Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Улым, зинһар кайт!” 17 яшьлек Марсельнең әнисе югалган улына "Интертат" аша мөрәҗәгать итә

17 яшьлек Марсель Ахунов шимбә, 22 сентябрьдә кичке алтылар тирәсендә өйдән чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Китәр алдыннан егет барлык дусларына рәхмәт һәм ярату сүзләре язып җибәргән. Дусты белән очрашуын башка көнгә күчереп, үзе белән бары тик паспортын гына алып киткән егеткә әнисе Эльвира “Интертат” аша мөрәҗәгать итә.  PS. Бу мөрәҗәгать 24 сентябрьдә 11 сәгатьтә чыккан иде. 18.00 сәгать тирәсендә Интертатка малайның табылуы хакында яздылар. 

news_top_970_100
“Улым, зинһар кайт!” 17 яшьлек Марсельнең әнисе югалган улына "Интертат" аша мөрәҗәгать итә
Марсель Ахунов Казанның мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумының 2нче курсында белем ала. 
 
-Улым укудан соң өйгә кайткан. Хәзер инде без аның кичке алты тирәсендә чыгып киткәнен беләбез. Ноутбукта браузер тарихы күрсәткәнчә, улым интернетка соңгы тапкыр 17:22 сәгатьтә кергән. Минем белән ул соңгы тапкыр 13:14 сәгатьтә төшке аш вакыты тирәсендә сөйләште. Барысы да бик яхшы иде. Улым ул вакытта өйгә кайтырга җыенып йөри иде. Без шушы вакытта авылда минем әнинең туган көнендә булдык. Марсель, ял көнне уку булу сәбәпле, безнең белән авылга кайта алмады.

“Очрашуны да күчерде...”

Марсель 22 сентябрь төнендә иң якын дус егете белән бергә кунарга тиеш булган. Әмма билгесез сәбәпләр аны бу очрашуны икенче көнгә күчерергә мәҗбүр иткән.
 
- Бу егетне без дә бик яхшы беләбез. Ул - Марсельның иң якын дусты. Егетнең әти-әнисен дә бик яхшы беләбез, барысы да бик әйбәт булырга тиеш иде. Дус егете белән улым соңгы тапкыр дүртенче яртыда (15:30) күрешкән. “Бүген күрешә алмабыз инде, өй эшләре бик күп, аларны эшләргә кирәк” дигән һәм очрашуны башка көнгә күчергән. Без моның сәбәпләрен белмибез, аларны дус егете дә белми. Нәрсә әйтәсең инде, алар бит яшүсмерләр, сәбәпләрен белешеп тормыйлар. Бу безгә, зурларга гына кирәк. Аларга “Әйдә, ярар, икенче көнне” дигән сүз җитә. Шуңа күрә дә инде дус егете нигә очраша алмауларының сәбәпләрен белешеп тормаган. Социаль челтәрләргә Марсель соңгы тапкыр кичке дүртенче яртылар тирәсендә кергән һәм барлык якын дусларына мөрәҗәгать иткән. “Әле ярый минем шундый дусларым бар. Булуыгызга рәхмәт. Сез барыгыз да шундый яхшы. Мин сезне яратам”, дигән сүзләр язып җибәргән. Һәм шушы хәбәрләрдән соң ул элемтәгә бүтән чыкмады...

“Марсель безнең белән саубуллашты...”

Дуслары Марсельның әлеге хәбәрләрен саубуллашу дип кабул иткән. Әмма ул моңа кадәр дә шундый сүзләр әйтә торган булган. Әнисе улын хисләрен, мөнәсәбәтен тулысынча ачык итеп күрсәтергә өйрәткән. Шул сәбәпле егет беркайчан да күңелендәге хис-тойгыларын яшермәгән. Марсель әнисе белән дә төрле темаларга еш сөйләшә торган булган. Шуңа күрә әнисе моны саубуллашу дип кабул итә алмый, ул 50/50, ни уйларга да белмибез, ди. 
 
-Улыбызның барлык дусларын да беләбез. Алар безгә кичә Марсельны эзләргә ярдәм иттеләр. Кая китүе аңлашылмый. Телефонын өйдә чишенү бүлмәсендә калдырган. Миңа калса, ул өске киемен кигәндә төшеп калган. Шуңа охшап тора. Бәлки инде махсус рәвештә калдыргандыр, кем белә, әмма минемчә телефон төшеп калган. Марсель үзе белән өйне бикли торган ачкычны алган. Үзендә булган башка бер ачкычны да алмаган. Өйне бикләгән дә киткән. Домофон ачкычын һәм паспортын алган. Паспортын тапмадык. Ә дача ачкычларын, дәү әнисенең ачкычларын, гомумән әйткәндә, безнең өйдә булган башка бер ачкычны да алмаган. Паспортын, әйтүемчә, аның әйберләре арасында тапмадык. 
 
Марсельның бераз вак-төяк акчасы да булган, әмма берәр кая китәрлек, билет сатып алырлык акчасы булмаган. 
 
-Ул уку өчен түләргә тиеш иде. Бу акча да өйдә. Аның шул вак акчасы гына булгандыр инде. Вокзалларны һәм башкасын без тикшердек. Электричкада киткән булса гына инде, анда теркәп бармыйлар. Бәлки ул йөреп кайтырга гына киткән булгандыр. Чөнки үзе белән артык бер әйбер дә алмаган. Шәхси чыгымнарга без аңа миллионнап бирмибез, ашарга җитәрлек итеп кенә бирәбез. Аның дуслары, танышлары, дусларының әти-әниләре белән дә сөйләштек. Ул качып ята ала торган бар җирләрне дә карадык.

Эльвира Марсельнең, яки аның кайда икәнен белгән кешеләрнең элемтәгә керүен сорый. Фотолар әнисенең рөхсәте белән бирелә.
 

“Улым, зинһар, кайт!..”

Марсельның әнисе Эльвира улы белән хәтта тәмәке турында да сөйләшә икән. Марсель әнисеннән бернәрсә дә яшерми торган булган, тәмәке тартып караса да, сыра эчеп караса да, әйткән. Әнисе Марсельнең барлык планнары турында да хәбәрдар булган. 
 
-Эчке эшләр министрлыгына да шул ук көнне, улыбыз элемтәгә чыкмагач ук хәбәр иттек. Кулдан килгән бар әйберне дә эшләдек инде. Полиция да эзли, дуслары да эзли, без дә эзлибез...

Марсель гаиләдә олы бала. Әтисе – Наил, әнисе – Эльвира, сеңлесе – 8 яшьлек Милена. Әнисе Эльвира “Интертат” аша улы Марсельга болай дип мөрәҗәгать итә: 
 
“Улым, без сине яратабыз! Син безгә бик кирәк! Мин сиңа гел "мин сиңа булышам, без барлык әйберне дә хәл итә алабыз", дип әйтә идем. Улым, бәлки син ни өчендер ояласыңдыр? Бәлки, нәрсәдер турында әйтергә оялып торасыңдыр? Зинһар, кайт өйгә! Әйт! Без сине бик көтәбез... Зинһар...” 
 
Хөрмәтле укучыларыбыз, Марсель өеннән кара курткадан, капюшонлы соры толстовкадан, зәңгәр чалбардан һәм яшелле-аклы кроссовкидан чыгып киткән. Әгәр дә сез 17 яшьлек Марсель Ахунов турында нидер беләсез икән, “Лиза Алерт” волонтерларының эзләү-коткару отряды номерына 8 (800) 700-54-52 яки 02, 102 номерларына шалтыратып әйтүегезне сорыйбыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100