Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Улымнын яшь килеш гомере өзелер дигән уйны башыма да кертмим..."

Бөгелмәдә яшәүче 16 яшьлек Руслан саркома Юинга (сөяк рагы) дигән куркыныч авыру белән көрәшә. Егеткә операция ясау өчен зур суммада акча кирәк. Русланнын әнисе игелекле кешеләрдән ярдәм көтә.

news_top_970_100
"Улымнын яшь килеш гомере өзелер дигән уйны башыма да кертмим..."
Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, дигән гыйбрәтле әйтем бар. Дөньяда бер генә кеше дә кайгы-борчулардан хали түгел. Сындырыплар сыный язмыш адәм баласын.

"Бу сынауларның бер чиге булырмы?” - дип өзгәләнә Миләүшә Акыева. Узган елның март аенда тормыш иптәшен югалтса, хәзер ана кеше улының гомерен саклап калу өчен көрәшә.

         “Табиблар диагнозны раслагач сүзсез калдым”

- Узган елның март аенда инсульт нәтиҗәсендә иремне югалттым. Аңа 52 яшь иде. Бу югалтуны бик авыр кичердем. Шул хәсрәттән арынмаган да идем әле, улым авырый башлады. Анысы да  кинәт кенә ишелеп төште. Башта бу диагноз белән килешә алмадым. Яшь һәм таза-сау егеттә андый яман авыру була алмас дип өметләндем. Казан табиблары диагнозны раслагач, сүзсез калдым. Әллә никадәр вакыт атлый алмыйча  катып басып тордым, - ди Миләүшә.

Күңелсез вакыйгалар гаиләдә сентябрь аенда  башлана. Руслан хәлсезлегенең сәбәбе яман чирдәдер дип башына да китерми. Күкрәге авыртып анда кечкенә шеш барлыкка килгәч кенә әнисенә әйтә ул.
 


- Күкрәгем шешеп тора дигәч, карасам, чыннан да бер як күкрәге кабарып тора иде. Күзгә әллә ни күренми ул, кул белән тотып карагач “шишка” барлыгы сизелә. Берәр җиргә бәрелеп авырттырдын мәллә? - дип кат-кат сорадым. Юк, дигәч, тиз генә Бөгелмә больницасына алып чаптым. Башта балалар педиатрына кердек. Ул безгә хирург белән травматологта тикшерү узарга кушты. Русланны караганнан соң табиблар кичекмәстән Казанга барырга юллама бирделәр. 

    “Улымны саклап калырга ярдәм итегез”

Казанда өн алынырлык диагноз куялар – егеттә онкологик чир. Табиблар авыруның башлангыч стадиясендә операция ясарга телиләр. Тик анализлары начар һәм егетнең хәле нык авыраю сәбәпле ул кичектерелә. Хәзерге көндә Руслан ДРКБның Онкогематология бүлегендә дәвалана. Ул дүрт курс химик терапия алган, бишенчесенә әзерләнә. Табиблар барлыгы алты курс билгеләгәннәр.

Сәламәтлек саклау министрлыгы аша квота алып, Мәскәү клиникасына да анализларын юллаган алар. Биредә егеткә химик терапия курслары тәмамлангач, кабыргасын алу буенча операция ясарга тәкъдим иткәннәр.

-Төшенкелеккә бирелмим, өметемне өзмим. Улымнын яшь килеш гомере өзелер дигән уйны башыма да кертмим. Кулдан килгәннен барысын да эшләргә тырышачакмын, – ди ана, хәсрәтен эченә йотып.

Кызганычка каршы, хәзер Руслан укый да, яраткан хоббие - рәсем ясау белән шөгыльләнә дә, киләчәк турында хыяллана да алмый.

Егет компьютер ярата, мәктәпне тәмамлап, программист булып эшләргә хыяллана ул.

Ана кеше улының гомере өчен көрәшә. Германия табибларына да мөрәҗәгать иткән. Хәзер Русланны анда тикшеренү үтәргә чакыралар. Германия табибларының яман шешне дәвалаудагы уңышлары бар дөньяга билгеле, шуңа ана кешенең өметен дә аңларга була. Әмма Русланга чит илдә операция ясату өчен 9 миллион сум акча кирәк икән. Миләүшә ханым бу кадәр зур сумманы үз көче белән тупларлык хәлдә түгел.

- Германия клиникасы безне кабул итәргә ризалашты, аларның бу авыруны дәвалауда тәҗрибәләре җитәрлек. Әмма операция өчен шактый акча кирәк. Бу сумманы ишеткәч, куркып калдым. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәменнән башка без авыруны җиңә алмыйбыз. Ул, авыру аркасында, начар ашый, көн саен хәлсезләнә, бертуктаусыз температурасы күтәрелә. Улымны коткарырга ярдәм итегез, - дип өзгәләнә егетнен әнисе Миләүшә ханым.

Табиблар, егетнен гомерен саклап калу өчен, операцияне ашыктыра. Тиешле сумманы апрель аена кадәр  җыеп өлгерсәк, Русланнын савыгуына ышаныч бермә-бер артачак.

Акыевлар гаиләсе бүген безнең булышуыбызга мохтаҗ, Миләүшә ханым безнең мәрхәмәтебезгә өметләнә. Яшь егетнен гомерен бергәләп саклап калыйк.  



Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен банк реквизитлары:

СБЕРБАНК 4817 7600 9419 3988 ( Акыева Миляуша Робертовна)

Элемтәгә керү өчен телефон:

8-927-427-23-67

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100