Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улымны төштә күрдем. «Мин өйгә кайтам, әни», диде. Көндез аның үлем хәбәрен җиткерделәр»

Махсус хәрби операциядә һәлак булган аксубайлы өлкән матрос Руслан Садыйковның үлеменә 1 ел булды.

news_top_970_100
«Улымны төштә күрдем. «Мин өйгә кайтам, әни», диде. Көндез аның үлем хәбәрен җиткерделәр»
http://aksubayevo.ru/

Руслан Евгения һәм Рамил Садыйковлар гаиләсендә өлкән бала була. Ул әти-әнисе Лубян урман-техник техникумының дүртенче курсында укыганда дөньяга килә, дип яза Аксубаево сайты журналисты Людмила Жаренова.

«Бөтен техникум «улыгыз диплом белән туды, мәктәпне тәмамлап, аны алырга гына киләчәк» дип шаяртты. Шулай булып чыкты да: тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, ул безнең эзләр буенча барырга булды», – дип сөйли әнисе Евгения.

Әти-әнисе Русланның яшьтәшләреннән бернәрсә белән дә аерылып тормавын, хәрәкәтчән булуын, күрше малайлар белән футбол уйнавын, мәктәптә яхшы укуын искә төшерә. Ә спорт комплексында самбо секциясе ачылгач, әти-әнисе аны беренчеләрдән булып шунда алып килә. Аның артыннан 5 яшьлек Адель исемле энесе дә иярә. Шулай итеп, аларның икесен дә спорт белән шөгыльләнергә йөртәләр.

«Руслан беренче ярышында икенче урынны алды – моның өчен бик борчылды, ләкин бу аңа алга таба тагын да ныграк шөгыльләнергә һәм җиңәргә стимул бирде. Ул чын абый булды. Кечкенә энесе Эмильне дә бала тудыру йортыннан чыкканнан соң ук аңа ышанып тапшырдык. Руслан энеләре өчен һәрнәрсәдә үрнәк булды һәм шулай булып калачак та», – дип сөйли Русланның әтисе Рамил.

Руслан ел саен хәрби-патриотик юнәлештәге палаткалы лагерьга бара, һәм шунда аның Ватанны саклаучы булу хыялы туа.

Соңгы курста укыганда, корабта хезмәт итәргә теләве турында сөйли башлый. Садыйковлар улларының карарын тыныч кабул итә. Рамил үзе – полиция офицеры, Ерак Көнчыгышта, элемтә батальонында хезмәт иткән була.

«Мин хәрби диңгезче булган балачак дустыма шалтыратып, бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүен сорадым», – ди ул.

Февраль аенда ук Русланның кулында Севастопольгә чакыру белешмәсе була. Ул медицина тикшерүен һәм тестлаштыруны проблемаларсыз уза, диплом ала һәм, контракт төзеп, хезмәт урынына китә.

«Берникадәр вакыттан соң ул диңгезчелеккә күчәргә карар кыла. Ә 2021 елның декабрендә көчле, физик яктан сәламәт егетләрне бер частька җыя башлыйлар», – ди Рамил.

«30 декабрьдә улым өйгә кайтты. Ә частька киткәч, аларны күнекмәләргә җибәрүләрен хәбәр итте. Күңелебездә борчылу бар иде. Яңалыклардан хәлләрне белә идек. Әлбәттә, әти-әни буларак, кулыбыздан килгәнне эшләргә тырыштык, әмма язмыштан кача алмыйсың. Исемлектә шундый ук фамилияле һәм инициаллы тагын бер егет бар иде, аларны бутаганнар һәм приказ улыма җибәрелгән. 21 февральдә төнге сәгать бердә улым шалтыратып, аларны Украина чигенә җибәрүләрен әйтте» – дип сөйли әтисе Рамил.

Руслан шактый вакыт элемтәгә чыкмый, әти-әнисе һәр шалтыратудан калтырап тора. Ниһаять 5 мартта ул шалтырата, барысы да яхшы, Украина территориясеннән чыктык, дип хәбәр итә. 2 көннән соң аларны Мариупольгә җибәрәләр.

8 мартта Евгениягә чәчәк бәйләме алып киләләр. Анда: «Әни мин сине яратам! Руслан», – дип язылган була. Бу – улының беренче һәм соңгы чәчәк бәйләме була.

«Соңгы тапкыр улым 9 апрельдә шалтыратты, 11 апрельдә кабат һөҗүмгә барачакларын әйтте. Гадәттә, ул аз сүзле, әмма бу юлы Руслан озак һәм бөтен нәрсә турында сөйләште, сагынуын, токмач ашы ашыйсы килүен һәм май аенда, бәлки, ялга кайтачагын сөйләде», – дип искә ала әнисе Евгения, күз яшьләрен тыярга тырышып.

«Мин аңардан сак булуын, алга атылып чыкмавын сорадым, улым моңа бик кискен итеп: «Мин башкаларның аркалары артында качып утырыр өчен контракт төземәдем!» – дип җавап бирде. Улым өлкән укчы иде һәм дусларына, үзеннән дәрәҗәләре буенча түбәнрәк булганнарны алга җибәрә алмавын әйткән», – ди ул.

14 апрельдә Садыйковларның күзенә йокы керми. Рамил үз-үзенә урын таба алмый, борчыла, улы 2 көн шалтыратмый. Иртән Евгения төш күрүе турында сөйли. Төшендә ул улының өйгә кайтып килүен күрә, анда аңа улы: «Әни, мине көт!» – ди. Ә көндез аларга үлем хәбәрен җиткерәләр.

Русланны, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләклиләр. Ул Мариупольдә, төркемнәре чигенгәндә, үзенекеләрне якларга кала һәм мина шартлаудан һәлак була. Русланны җирләгәннән соң ук, Садыйковларның икенче улы Адель да хәрби булырга карар кыла. Бүген ул – Санкт-Петербург хәрби физик культура институты каршындагы мәктәп кадеты. Кече уллары Эмиль – 3нче сыйныф укучысы.

Әти-әниләре, олы улларын югалту ачысын кичерсә дә, балаларның үз сайлау мөмкинлеге булырга тиеш, дип саный. Әгәр кече уллары да хәрби булырга теләсә, моңа каршы килмәячәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100