Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улым үзеннән карт кызга өйләнмәкче була...»

news_top_970_100

Күптән күрмәгән танышым белән сөйләшкән идем. Зарланды да зарланды.

«Безнең хәлләр бик авырлашып китте, — дип башлады ул сүзен. — Яраткан кече улым өйләнергә җыена».

«Соң, өйләнсә, сөенергә кирәк!» — дим.

«Әле институтны бетермәде дә бит», — ди. «Ярар инде, гаиләле булыр, бала табасы юк бит», — дим. Ул кулын гына селтәде.

«Үзенә тиң кызга өйләнсә, сүз әйтер идеммени мин! Бөтенләй тиң түгел кызга ияләште бит. Син беләсең бит инде, нинди тырыш малай иде ул, мәктәптә үк эшләде, хәзер дә эшли, җәй буе «доставка»да эшләде. Белә идем инде мин аның кызы бар икәнен, нигә таныштырмый икән, дип шикләнә идем. Безгә ошамасын белгән инде ул аның.

Алып кайтты кызын. Күрүгә үк коелып төштем. Мин әйбәт әни булырга тырышам, улларымны киленнән көнләшмим, дип уйлап куйган идем улларым үсеп җиткәнче үк. Юк, булмый икән ул — ошамаса, ошамый инде кеше. И Ходаем! «Жанна» дип таныштырды исемен үк. Мин аны безнең халыктан түгел дип торам. Үзе «Җәмилә» икән, исемен ошатмый, шулай «Жанна» дияргә куша икән. Мин бит инде әтисе белән акыллы, тәртипле кыз булсын дип телим. Ә бу!!! Каян тапкан ул аны! 30ны узган инде. 5 яшьлек баласы да бар икән. Инде ярар, мин инде анысы белән дә килешер идем, тормышы барып чыкмаган, дияр идем. 30 гына булса икән әле аңа. Аннары кияүдә булып тапкан булса икән баласын. Юк, кияүдә булмадым, ди. Ярар, алданган кыз бала, дияр идем. «Яраткан кешемнән таптым», — ди. Ә безнең улыбыз кем була инде? Шулай дигән идем: «Ул хәзер «Бывший» инде», — ди.

Аның киенүен күрсәгез! Ул бит инде танышырга килә: без, начармы-яхшымы, аның кайнанасы белән кайнатасы бит инде. Джинсы кигән, аягында — шлепанцы, өстенә эчке киемсез генә футболка кигән. Ирем алдында оят! Бала тапкан хатын бит инде ул, шуны да белмәскә. Чәченең ярты ягын зәңгәргә буяткан, иреннәре әллә нинди куркыныч зәңгәр төстә. Тырнаклар — кап-кара. Беләкләрендә — татуировкалар.

Минем үземнең дә яшь чагым булды инде, без дә бизәндек тә, кыска итәк тә кидек... Әллә нинди модалар чыкты безнең заманнарда да, әниләр орыша иде, алардан орышыла-орышыла, качып бизәнеп йөрдек. Ну бит инде егетнең әнисе белән танышырга барганда рәтле итеп киенә идек! Клубка чыгу — бер нәрсә, ә бу — бөтенләй башка бит инде. Ул бит инде бала анасы! Күлмәк киеп булмыймы? Бу — безне бит инде бөтенләй хөрмәт итми, дигән сүз! Чалбар кисә дә сүз юк, әмма ертык джинсы урыны түгел бит инде! Хатын-кызда аз гына булса да оялчанлык, тыйнаклык хисе булырга тиеш бит инде. Шаккаттым оятсызлыгына».

«Улың ни диде соң?» — дип сорыйм.

«Жанна — дизайнер, алар инде шундый бераз сәер кешеләр булалар, миңа ошый, — ди. — Художник ул, син аны аңламыйсың, — ди. —Мин аны яратам, ул шундый креатив кыз», — ди. Акылдан язган ул малай минем».

«Кайда яшиләр соң?» — дип сорагач, ул бөтенләй кызып китте.

«Үзенең квартирасы бар икән. Малайны шунда алып китәбез, ди. Ә син аның ничек итеп сөйләшүен күрсәң әле! Ярар, яшәргә урыны бар икән, бик әйбәт. Ул улымны гына түгел, безне дә биетергә тырыша кебек. Шундый өстән торып сөйләшә сыман — чыдап торырлык түгел. Мин токмач ашы ашамыйм, ди. Бәрәңге ашамыйбыз, ул «колхозно» ди. Тәмәке тарта!»

«Хәзер кеше тарта инде...»

«Тарта шул. Электрон тәмәкенең зыяны юк аның, дип сөйләп тора әле! Телевизорда көн-төн «зыянлы» диләр, врачлар әйтә, ә бу — «зыяны юк!» Каян чыгып әйтә ул? Врачмы әллә ул? Карамаячак бит инде ул улымны. Тәмәке тартырга өйрәтер — шул булыр. Малай бит безнең кечкенәдән сәламәтлеккә туена алмады, аны әйбәт ашатырга кирәк, тәртип белән... Ә бу Жаннасы белән ничек яшәр соң ул? Кофе, доширак, тәмәке. Ирем дә шулай ди...»

«Улың ни ди соң?»

«Иң авыры да шул: улым минем бер сүземне дә тыңламый. Әтисенекен дә ишетми. Әтиләре инде ризалашты да. «Яшьләр бит, үзләре хәл итәр, тормыш шулай алга бара», – ди. Минем менә йөрәгем елый, ни булыр икән дим. Ә болар инде, аерым яшибез, борчылмагыз, диләр. Үзе әшәке дә кебек түгел ул, елмая да безгә карап, әмма ул ихлас елмаю түгел кебек... Мин бит улыма бәхет кенә телим, менә нишләргә икән инде болар белән хәзер? Улым әйтә, туй уздырабыз, ди. Туйга безнең яклар киләчәкләр, моны күрәчәкләр инде. Яшереп калырдай әйбер дә түгел. Үземне «ярый, улым исән-сау бит, кемнеңдер баласы яшьли үлә дә» дип тынычландырырга да тырышып карыйм — барып чыкмый. Әйт әле, менә миңа нишләргә икән?»

автор: ЯзарЧагым

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100