Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улың каршында үтерәм мин сине» – Иренә хыянәт итеп йөргән хатынны сөяркәсе үтергән

news_top_970_100

Всеволжск шәһәрендә балалар үзәге директорын үзенең улы каршында үтергәннәр. Мәрхүмә хатынны үтергән сөяркәсен 8,5 елга төрмәгә утыртканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

2022 елның маенда Ленинград өлкәсенең Всеволжск шәһәрендә балалар үзәгендә фаҗига була. Аниматор булып эшләүче Иван (исемнәр үзгәртелә) балалар үзәгенең хуҗасын – йөкле хатын Аннаны үтерә. Моны Аннаның 11 яшьлек улы күреп тора.

35 яшьлек Анна белән Иван сөяркәләр була. Ире булса да, Анна Иван белән йөри. Дуслары сүзләренчә, имеш, Аннага ире хыянәт иткән. Сөяркә исә бик игътибарлы була, авыр чакта бүләкләр белән күңелен күреп тора. Башта ул үзенең хулиганлык өчен хөкем ителгән булуын яшерә.

Хезмәттәшләре бу хәлләрне күреп тора, алар җитәкче хатынны бәхетле дип уйлый. «Иван сүзләренчә, ул үзен тапкан, тормышын үзгәртергә тели. Аннага тәкъдим ясарга җыена. Бәйрәмнәр оештыру бизнесы да үсә. Алар бергәләп, костюмнар киеп, бәйрәмнәр оештыра», – ди хезмәттәшләре.

Аннаның сөяркәсе булуын ире белгәч, талаш чыга. Көндәшләр бер-берсенә яный, хатынга бу ошамый. Ул Иван белән араны өзә, ләкин Иванның моның белән килешәсе килми, кыйный, эше янында саклап тора, кимсетә. Анна полициягә гариза яза, ул чыннан да курка башлый.

Аннары Иван шарт куя: «Минеке булмасаң, беркемгә булмыйсың. Улың каршында үтерәм мин сине», – ди. Иван актив рәвештә наркотиклар куллана.

29 майда көндез Иван Аннаның эш урынына килә. Балалар бәйрәме башланыр алдыннан 15 минут калгач, Иван кереп, Аннага 10нан артык тапкыр пычак кадый. Анна кача, улы белән бергә күршедәге компьютер клубына керә. Канга баткан хатын «ашыгыч ярдәм» чакырырга сорый. Бу хәлләрне, елый-елый, Аннаның улы күреп тора.

Иванны тиз арада тоталар, ул наркотиклар кулланган була.

Аннаның туганнары, хөкем карары йомшак булды, дип саный. «Иваннан туганнары да баш тартты, аның өчен гафу үтенделәр. Ул бит үзенең баласын да үтерде. Анна аннан бала көтә иде, Иван да белә иде», – ди танышлары.

Аннаның ятим улына хәзер 12 яшь. Фаҗига булган көнне ул әнисенә бәйрәмгә әзерләнергә булышкан. Хәзер ул әтисе, әбисе һәм бабасы белән яши, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100