Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улыма әнисе булмавын ничектер әйтергә кирәк». Яшь әни икенче баласын тапкач үлгән

news_top_970_100

Түбән Тагилда 33 яшьлек Ольга Р. бала тапканнан соң берничә көн узгач вафат булган. Тол ире сүзләренчә, аның башы авырткан. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.

Матбугат чаралары белешмәсе буенча, Ольга 9 февральгә каршы төндә балалар хастаханәсендә үлә. Биредә аның яңа туган сабые ята.

28 гыйнварда ул икенче баласын кесарев кисеме ясап тудыра. Сабыйның сәламәтлеге белән проблемалар була, шуңа күрә Ольга хастаханәдә озаграк ята. Яшь әни инде өйгә чыгарга җыенганда гына, 9 февральгә каршы төндә вафат була.

«Табиблар аның башы авыртуга зарлануын әйтә. Йөкле чакта анемия булды, башка проблемалары булмады. Кесарев кисеме ясагач, УЗИдан карап, бар да яхшы, диделәр», – ди тол ир.

Ольга улына Владислав дип исем кушарга өлгерә. Ул озак кына балага уза алмый, Владислав көтелгән бала була. Ире сүзләренчә, ул хастаханәдән көн саен шалтыратып тора.

«Соңгы тапкыр Ольга миңа кич белән шалтыратты, аруын, баланы ашатырга баруын әйтте. Баланы 3 сәг саен ашатасы булгач, бәлки, йокы җитмәгәндер», – ди ире Михаил.

Табиблар Михаилга әйткәнчә, Ольга өзелгән тромб аркасында үлгән булуы ихтимал. Ләкин әле экспертиза нәтиҗәләрен көтәргә кирәк.

Ольга үзе дә озак вакыт шәфкать туташы булып эшләгән.

Әлеге фаҗига белән матбугат чаралары кызыксынгач, хастаханәдә яшь әни үлемен раслаганнар. Ләкин өстәмә белешмә бирмиләр. Хәзер тиешле экспертизалар ясала.

Хәзер Ольганың гаиләсе олы улына әнисенең үлеме турында әйтергә тиеш. Михаил сүзләренчә, 6 яшьлек малай әнисе кайда булуын аңламый, әтисе бүлмәдән чыккач, елый башлый.

«Улыма әнисе булмавын ничектер әйтергә кирәк», – ди әти кеше.

«Олы улым аны югалтты. Хәзер мине дә гел югалта, бүлмәдән чыгуга ук еларга тотына. Без аңа берни әйтмәдек әле. Бүген кич бергә җыелып, әнисенең башка булмавын әйтербез», – ди Михаил.

Яңа туган сабый әлегә әнисе үлгән хастаханәдә ята. Тиздән аны өйгә чыгаралар. Михаил, балаларны тәрбияләүдә әбиләре ярдәм итешер дип өметләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100