Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Улын акула үтергәнен күргән ата сөйли: «Барысы да 30 секунд эчендә булды»

news_top_970_100

Мисырның Хургада курортында туристлар күз алдында 23 яшьлек егеткә акула һөҗүм итә. Туристлар берни эшли алмый – кычкырып, судагы кешеләрне ярга гына куалар. Егет ачаргаланып: «Әти!» – дип кычкыра, әмма ярдагы әтисе берни дә эшли алмый, билгеле. Ярдәм катеры килеп җиткәндә, акула инде егетне су төбенә алып төшеп киткән була.

Һәлак булган Владимир Попов – Архангельскидан, соңгы вакытта Мәскәү өлкәсендә яшәгән, аннары Мисырга күченеп киткән, айти юнәлештә укыган, музыка, иллюстрацияләр белән шөгыльләнгән, арендага бирү юнәлешендә дә эшләп караган. Мисырга күченеп килгәч, ул әтисе белән Dream Beach отеле пляжына бара, фаҗига шунда була да инде. Акула һөҗүм иткәндә, егет янында бер кыз була, әмма ул исән кала – егет бөтен һөҗүмне үзенә ала. Шуңа да «егет кызын коткарган» дип язалар, әмма кызының дусты Алена моның дөрес булмавын әйткән – Владимир йөргән кыз Сара Мәскәүдә яшәгән.

Вова йөргән кызы Сара белән

Фото: © социаль челтәрдән

MSK1.RU сайты Владимирның танышлары белән сөйләшкән. «Туган көненә 1 генә ай калган иде», – дигән аның дус кызы Сара. Сара егетенең соңгы ярты елда бернинди эштә дә эшләмәвен, «үзе өчен генә яшәвен» әйткән. «Без соңгы тапкыр аның укуы, диплом алачагы турында сөйләштек. Берни дип тә борчылмады, сөйләде генә», – дигән Сара. 

«Вова бер дигән кеше иде һәм әтисен бик яратты», – дигән Сара.  

«Минем күз алдымда акула егетне ашады», – дип яза шаһитлар. Шаһитлар арасында егетнең әтисе дә була. Әти кешенең күңелендә ниләр булганын күзалларга да куркыныч, әмма ул «Стархит» журналына комментарий бирергә көч таба алган.

«Пляжга киттек. Барысы да 30 секунд эчендә булды. Вакыйгаларның шулай туры килүе – бу шәһәр эчендәге куркынычсыз пляж. Тирә якта корабльләр, яхталар, алар акулаларны куркыта… Беркайчан да болай булганы юк иде. Минем бу якларда акула һөҗүм иткәнен ишеткәнем юк. Алар гадәттә шәһәрдән читтә, ерактагы пляжларда һөҗүм итә. Берничә секунд эчендә иттарткыч булганда нинди ярдәм итеп була. Аны су төбенә генә өстерәп алып төшеп киттеләр», – дигән ул һәм беркемне дә гаепләмәвен әйткән.

Акуланы берничә көн элек туристлар күргән, фотога да төшергәннәр. Әмма берсе дә тавыш куптармаган –кайберләүләре дельфин дип уйлаган, кайберләре дәшмәгән. 

Гадәттә пляж тирәләренә саклагыч сеткалар да сузалар икән, Мэш каналы язуынча, берничә көн кала бу сетканы алганнар. Пляж муниципаль икән, димәк, аның өчен хакимият җавап бирә.

Егетнең калдыкларын моргка җибәргәннәр. Акуланы тотканнар, экспертизага җибәргәннәр. Аның ана акула булуын ачыклаганнар. Экспертиза акула ни өчен кешегә һөҗүм итүне ачыклау максатыннан эшләнә, дип яза «Известия». Чөнки гадәттә акула кешегә һөҗүм итми, дип язалар. Шулай дип яза торалар, әмма акулалар да туристларга һөҗүм итә тора. 2010 елда Шарм-эль-Шейхта Россиядән 3 туристка акула һөҗүм итте. Германиядән 71 яшьлек ханым һәлак булды.

Мисырда да мондый хәлләр булганы бар иде инде. Былтыр Австриядән бер хатын-кыз үлде. Аның кулларын, аякларын акула тешләп өзгән иде. Аны ярга алып чыга алалар, әмма ул үлә.

«Мондый ял кирәкме? Әйләндереп тә алынмаган», «Ә сәбәбе – балыкларны ашатучы туристлар, шуларга алданып акула да килә», «Акуланы куркыткычлар эшләми, күрәсең. Элек алар эшли иде, һәм акулалар килми иде», «Хургадада су сай. Гаҗәп! Куркыныч», – ди яза кешеләр.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100