Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улын да җирләгән иде». Математика укытучысын үтереп, мәетен тураклаганнар

Мәрхүмәнең мәете кисәкләрен чүплектә тапканнар.

news_top_970_100
«Улын да җирләгән иде». Математика укытучысын үтереп, мәетен тураклаганнар
https://primorsky.sledcom.ru

Приморье өлкәсенең Фокино шәһәрендә 64 яшьлек хатынны үтереп, мәетен тураклаганнар һәм чүплеккә илтеп ташлаганнар. Ул математика укытучысы булып эшләгән. Аны ире үтергән дип шикләнәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

14 июльдә ир белән хатын яши торган фатирда үтерү кораллары табылган. Ваннада мәет кисәкләре булган, ир аларны чыгарып ташларга өлгермәгән. Шуннан соң ирне тоткарлаганнар. Хәзер ул күрсәтмәләр бирә. 

«Татьяна Юрьевна безнең гимназиядә математика укытты. Моңа кадәр 256 мәктәптә укыта иде. Дүрт-биш ел элек гимназиядән китте һәм башка җирдә эшләмәде. Репетиторлык белән шөгыльләнде. Мине укытмады, башкалар аның турында көчле математик дип әйтә иде», — дип сөйли 259 нчы гимназияне тәмамлаган кыз.

Мәрхүмә Татьянаның улы фаҗигале үлгән — суда баткан.

Бу хатын үзе берничә тапкыр кияүгә чыккан. «Ул ирен җирләде, әле гимназиядә эшли башлаганчы ук. Аннары тагын кияүгә чыккан, ул ир-ат аны ташлаган. Менә шуннан аның тормышының рәте киткән инде. Кызганычка каршы, эчә башлады. Бер-ике ел элек әлеге ирен очраткан, соңгы вакытта бергә яшәгәннәр. Язылышканнар хәтта. Ир аны кыйнап торган», — ди танышлары.

Бу версияне күршеләре дә раслый. Алар фатирда тавышлар булуын, Татьянаның тәне күгәреп йөрүен әйтә. Соңгы көннәрдә бар да тынып калган. Менә шуннан соң тикшерүчеләр хатынны кайдан эзлисен аңлый. Фатирга килгәч, алар коточкыч хәл күрә. Укытучының 52 яшьлек яңа ире бөтен әйберне дә яшереп өлгермәгән — мәет кисәкләре өйдә була әле, алар ваннада җебеп ята. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100