Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улын гүргә кертте...»

news_top_970_100

Бу нәселдәге туганнар ике сәбәп белән генә бергә җыела – туйга яки берәрсен җирләгәндә. Калган вакытта әллә ни аралашып-уралышып яшәмиләр. Хәзер дә аларны кайгы берләштерде. Хөрмәткә лаек, абруйлы туганнары - Нәсимәнең улы вафат булды. Дөрес, туганнары Нәсимәне бик яратып бетерми, аның төртмә сүзләреннән, кисәтүләреннән шөлләп, аннан куркып кына торалар. Ул һәрвакыт турыдан ярып, эчендәге тышында инде – уйлап-нитеп тормый, уенда нәрсә булса, шуны әйтә дә сала.

Кычкырып әйтергә курыксалар да, бер-берсе арасында чыш-пыш килделәр. Имеш, Нәсимә үзе улын үлем хәленә җиткергән икән.

«Бу Нәсимә апа бөтен җирдә үз тәртипләрен урнаштырып йөрде шул, гел аныңча гына булырга тиеш.... Ә Рәдиф нинди яхшы егет иде бит. Эх, бигрәкләр дә жәл инде… Улын үзе гүргә кертте…» – диеште туган-тумачалары.

Нәсимә улын һәм кызын ялгызы үстерде. Нәсимә Рәдифне гел, бердәнбер улым, бердәнбер балам, дип атады. Кызы ничектер үзе үсте шунда, иртә кияүгә чыкты да башка шәһәргә күченеп китте. Әнисе канәгать. Үз хуҗалыгын үзенчә алып бара, улы акча эшли, әнисенә акча биреп тора һәм аның һәр сүзен тыңлый.

Көннәрдән бер көнне Рәдиф булачак хатыны Рәсимәне алып кайтты. Тәбәнәк кенә буйлы, чандыр гына гәүдәле иде бу кыз бала, тик зәвыклы һәм матур киенгән иде. Нәсимә апа бернинди тартынусыз Рәсимәне күзәтеп, баштан-аяк карап чыкты.

«Син ашарга пешерә беләсеңме соң ичмасам?» – дип сорады.

«Юк, белмим», – дип көлемсерәде Рәсимә.

Менә шул мизгелдә Нәсимә апа «хөкем карары» чыгарып та куйды. Бу кызга монда урын юк!

Рәдиф, әнисенең теләгенә каршы килеп, барыбер Рәсимәгә өйләнде. Яшь килен кайнана белән яшәүгә ике көн дә түзә алмады.

«Әни, без фатир снимать итәбез. Сиңа да акчаны әзрәк бирә башлыйм», – диде беркөнне Рәдиф.

«Юк, җибәрмим! Нәрсә уйлап чыгардың тагын? Минем яшь чагым түгел, берәр приступ булса, кем ярдәм итә миңа?» – дип чәпчеде Нәсимә.

Рәдиф кич буе кухняда әрле-бирле йөрде, хатыны белән сөйләште, һәм алар Нәсимә янында яшәп калды. Рәсимә йөккә узды. Нәсимә апа да бераз тынычланып калгандай булды. Ни дисәң дә, бала баласы балдан татлы. Кызлары туды. Динара дип исем куштылар. Ә яшь әни шундук фигурасын кайгырта башлады. Кызын озак имезмәде, смесь ашата башлады.

Буй-сынын элекке халәтенә кайтаргач, Рәсимә өс-башын яңартырга теләп, кибеттән кайтып кермәде. Динараны Нәсимә карады.

«Менә Динараның теше чыга, эче авырта. Ә әнкәсе тагын каядыр китеп олакты», – дип улына гел такылдап торды.

Рәдиф исә берни дәшмәде.

Берсендә Рәсимә бүлмәсеннән күз явын алырлык матур күлмәк киеп чыкты. Күлмәк гәүдәсенә сылашып тора, ялтыр-йолтыр килә иде. һәм Нәсимә апага кирәксез җирләрендә хәтта үтәкүренмәле булып тоелды.

«Нәрсә бу? Ничек оялмыйча мондый челтәр күлмәк кия аласың?! Күлмәк дисәң хәтерең калыр, марля бит, тәүбә-әстәгәфирулла!» – дип тузынды Нәсимә.

«Әллә ошамыймы? Брендовый күлмәк ул беләсең килә, арзанга гына таптым», – диде Рәсимә, зур көзге янында бөтерелә-бөтерелә.

«Моны киеп кая барырга җыенасың инде?» – дип сорады Нәсимә.

«Барыр җирен генә табармын», – диде килене, күзләрен мут ялтыратып.

Кич Рәсимә өйдә түгел иде.

«Кәнтәеңнең кая киткәнен беләсеңме?» – дип сорады Нәсимә апа улыннан.

«Дус кызлары белән девичник дигән иде», – диде Рәдиф, исе китми генә.

«Син аның күлмәген күрдеңме соң, улыкаем?» – диде Нәсимә.

Рәдиф белми иде. Нәсимә апа килененең яңа күлмәген җентекләп тасвирлап бирде. Улы инде көлә башлаган иде.

«Әни, нәрсә сөйлисең инде, андый күлмәкләр булмый бит инде», – дип көлде генә Рәдиф.

«Була икән шул, синең хатыныңда әллә ниндиләре дә була икән әле. Менә үзе кайткач, бөтенесен сораштыр», – диде Нәсимә.

Икенче көнне улы белән килене бүлмәсеннән ишетелгән ачуланышу тавышларын бик рәхәтләнеп тыңлап торды. Теге күлмәк улына да ошамады ахры. Ызгыш кызганнан-кыза барды. Берсе кычкырып җибәрде. Нәсимә түзеп тора алмады, бүлмә ишеген шар ачып җибәрде. Рәдиф ярсый-ярсый, кайчы белән теге күлмәкне кискәли, ә Рәсимә бер почмакка барып поскан да нәфрәт тулы күзләре белән иренә карап тора иде. Соңыннан ачулы күз карашын кайнанасына төбәде.

Иртән Рәсимә әйберләрен җыйды да китеп барды. Динара да, әнисе юклыгын сизепме, көйсезләнә башлады.

«Эх, үксезем минем», – дип оныгын башын сыйпады Нәсимә һәм көндәлек мәшәкатьләргә чумды.

Нәсимәнең күңеленә тынычлык иңде, артык кашык Рәсимәләр юк хәзер, тынычлап яшәргә була. Улы һәм оныгы янәшәсендә, аларга кем кирәк тагын?

Рәсимә кире кайтырга җыенмый иде. Тик Рәдифнең генә Рәсимәне кире кайтарасы килде. Нәсимә ишетеп торды: улы бәдрәфкә кереп бикләнде дә телефоннан хатыны белән сөйләште, аны кире кайтырга кыстады, ялынды, ялварды. Тик Рәсимәнең көй көйләтәсе килдеме, әллә чынлап та кире кайтасы килмәдеме, баш тартты.

«Әни, шулай да без фатир снимать итеп, күченәбез», – диде Рәдиф.

«Ә Динараны кая куясыз?» – диде Нәсимә.

«Ничек инде кая куясыз, үзебез белән алып китәбез, әни», – диде Рәдиф әнисенең бу соравына аптырап.

«Рәсимә аның белән бөтенләй шөгыльләнми бит. Көннәр буе мин бала белән мәш киләм», – диде Нәсимә.

«Менә аерым яши башлагач, Рәсимә дә әни икәнен исенә төшерер әле», – дип, әнисен тынычландырырга тырышты Рәдиф.

«Әйе, исенә төшергән, ди, көтеп тор. Аннан мине дә онытып җибәрдең, минем сәламәтлек ах ты түгел хәер, янымда кеше кирәк», – диде Нәсимә, жәлләтергә теләп.

Рәдиф башын иде. Төнлә Нәсимәнең күзенә йокы кермәде. Кухняга су эчәргә чыкты һәм Рәдифне күрде. Өстәлдә ярымбуш шешә тора.

«Улым, нәрсә бу? Нигә болай эшлисең?» – диде Нәсимә, бөтенләй югалып калып.

«Нәрсә эшләргә соң миңа, әни?! Рәсимәнең синең янда яшисе килми, теге күлмәк турында арттырып сөйләп, син мине котырттың, дип гаепли. Әниең мине өйдән куып чыгарды, ди. Мин сине дә ялгыз калдыра алмыйм. Нишләргә соң миңа?» – дип ачынды Рәдиф.

Нәсимә авыр сулап куйды да улына акыл өйрәтә башлады.

«Ул Рәсимә сиңа нәрсәгә кирәк соң, улым? Кара, ул монда булмагач, ничек рәхәт безгә», – диде.

«Сиңа рәхәт, ә миңа рәхәт түгел», – диде Рәдиф.

Шулай итеп Рәдиф эчүгә сабышты. Бар нәрсәдә дә әнисен гаепләде. Нәсимә апа торган саен ешрак бүлмәсенә кереп яшеренә башлады. Улы аек булган сирәк мизгелләрдә аңа гел бер сүзне кабатлап торды.

«Әниеңнән башка сине беркем дә аңламый, әниеңнән башка син беркемгә дә кирәк түгел, улым», – дип тәкрарлады.

...Нишләптер, Рәдиф бүген тоткарлана әле. Нәсимә апа кичке ашны да әллә ничә мәртәбә җылытты инде. Телефон шалтырады. Ана йөрәге сизгер була шул, ниндидер афәт сизеп, йөрәге кысып куйды.

«Нәсимә апамы?" – дип сорадылар.

«Әйе», – дип ишетелер-ишетелмәс кенә җавап бирде Нәсимә.

Бер секунд та узмады, аяклары тотмас булып, идәнгә сыгылып төште...

Рәдифне машина бәрдергән иде...

Рәсимә ирен җирләргә дә килмәде. Нәсимә апа тәмам югалып калды, тормыш ямен югалтты. Буп-буш калган фатирында нәрсәгә барып тотынырга белмәде. Динараны Рәдифнең сеңлесе карап торды, озакламый, кире алып килергә дә тиеш инде, бертуктаусыз елап торган баланың тавышыннан туйган да икән. Нәсимә апа кухняда караңгы иңгән тәрәзәгә карап утыра.

Ул бернәрсә дә теләми иде инде...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100