news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Улын яклаган өчен кыйнаганнар: Казанда бер төркем яшүсмерләр ир-атны кыйнап киткәннәр

news_top

Казанның «Салават күпере» торак комплексында бер төркем яшүсмерләр ир-атны кыйнаган. Бу күренешнең видеосы социаль челтәрләрдә тарала.

Ел дәвамында җирле яшүсмерләр бу ир-атның улын мыскыл иткәннәр, әти кеше улын якларга карар кылган, дип язалар.

Вакыйга урыныннан булган кадрларга караганда, башта конфликтта берничә кеше катнашкан. Күпмедер вакыттан соң өлкән ир-ат белән аңлашуга якынча 20 кеше җыелган. Яшүсмерләр төркеме аны җиргә ега һәм куллары, аяклары белән кыйный башлый. Кыйнаганнан соң, егетләр шулай ук стихияле рәвештә качып китә.

Хәзер бу вакыйганы хокук саклау органнары ачыклый.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 март 2025
    Исемсез
    Кара инде, Рамазан аенда да әдәп саклый белми хәзерге мөселман балалары. Ата-аналары тәрбиясез инде, мәктәп тә укыта гына, тәрбияләми. Чөнки педагогларга түләү начар. Бездә уртача хезмәт хакы 100 меңнән артып китте бугай инде. Ник шул уртача хезмәт хакын укытучы белән врачка түләмәскә?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар