«Улымны чумарга өйрәтә идем». Казанда яшәүче ир-ат суга сикереп муенын сындырган
Ир-ат башы белән суга чумган һәм аяклары оеп китүен абайлап алган.
Казанда яшәүче ике ир-ат суга сикереп, муенында умыртка баганасын сындырган. Хәзер алар реанимациядә ята. Бу турыда Татарстан 24 хәбәр итте.
Имгәнгән кешеләр сүзләренчә, алар игътибарсызлык аркасында имгәнгән, су тирәнлеген исәпкә алмаган.
Ир-атларның берсе хастаханәдә яткан килеш интервью бирә. Ул исемен атамаска һәм йөзен күрсәтмәскә үтенә.
Ул узган ялларда гаиләсе белән комлыкка барган. Улын суга чумарга өйрәтергә теләгән. Пирс сайлап алганнар, тик ир-ат су тирәнлеген карамаган. Баласы суга сикергән, аның өчен тирәнлек җиткән. Үзе исә башы белән чумган һәм аяклары оеп китүен абайлап алган. Ул беразга аңын югалткан булуы да ихтимал.
«Суга бәрелдемме, төпкә бәрелдемме — белмим», — ди ир-ат.
Бәхеткә, якында гына аның хатыны була. Ул шаһитлар белән бергәләп ирен судан алып чыга. Аннары ашыгыч ярдәм килә һәм ир-атны реанимациягә илтәләр. Аның диагнозы — муен умырткалары сыну.
Табиблар сүзләренчә, мондый травма бик җитди санала, аңа операция ясау таләп ителә. Муен умырткалыгы зарарланудан тыш, аяклар имгәнгән очраклар да була. Су төбендә пыяла кисәкләре, ватык шешәләргә яралану очраклары бар.
Ел саен унлап кеше игътибарсызлык аркасында инвалид кала, дип кисәтә табиблар.