Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Улыма ярдәм итегез": Татарстан егете мунча кергәч, үлгән

Бакча участогында төзелгән мунчадан чыккан улына әтисе ачыргаланып "ашыгыч ярдәм" чакырган.

news_top_970_100
"Улыма ярдәм итегез": Татарстан егете мунча кергәч, үлгән
Мунчага кереп чыккач, яшь егетнең үлеме турында "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.

Чаллыдагы "Турбина" дача участогында яшәүче ир-ат "ашыгыч ярдәм" чакырган. "Улыма ярдәм итегез", дип ачыргаланган ул.

Тик фаҗига урынына килгән табиблар берничек тә ярдәм итә алмаган. Алар егетнең үлемен раслаган.

Бик дулкынланган әтисе сүзләре буенча, мунчага кереп чыкккач, аның улының хәле киткән. Мунча бакча участогында төзелгән булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Чаллы егете йөрәк өянәгеннән үлгән.

Соңгы диагнозны судмедэкспертлар куячак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100