Хабаровск краенда Бикин елгасында улын коткарырга тырышкан ана баласы белән бергә батып үлгән. Бу хакта Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә хәбәр итәләр, дип яза РИА «Новости».
«Хатын-кыз балалары һәм дусты белән бергә Хабаровск краендагы Бикин елгасы буена ял итәргә барган. 13 яшьлек үсмер коену өчен тыелган урында суга чумган һәм бата башлаган. Малайның әнисе улын коткарырга ашыккан, ләкин ул да агымны җиңә алмаган, икесе дә батып үлгәннәр», – дип хәбәр итә Тикшерү комитетының Хабаровск крае буенча идарәсе.
Вяземск районара тикшерү бүлеге РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе («Ссаксызлык аркасында үлемгә китерү») буенча җинаять эше кузгаткан.
Баткан баланың әнисенә 44 яшь булган. Ведомство билгеләп үткәнчә, фаҗига турында шаһитлар хәбәр иткән. Эзләү-коткару чаралары оештырылган.
Тикшерүчеләр 27 июнь көнне Комсомол районындагы Селихино авылы янында 2014 һәм 2015 елгы тагын 2 бала батып үлүен хәбәр иткән. Балаларның мәетләрен судан җирле халык табып чыгарган. РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 3 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган («Саксызлык аркасында үлемгә китерү»). Край прокуратурасы органнары тарафыннан тикшерүләр оештырылган, диелә хәбәрдә.