Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улым - яхшы кеше!» Ике авылдашын үтергән Актаныш егетен 19 елга утырттылар

Узган җәйдә Актаныш районындагы бер авылда коточкыч фаҗига булды. Бер авылда ир һәм хатын бер үк көндә һәлак була. Аларны шул авылда яшәүче яшь егет үтергәне ачыклана. Суд бу җинаятьтә гаеплене 19 елга ирегеннән мәхрүм итте.

news_top_970_100
«Улым - яхшы кеше!» Ике авылдашын үтергән Актаныш егетен 19 елга утырттылар
Автор

Актаныш районының Әҗәкүл авылында яшәүче 26 яшьлек Илвир Шәемов 2 июльдә үзенең танышы, 64 яшьлек Рәфит Якупов янына кунакка керә. Бу фаҗига хакында «Интертат» та «Үкенгәндер, елыйдыр да» дигән мәкалә чыккан иде.

Ир-атлар табын корып утыра, эчәләр һәм ызгышып китәләр. Кунак егет кулына эләккән пычак белән хуҗага ташлана. Соңрак тикшерүчеләр ирнең мәетендә 54 пычак ярасы саный. Бу яралардан ул шунда ук вафат булган.

Танышын үтергәннән соң Шәемов яңа компания эзләп китә. Якында гына олы яшьтәге ялгыз хатын яшәвен исенә төшерә.

Кызганыч, кәеф-сафаның монысы да аяныч төгәлләнә. Илвир хуҗабикә белән нидер бүлешә алмый һәм янә пычакка тотына. Рәҗәп Закирова да пычак яраларыннан һәлак була.

Илвир Шәемовны тиз арада кулга алалар. Ул үзенең җинаятьче булмавын әйтә. Киресенчә, хуҗаларны гаепли, аздан гына ярсу танышларының корбаны булмый калуын әйтә. Ызгышны алар башлады, сакланырга туры килде дип ышандырырга тырыша, янәсе болай ук вәхшиләрчә килеп чыгасын көтмәгән.

Хөкем карарын укыганда Шәемовның әнисе дә бар иде. Улының тыныч егет, йөк ташучы булып эшләвен, хуҗалык эшләрендә булышуын сөйләде.

«Улым яхшы кеше, конфликтка керә торган түгел, авылдашлар да аның хакында яхшы итеп телгә ала. Ул миңа пенсионерлар янына нигә керүе, нәрсә бүлешә алмаулары турында сөйләмәде. Мин барысын да танышлардан гына ишеттем. Бары тик тәмәке сорарга, сөйләшергә кергәнен генә әйтте, күрәсең, эчкәннәрдер инде. Илвир сыра эчә, аны бик нык исерек килеш күргәнем булмады», — дип сөйләде гаепләнүченең әнисе.

Ана кеше сүзләренчә, улының ике корбаны да эчәргә яраткан. Һәлак булган Рәфит Якуповның авылда сугыш чукмары саналуын, еш кына сугышып-талашып йөрүен сөйләде.

«Бер-ике тапкыр авыл буйлап балта, пычак күтәреп тә йөрде. Әҗәкүлдә аннан бәләкәй балалар да, олылар да курка иде», — дип өстәде ханым.

Дәүләт гаепләүчесе сүзләренчә, үтерүдән тыш, башта Шәемовны ике корбанын да көчләүдә гаепләгән булганнар.

«Судта Шәемовны 19,4 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорадым. Корбаннарын көчләү факты судта расланмады. Ул үтерүдә генә гаебен таныды, корбаннарга карата җенси көч куллануны кире какты», — диде прокурор Наил Уразбаев

Үтерелгән пенсионерларның туганнары да судка килгән иде. Аларның берсе — Рәҗәп Закированың сеңлесе. Ул апасының әдәпле хатын булуын һәм эчмәвен әйтте.

«Апа берничә ел элек ирен җирләде, ялгыз яши иде. Шәемов ул кичтә Якуповны үтергәннән соң авыл буйлап йөргән, нигә нәкъ менә аның янына кергәнен аңламыйм. Ялгыз яшәгәнгә күрәдер, мөгаен. Миңа ул бик исерек булган дип сөйләделәр», — диде һәлак булган хатынның сеңлесе.

Ике корбанның да туганнары мораль компенсация өчен берәр миллион сорады. Суд аларны өлешчә канәгатьләндерде һәм һәрберсенә яртышар миллион сум бирергә дигән карар чыгарды.

Шәемов хөкем карарын тыныч кына тыңлады. Йөзен тырышып-тырышып капюшоны һәм башлыгы белән яшерде һәм әнисе ягында бер караш та ташламады. Судьяның хөкем карары турында биргән соравына Илвир сүзсез генә башын селкеде һәм тыныч кына «Әйе, килешәм» диде.

Гаепләнүченең әнисе дә үзен тыныч тотты, судьядан күзен дә алмады. Хөкем карарын укыганнан соң ашыгып залдан чыгып китте.

Суд Шәемовның гаепле дип тапты. Ир-егет алдагы 19 елны кырыс режимдагы колониядә уздырачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100