Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улының дустын коткарды». Флотта хезмәт иткән ир-ат туганнары каршында батып үлгән

news_top_970_100

Бурятиядә яшәүче ир-ат суда батып үлә. Моны аның 8 яшьлек улы күреп тора. Әти кеше улының дустын коткара, үзе судан чыга алмый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

17 августта көндез Нижнеанграск бистәсе янында Кичера елгасында баткан Сергейның мәетен атасы һәм энесе 19 августта таба.

«Мин суда тыпырчына идем әле, Сережа абый су астына төшеп китте», – дип искә ала 8 яшьлек малай үзен коткарган Сергей турында.

17 августта өлкәннәр балалар белән пляжга ял итәргә килә. Сергей аларны үз машинасында китерә, үзе багажниктан әйберләрне бушатырга да кире авылга кайтып китәргә җыена. Өлкәннәр яр буенда чакта ук балаларның берсе суга керә дә бата башлый. Сергей ярдәмгә ташлана. Ул баланы ярга алып ыргытырга өлгерә, биредә баланы башка өлкәннәр чәченнән тартып чыгара. Сергей үзе бата.

«Моны Сергейның 8 яшьлек улы күреп тора. Без аңа, әтиңне хастаханәгә алып киттеләр, аннары ул эшкә бара, дидек», – дип искә ала Сергейның апасы Ольга.

Ольга белән Сергей мәктәптә бер парта артында утырып укый, аннары Сергей Санкт-Петербург тау университетына керә, еракта булсалар да, туганнар бер-берсен тоеп яши. Укып бетермичә, Сергей армиягә китә, аны Тын океан флотына алалар. Аннары контракт буенча хезмәт итә, хәрби бүләкләре дә бар. «Суднода янгын чыга, 1 матроска зыян килә. Аны тиз коткарырга кирәк була. Ничек итеп? Әйләнә-тирәдә океан бит… Шул чакта Сергей иптәшенә турыдан-туры кан салырга карар кыла. Шулай итеп коткара», – дип искә ала Ольга.

Сергейны туган якта сөйгән кызы була, алар бер урамда үскән. Тик кыз бер тапкыр кияүгә чыккан, беренче иреннән кызы туган. Сергей аның кызын да үз итә, алар бергә яши башлый, туй ясыйлар. Аннары уртак уллары туа. Сергей армиядән соң төзелешкә бригадир булып урнаша. Вахта белән эшли, 1 ай гаиләдән читтә яши, 1 ай өйдә була.

Фаҗига булган көнне Сергейның хатыны дус гаиләләре һәм аларның баласы белән пляжга барырга җыена. Сергей ялда озак тормыйча, өйгә кайтып китәсе була.

«Әйберләрне машинадан алырга өлгермиләр, Сергейның дустының 8 яшьлек улы бата башлый. Сергейның 12 яшьлек үги кызы баланы коткармакчы була, йөзеп барып та җитә, ләкин малай паникага бирелә, кызга суга, кыз да бата башлый», – ди Ольга.

Балаларны коткарырга тырышкан Сергейны 20 августта җирләгәннәр.

«Суда көзән җыергандыр, бәлки. Сережа балачактан яхшы йөзә иде бит», – дип искә ала Ольга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100