Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Улымны сөйгән кызыннан аердым

news_top_970_100

Гөлшат белән Илнар бер кичәдә таныштылар. Шул мизгелдә үк аларның йөрәкләрендә хисләр кабынды, бер-берсенә җылылык һәм якынлык тойдылар. Гөлшат чибәр, зыялы һәм тәрбияле кыз иде, ә Илнар зирәк, ягымлы егет булса да, аның бер үзенчәлеге бар: 31 яшендә дә ул һәр мәсьәләдә, хәтта вак-төяктә дә, әнисенең киңәшеннән башка эш итми.

Гөлшат белән 1 елдан артык дәвам иткән нык мөнәсәбәтләрендә егетнең әлеге үзенчәлеге бик сизелмәде. Алар бергә бәхетле булып, күп вакытны бергә уздырдылар, хыяллары һәм планнары белән уртаклаштылар. Аннары Илнар Гөлшатны үз йортына күченеп яшәргә чакырды. Әнисеннән сорамыйча гына….

Илнар Гөлшат белән бергә гомер итәргә хыялланды. Кыз да бу тәкъдимгә шатланып, тиз генә әйберләрен җыя башлады. Ул моның аларның мәхәббәт юлында яңа баскыч булачагына ышанды. Гөлшат бу адымның бөтен мөнәсәбәтләрне бетереп ташлаячагын күз алдына да китермәде әле…

Илнар, Гөлшатның әйберләрен алыр өчен, аның әти-әнисе йортына килде. Аннан соң алар Илнарларга кайттылар, анда егетнең әнисе Сәлимә Хәкимовна каршы алды. Әни кеше елмайды, тәмле кичке аш белән көтеп торган. Башта һәммә әйбер матур һәм тыныч кебек тоелды. Яшь пар бәхетле кебек яшәде, мәхәббәтләре ныгый гына барды. Ләкин, айлар узгач, Гөлшат Сәлимә Хәкимовнаның үзенә карата суынуын сизә башлады. Кыз бу ризасызлыкның сәбәбен аңлый алмыйча аптырады.

Бер кичне, Илнар эштә чакта, Гөлшат Сәлимә Хәкимовна белән ачыктан-ачык сөйләшеп карарга булды. Ул тыныч һәм ягымлы булырга, яхшы килен ролен үтәргә тырышты. Ләкин сөйләшә башлагач ук, Сәлимә Хәкимовна кычкыра, Гөлшатны рәнҗетә башлады, аның белән сөйләшүдән баш тартты. Гөлшат, талашып тормас өчен, бүлмәгә кереп китте.

Илнар кайткач, әнисе үзен берни булмагандай тотты. Гөлшат та тынычлыкны сакларга тырышты, ләкин Илнар нәрсәдер булганын сизде. Сәлимә Хәкимовна, Гөлшатны яманлап, үз хисләрен улына сөйләп бирде. Гөлшат бер сүз дәшмәвен исбатларга тырышып караса да, Илнар әнисен яклады. Ир бәхәсне сүзсез генә япты, бер сүз дәшмәде.

Сәлимә Хәкимовна исә Гөлшатны тагын да ныграк күралмый башлады…

Әнисе сүксә дә, Илнар Гөлшатны бик ярата иде.

Шуннан соң Сәлимә Хәкимовна ялганга күчте, киленне төрлечә яманлады. Илнар моңа игътибар бирмәскә тырышты, әмма әни кеше килененнән котылу өчен мәкерле план корды.

Сәлимә Хәкимовна ялгызы үстергән улын ниндидер бер Гөлшат белән бүлешә алмады шул – ул яраткан улын килененнән көнләде. Башта матур булырга тырышса да, берничә ай эчендә чыгырыннан чыкты – киленне күралмас булды. Ул, улы янында булса, теләсә кайсы кызны таптап изәргә әзер иде.

Гөлшат, бу хәлдән котылу өчен, Илнарга фатир арендаларга һәм аерым яшәргә тәкъдим итте. Илнар анасын ялгыз калдырудан курыкты. Сәлимә Хәкимовна гел кан басымыннан зарланды, улын үзенең авыруы белән куркытып яшәде.

Бер көнне Илнар кибеткә китте, ә Гөлшат өйдә ашарга пешереп калды һәм… Сәлимә Хәкимовна киленгә ташланып, аның йөзенә сукты. Бу – чик нокта булды. Гөлшат үз әнисе өенә кайтып китте.

Илнар кайткач, Сәлимә Хәкимовна үз версиясен сөйләде. Имеш, алар Гөлшат белән күптән мөнәсәбәтләр аңлашкан, килен аны яратмаган, гел каршы дәшкән һәм тагын әллә ниләр уйлап чыгарды әни кеше. Илнар ышанды…

Вакыт узды. Бер ел ярым узгач, Гөлшат эштәге хезмәттәше белән очраша башлады. Ул төзелеш компаниясендә бухгалтер булып эшләде, һәм аның тормышында иң матур чор башланды. 5 айдан соң Гөлшат кияүгә чыкты. Хәзер алар – нык гаилә, матур кыз үстерәләр, бергә бәхетле гомер кичерәләр.

Илнарның тормышы гына бер рәткә килмәде. Ул башта Сәлимә Хәкимовнаның көен көйләп яшәде, аннары эчәргә тотынды. Шуннан соң Сәлимә Хәкимовна үзе улының көен көйләргә мәҗбүр булды. Улының ялгыз, эчкече һәм нәселсез булуын күреп, ананың йөрәге сыкрады. Тик ул улының бәхетенә үзе балта чапты, сөйгәненнән аерды шул…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100