Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Улының туеннан соң, Рузилә Сафина 30 ел аралашкан дусты белән арасын өзгән

Рузилә Сафинаны якын дусты бик каты рәнҗеткән.

news_top_970_100
Улының туеннан соң, Рузилә Сафина 30 ел аралашкан дусты белән арасын өзгән
https://www.instagram.com/ruzilya_safina/

Рузилә Сафина улының туеннан соң, бик якын аралашып яшәгән кешесе белән дуслыгын өзгән. Бу хакта ул инстаграмда яза. Фото да урнаштырган.

«Сез кешенең җитешмәгән ягы булса шунда ук әйтәсезме? Мин үзем әйтә алмыйм, кешенең күңелен төшерәсем килми…

Хәзер без шундый чорда яшибез… Кечкенә генә ярамаган сүз, караш та кешене чыгырыннан чыгара ала. Бер минут түзсәң... Әйтәсе сүзеңнең актуальлеге дә бетеп, урынсызга әйләнергә мөмкин.

Тикмәгә генә әниләр буш сүз, юк сүз димәгәннәр… Ә хәзер күп вакыт шул юк, буш сүз сине чәнчеп алу, йөзеңдәге елмаюыңны качыру, шушы мизгелдәге бәхет гармоннарын җимерү өчен әйтелә дә инде.

Махсус гомер буе бар кешедән дә гаеп табып, шуның белән тукланып яшәучеләр бар. 30 ел дус булып яшәгән, аралашкан дустым белән юлларыбыз аерылды. Күңелдә тынычлык… Моңарчы уйламадым да, ишетмәдем дә, ни генә сөйләсә дә, чын итеп кабул итмәдем. Ә ул көнне ишетми булмады, алай да дәшмәдем, елмайдым гына… Икенче көнне, булды, җитте, араны өзәм, дидем. Сабырлыкның да чиге була икән…

Мин улымның туена килдем. Ә ул: «Син нәрсә, муеннарыңа уколлар ясата алмадыңмы инде?» — ди. Бу — аның очрашу сөйләменең ике нотасы…Ә икенче көнне аралар өзелде», — дип язган Рузилә Сафина.

Инстаграмда утыручылар да Рузилә Сафинаның бу адымын дөрес дип саный.

«Әйбәт эшләгәнсез. Кешенең мыскылын түзәргә кирәкми»;

«Синең бәхетеңә ничек чыдап бетерә алсын инде ул! Шулай дип тә чеметмәгәч»;

«Хөсетле, көнче кеше һәрвакыт кеше янында сине кимсетергә маташа. Андый дуслар кирәкми, тизрәк яннан китүе яхшы», — дигәннәр.

«Алай ук якын булмаган инде ул, Рузилә ханым. Шул сүзләр өчен 30 еллык дуслык җимерелгәч. Мин үпкәләмәс идем якын дустым әйтсә. Аның сезне тагын да матуррак итеп күрәсе килгәндер. Минекеләр ачуланып та атар иде әле. Бу бит әле сезнең мөнәсәбәтегездән дә тора. Ярар, димәк, сезгә кирәк кеше булмаган», — дип тә комментарий калдырганнар.


Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 апрель 2022
    Исемсез
    Хэерле иртэлэр Рузилэ ! Тормыш булгач торле хэллэр була.Дорес эшлэгэнсез ,дуслар алар торле була.Безнен догабызда язылган болай диеп ,сина зыян китерэ торган дустан саклан диеп.Дорес сузлэр ,ул сезгэ конлэшеп яшэгэн бары шул гына.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100