдим ителә, ә китап ярминкәсенә илнең әйдәп баручы 30дан артык нәшрияты җыела.

Махсус кунаклар арасында – Дарья Донцова, Дмитрий Емец, Андрей Усачев һәм Григорий Гладков. Программада башка язучылар белән очрашулар, театраль куелышлар, иҗади лабораторияләр һәм La Primavera Казан камера оркестры чыгышы бар.

Фестиваль әдәбиятны, иҗатны һәм хәйриячелекне берләштерә – теләгән һәркем хәйрия марафонында катнаша ала. «Тау Фест» әдәби геройларның костюмлы парады һәм шәһәркүләм «гитарник» белән төгәлләнә.

Шулай ук 29 августта 11:00 сәгатьтә, Игенчеләр сарае янындагы мәйданда «Ике Кирмән» халыкара мотофестивале дә ачыла. Быел ул Россия халыклары дуслыгына багышлана. 14:00 сәгатьтә Казан Кирмәне яныннан зур мотоколонна кузгалып китәчәк.

Фестиваль кунакларын концерт программасы, гаилә һәм балалар өчен активлыклар, интерактивлар һәм татар милли ашлары көтә. Сәхнәдә популяр музыкаль коллективлар, шул исәптән «Дышать» төркеме дә чыгыш ясаячак. Бәйрәм 17:00 сәгатькә тикле дәвам итә.

Меңләгән гармунчы һәм урам музыкасы

Республика көненең һәм Шәһәр көненең төп вакыйгалары 30 августта үтә. 10:00 сәгатьтән «УРАМ» экстрим паркында сигезенче мәртәбә «УРАМ» фестивале башлана. Ул экстремаль спорт төрләрен, заманча иҗатны һәм урам мәдәниятен берләштерә. Көн дәвамында монда Татарстанның яшьләр төркемнәре чыгыш ясаячак.

Кәрим Тинчурин исемендәге театр каршындагы мәйданда да музыкаль программа әзерләнә. Монда 11:00 сәгатьтә «Уйнагыз, гармуннар!» халык бәйрәме башлана, ул Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән меңнән артык гармунчыны җыячак. Соңыннан сәхнәгә «Безнең заман» эшче яшьләр фестивале вәкилләре чыга.

Фото: © Солтан Исхаков, "Татар-информ"

15:00 сәгатьтә шушы ук мәйданчыкта «Россия – Шәрык» – «Казанда Шәрык базары» милли мәдәниятләр халыкара фестивале була. Анда «Дуслык тавышы» махсус проекты узачак. Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән артистлар ачык һавада концерт куячак. Программаның махсус кунагы – Дагыстаннан «Бахтавар» төркеме.

Ипподромда ат чабышлары һәм Кирмән янында опера

Ат спорты яратучыларны 30 августта Казан ипподромында көтәләр. Монда 14:00 сәгатьтә традицион ат спорты – чабышлар һәм Татарстан Рәисе призына узышлар башлана. Спорт өлешен сәнгать осталары һәм эстрада йолдызлары концерты тулыландырачак.

Фото: © Александр Эшкинин, "Татар-информ"

Бу көнне классик музыка Казан Кирмәне диварлары янында яңгыраячак. Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда ачык һавада «Казан көзе» опера фестивале үтәчәк. Аны Александр Сладковский җитәкчелегендә Татарстанның дәүләт академия симфоник оркестры оештыра.

Быел фестивальнең махсус кунагы опера җырчысы Динара Алиева булачак.

«Казан» янында йога, маркет һәм Uma2rman

30 августта «Казан» гаилә үзәге янында зур фестиваль оештырыла. Быел мәйданчыкның гадәти форматын үзгәртәләр: концерт программасын беренче мәртәбә тематик зоналар белән берләштерәләр. Алар 15:00 – 22:00 сәгатьләрдә эшләячәк.

Кунаклар күз күремен бушлай тикшерә, йога буенча ачык дәресләргә кушыла, диджей сетларына бии һәм бөтен гаилә белән өстәл уеннары уйный ала. Фестиваль маркетында Казанның 20дән артык локаль бренды – дизайнерлар, һөнәрчеләр һәм җирле җитештерүчеләр үз продукциясен тәкъдим итә.

Программада «Шәһәр модераторлары» ачык дискуссиясе дә була. Анда катнашучылар заманча Казанның үсеше, халык һәм туристлар өчен шәһәрнең җәлеп итүчәнлеге, шулай ук шәһәр мохитен яхшырту идеяләре турында фикер алышачак.

Музыкаль программаны Казан шәһәр филармониясе артистлары һәм яшь башкаручылар тәкъдим итә. Сәхнәдә Илһам Шакировка трибьют та яңгырачак, Гүзәл Уразова чыгыш ясаячак, ә концертның хедлайнеры Uma2rman төркеме булачак.

Бәйрәм көне 22:00 сәгатьтә салют белән төгәлләнә.

Фото: © Владимир Васильев, "Татар-информ"

Юлларны ябу һәм транспорт эше

Бәйрәм чаралары транспорт хәрәкәтенә дә үзгәрешләр кертә. 25 август, 11:00 сәгатьтән 31 август көн уртасына кадәр Шиһабетдин Мәрҗани урамы ябык була. 27 һәм 28 августта да кайбер чикләүләр кертелә: 15:00 сәгатьтән төн уртасына кадәр Кремль урамының Беренче май мәйданыннан Чернышевский урамына хәтле өлеше ябыла.

Республика һәм Шәһәр көнендә Сибгат Хәким урамында һәм «Казан» Гаилә үзәге янындагы парковка зонасында, шулай ук Игенчеләр сарае тирәсендә Федосеевская урамында хәрәкәт чикләнә. Моннан тыш, 30 августта Казансу акваториясе кече суднолар өчен ябылачак.

Бәйрәм көнендә җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшли, ә җир өсте транспорты эшен 22:30 сәгатькә кадәр озайталар. Салюттан соң шәһәрнең бөтен районнарына да өстәмә автобуслар җибәрелә.

Бәйрәм мәйданчыкларында ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү бригадалары һәм полиция хезмәткәрләре кизү торачак. Мәйданчыкларга тикшерү пунктларыннан кертәчәкләр, шуңа күрә кунакларга үзләре белән аз әйбер алырга киңәш итәләр.

Чыганак: «Татар-информ», Александра Давыдова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар