news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Улымны эзләшергә ярдәм итегез» - Башкортстанда 25 яшьлек Руслан Әхмәтов югалган

25 яшьлек егет өч атна чамасы элемтәгә чыкмый.

news_top

Башкортстанда 25 яшьлек Руслан Әхмәтовны эзлиләр. Аның әнисе волонтерларга мөрәҗәгать итте. Егет белән инде өч атна чамасы элемтә юк. Бу турыда «Башинформ» яза.

«15 гыйнварда чыгып китте. Телефоны эшләми. Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә», — дип әйткән егетнең анасы «ЛизаАлерт» волонтерларына.

Русланның буе 180-185 см, чандыр гәүдәле, кыска коңгырт чәчле, соргылт-яшел күзле. Өстенә нәрсә киеп чыгып китүе билгесез.

Егет турында белешмә булган кешеләргә шалтырату өчен номер: 8-800-700-54-52 яки 112.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар