Улын үтерүдә гаепләнгән ана: «Баламны соңгы юлга озата алмавым бик үкенечле»
Саксызлык аркасында улын үтерүдә гаепләнгән Үзбәкстан ватандашына карата җинаять эшен карау ахырына якынлашты. Тиздән суд кемнең версиясе дөресрәк икәнен хәл итәчәк: прокуратура «егетне әнисе үтергән» дип әйтә, ә ул, үз чиратында, улының үзен үзе үтерүен расларга тырыша.

«Ул безнең улыбызны үтерә алмас иде»
Казанның Яңа Савин районы суды Үзбәкстан гражданкасы Сурая Болтаева эше буенча соңгы сүзгә күчте, аны «Корал кулланып сәламәтлеккә җиңелчә зыян салу»да һәм «Саксызлык аркасында үзенең 17 яшьлек улын үтерү»дә гаеплиләр.
Исегезгә төшерәбез: резонанслы фаҗига узган елның июль ахырында булды, ул вакытта 40 яшьлек Үзбәкстан гражданкасы һәм аның 17 яшьлек улы арасында низаг килеп чыгуы хәбәр ителде. Тикшерү фикеренчә, ачуланышу вакытында, хатын-кыз егетнең күкрәгенә 2 тапкыр пычак белән кадаган. Гаепләнүче версиясе буенча исә, улы кулында булган пычакны үзенә үзе кадаган. Табиблар егетне коткарырга тырышып карый, ләкин алган яралардан ул үлә. Аны туган ягында, Үзбәкстанда җирлиләр.
Сурая Болтаевага 40 яшь, ул Үзбәкстанның Ургәнеч шәһәрендә туган. Ул кияүдә, маркетологка укыган, Россиядә төрек ресторанында эшләгән. Россиядә ул законлы нигездә яшәгән, теркәлү срогы узган елның ноябрендә, ул тикшерү изоляторында булганда тәмамланган. Болтаеваның кызы бар. Аны кулга алганда, ул, кызына якынрак булу өчен, өй арестын сораган иде.
Судта һәлак булучының әтисе дә чыгыш ясады, апасының хаты да укылды. Алар икесе дә Сурая Болтаева турында үз улын беркайчан да үтерә алмаячак яхшы һәм ярдәмчел хатын-кыз дип аңлата. Ә егетнең әтисе аның начар компания белән аралашуын, эчүен, тәмәке тартуын, соңга калып йөрүен телгә ала, ул берничә тапкыр үзен үтерергә теләве турында да әйткән була.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров
«Баланы соңгы юлга озата алмавым бик үкенечле»
Башта җинаять эшен «Үтерү» маддәсе буенча кузгаталар, аннары «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» турындагы азрак авырлыктагы маддәгә күчерәләр.
Прокуратура хатын-кызның хезмәт хакының 15 процентын дәүләт хисабына тотып калып, аның өчен 2 елга төзәтү эшләре рәвешендә җәза сорый. Гаепләнүченең адвокаты тәкъдим ителгән җәза белән килешми. Аның сүзләренчә, гаепләү ягыннан бер генә дәлил дә тәкъдим ителмәгән.
«Болтаева үз гаебен тулы күләмдә танымый, чөнки ул җинаять кылмаган», – ди ул.
Шулай ук Болтаева һәм аның яклаучысы экспертиза нәтиҗәләренә басым ясый, аның нәтиҗәсе буенча, аның улы үзенә үзе кул салган, ә әнисе аңа тимәгән.
«Мине аклавыгызны үтенәм. Мин җинаять кылмадым, аның күкрәгенә пычак кадамадым. 9 ай тикшерү изоляторында калуым һәм баламны соңгы юлга озата алмавым бик үкенечле. Аллаһым, мин гаепле түгел. Хәтта экспертиза улымны мин түгел, ә аның үзен үзе үтерүен исбатлады. Зинһар, җибәрегез мине»», - диде ул судка соңгы сүзендә.
Якын көннәрдә суд хөкем карарын чыгарачак.
«Татар-информ»нан тәрҗемә