Улымны сынаулар сындырды
Минем ике улым бар. Хәзер сүз икенче, төпчек улым турында булачак. Олы улымның шәхси тормышы җиңел генә барды, гаилә кора алмыйча озак йөрергә туры килмәде аңа. Ә менә кече улым Алмазның бәхеткә юлы гаять сикәлтәле булды. Хыянәтне дә, ачынуларны да күп кичерергә туры килде аңа.
Улымның беренче йөргән кызы әти-әнисе белән авариягә очрап һәлак булды. Бу хәсрәттән соң Алмазга карарлык түгел иде, улым үз эченә бикләнде, беркем белән сөйләшмәде, яшәү гамен югалтты. Аңа төрлечә ярдәм итәргә тырыштык, тик файдасы гына булмады. Бәхеткә, барысы да җайланды, ул үз-үзен кулга алды, кире тормышка кайтты. Монда әтисенең каты характеры, улымның спорт белән шөгыльләнүе дә ярдәм иткәндер дип уйлыйм.
Әлеге фаҗигадән соң берничә ел узгач, Алмаз яңа мәхәббәтен очратты. Гүзәлия исемле ул кыз ярлы гына гаиләдән иде, аны әбисе генә тәрбияләп үстергән. Өстәвенә, инвалид та иде, сөякләре белән (умырткасы һәм аяклары) проблемалар бар һәм бик нык көчле аллергик иде ул. Алар очраша башладылар, улымның йөзе бәхеттән балкып торды. Алмаз кулыннан килгәннең барысын да эшләп, Гүзәлияне аякка бастырды, аңа тәкъдим ясарга җыенды, туйга һәм фатир алырга дип акча җыйды. Әмма бер бәхетсез - гел бәхетсез дигән кебек, бар кеше дә язмыш әзерләгән сынауларны урап уза алмый икән шул.
Улым Гүзәлиянең сәламәтлеге өчен бик кайгыра иде. Һәм аны тернәкләнү, ял итеп кайту өчен санаторийга җибәрде. Шунда Гүзәлия бер ир-ат белән танышкан һәм араларында мәхәббәт уты кабынган. Башта алар СМСлар гына язышып, дусларча гына аралашканнар, әмма тора-бара очраша башлаганнар һәм Гүзәлия Алмазга хыянәт иткән. Улым бу хакта очраклы гына, Гүзәлиянең ватылган компьютерын рәтләгәндә белгән.
Һәм без икенче тапкыр шул ук мәхшәрне кичердек, әмма бу юлы ул күпкә авыррак булды. Улым сынды, эчә башлады, характеры бозылды, ә соңыннан ул бөтенләй юкка чыкты.
Гүзәлия дә аның өчен борчылды, үксеп-үксеп елый-елый аннан кичерүен һәм тагын бер мөмкинлек бирүен сорады, ә Алмаз юкка чыккач, аздан гына үз-үзенә кул салмый калды. Бәхеткә, аны күреп коткарып калдылар.
Берничә ай буе улымнан бернинди дә хәбәр булмады, барыбыз да акылдан язар дәрәҗәгә җиттек. Ә соңыннан Алмаз берничә тапкыр безгә һәм Гүзәлиягә шалтыратты. Аңа кичерүен, әмма кире кайтмаячагын, араларында барысы да беткәнен әйткән. Ә безгә үзе белән бар да яхшы булуын җиткерде, борчылмаска кушты. Әкренләп Алмаз белән аралаша башладык, ул дусты белән башка шәһәргә киткән булган икән. Әлеге хәлләрне онытып, яңадан яши башларга, аякка басарга теләгән.
Өч еллап вакыт узганнан соң, улым кайтты. Үзе генә түгел. Хатыны һәм кечкенә баласы белән. Боларның барысын да аның элек йөргән кызы белде, күрде һәм аның психикасы моны күтәрә алмады, ул кабат чирли башлады. Гүзәлия үз эченә бикләнгән, беркем белән сөйләшми, нервылары аркасында тора-бара элекке авырулары тагын баш калкыткан дип әйттеләр. Нәрсәдән башланган, барысы да шуңа кире әйләнеп кайтты.
Гүзәлия дә бик кызганыч, әмма ул беркемне дә гаепли алмый. Ул барысын да үзе, үз куллары белән җимерде. Аның хәзер яшәве яшәү түгел, тоташ газап кына. Аллаһ аңа бәхетле булыр өчен тагын бер җай бирсен иде. Без барыбыз да кешеләр һәм беребез дә хатадан хали түгел шул.