Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улымны машина таптатты»: мошенниклар Фирдүс Тямаев исеменнән акча җыю игълан иткән

news_top_970_100
«Улымны машина таптатты»: мошенниклар Фирдүс Тямаев исеменнән акча җыю игълан иткән
"Татар-информ" архивы

Социаль челтәрләрдә Фирдүс Тямаев белән бәйле берничә сәхифәне мошенниклар «ваткан». Алар «улым авыр хәлдә» дип, акча җыю игълан иткән. 

«Бүген, 10 июньдә, коточкыч кайгы килде. Минем улымны машина таптатты. Машина зур тизлектә улымны бәрдерде дә качып китте. Бездә видеокамера язмалары бар, аны полиция эзли. Раян реанимациядә. Ашыгыч операция ясарга һәм 4нче төркем кан кирәк. Вакыт бөтенләй аз, 5-6 сәгать. Операция бушлай, пластинага акча кирәк. Без 2,5 млн сум җыйдык, тагын 1,5 млн сум җитми. Ашыгыч рәвештә кан кирәк.

Зинһар, үтенеп сорыйм, ярдәм итегез. Кем күпне булдыра ала, аннары кире кайтарачакбыз. Һәр тиен бала гомерен саклап калырга мөмкин. Зинһар өчен, үтенәм сездән», – дип язылган Фирдүс Тямаев белән бәйле берничә төркемдә. Шунда ук җырчының карта номеры да куелган.

«Минем улым үлем хәлендә. 4нче төркем кан һәм акча кирәк. Үтенәм, ярдәм итегез. Һәркемгә акчаны кире кайтарачакбыз»,  – дип язылган «Безнең Тямай» төркемендә дә.

Аннары Фирдүс Тямаевның хатыны Резедә Әхмәтвәлиева улын кочаклап төшкән фотосын куйган һәм бу коточкыч хәбәргә ышанмауларын сораган. «Раян белән барысы да яхшы. Бу – мошенниклар эше», – дип язган җырчының хатыны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100