«Улым сөяркәсенә өйләнде һәм минем элекке киленем белән аралашуымны ошатмый...»
Мин яхшы ул үстердем. Һәрхәлдә, кырык ел буе шулай дип ышанып яшәдем.
Рөстәмне 23 яшемдә таптым. Яшь идем, юләр идем, бәхетле идем. Балага тугыз яшь булганда, ирем безне ташлап китте. Сәбәбе гади – башка хатын-кызга, яңа тормышка, яңа офыкларга омтылды.
Ул вакытта түзә алмам, үләрмен, дип уйлаган идем. Улымны бер ялгызым, алиментларсыз, бер ярдәмсез, укытучы хезмәт хакына һәм кичләрен репетиторлык белән шөгыльләнеп аякка бастырдым.
Рөстәм минем ничек җигелеп тормыш тартканымны күреп үсте. Аны йоклый дип уйлаганда, төннәрен мендәргә капланып елауларымны күреп үсте. Мин улым беркайчан да әтисе кебек булмас дип ышанып яшәдем.
Беркатлы хатын-кыз... Инде миңа 63 яшь, тик барыбер бала-чага кебек беркатлы икәнмен әле.
Улым Гөлназ белән эшендә танышты. Ул аларның бүлегенә эшкә килде – тыныч, тыйнак, озын толымлы, уйчан күзле кыз. Ялтырап торган чибәр булмаса да, эчендә үзәге нык, ихлас күңелле иде ул.
Мин моны шундук, Рөстәм аны минем белән таныштырырга алып килгәч үк аңладым. «Улым ялгышмаган икән», – дип сөендем.
Туйны зурдан купмый гына, тыйнак итеп уздырдык. Гөлназ артык купшылык теләмәде, ә мин аңа моның өчен рәхмәтле генә булдым. Ике елдан соң оныгым Гүзәл туды. Ул сабыйны беренче мәртәбә кулыма алган көнне әле дә хәтерлим. Тәмле ис аңкып торган бәхет төенчеге иде ул. Борыны әтисенә охшаган, ә күзләре нәкъ әнисенекендәй. Шул мизгелдә тормышымдагы авырлыкларның юкка булмавын төшендем. Шушы ялгыз үткән еллар, авыр эш, йокысыз төннәр – барысы да мине шушы нәни кызчыкка алып килде.
Рөстәм белән Гөлназ алты ел бергә яшәделәр. Мин алты ел буе аларга һәр шимбә саен барып йөрдем. Гөлназ өй эшләрен караганда, Гүзәл белән урамда, паркта йөрдем. Киленем белән сөйләшеп сүзләребез бетми иде. Ул еш кына миннән киңәш сорый һәм аларны тота иде. Буйсынырга теләгәнгә түгел, ә хөрмәт иткәнгә. Бу бит хәзер сирәк күренеш.
Ә соңыннан барысы да җимерелде.
Бер ел элек Рөстәм гаиләсеннән китүен әйтте. Кич миңа шалтыратып, шундый эшлекле тавыш белән хәбәр итте, әйтерсең лә эшен генә алыштыра.
Әни, без Гөлназ белән аерылышабыз. Ни булды дисеңме?.. Берни дә булмады. Хисләр сүнде. Була торган хәл, – диде.
«Була торган хәл». Бу хәзер аның яраткан сүзе. Гүя бу сүз барысын да аңлата: хисләр сүнә – була инде; алты ел бергә – була инде; бала бар – була инде...
Ә чын дөресен мин улымнан түгел, киленемнән белдем. Ул аерылышудан бер атна узгач шалтыратты. Тавышы тыныч, тигез иде, әмма соңгы көченә түзеп торганын барыбер аңладым. Рөстәмнең инде бер ел буе башка хатын-кыз белән очрашып йөргәнен сөйләде. Ул хатынның исеме Сиринә икән, Рөстәм белән бергә эшлиләр. Рөстәм аңа фатир яллаган булган һәм Гөлназга аерылышырга теләвен әйткәнче үк Сиринә янына күченгән.
Улым бер ел буе барыбызны алдап яшәгән. Димәк, ул өенә кайткач, йоклар алдыннан кызын үбеп, хәерле төн тели, хатыны белән бергә йоклый – ә бу вакытта аның икенче тормышы була. Яшерен, кабәхәт тормышы. Башкача атый алмыйм.
Улыма кычкырмадым, ачуланышмадым. Ә ни өчен? Ул кырык яшьлек ир-ат, үз башы бар. Аны инде киредән тәрбияләп, почмакка бастырып булмый. Мин бары тик уйлаганымны гына әйттем һәм башка бу хакта сүз кузгатмадым.
Улым зур кеше, үз тормышын үзе сайлый. Әмма миңа аның бу сайлавы бер дә ошамый, ул миндә җирәнү уята. Мин аның әнисе, әмма намусы түгел. Күрәсең, ул намусын кайдадыр югалткан.
Сиринәне мин өч ай узгач күрдем. Рөстәм аны минем белән «таныштырырга» алып килде. Чибәр, озын аяклы, озын тырнаклы, ясалма керфекле... Бөтен кыяфәте ясалма.
Аның киң елмаюыннан читкә борыласым килде. Усаллыгымнан түгел, ә ясалмалыкны чакырымнан ук сизгәнгә – 37 еллык укытучы стажы үзенең эшен эшли. Мин Сиринәгә карата ягымлы булдым. Чәй эчердем, сөйләшеп утырдык. Тик арада җылылык, ихласлык булмады. Кыланып утыра да алмыйм, теләмим дә.
Ә Гөлназ белән аралашуымны дәвам иттем. Башкача мөмкин дә түгел. Гүзәл – минем оныгым, ул әнисе белән яши. Мин шалтыратам, кунакка барам, ялларда Гүзәлне үземә алам.
Оныгыма алты яшь, ул хәзер әтисенең ни өчен башка җирдә яшәвен аңлый алмый. «Әти безне яратмый башладымы?» – дип сорый. Гөлназ баланың күңелен яраламас өчен һәрвакыт җылы сүзләр таба.
Мин Гөлназ белән үч алу яки кемнедер чеметтереп алу өчен аралашмыйм. Киленемне яратам, ул яхшы кеше, оныгым өчен – үрнәк әни. Аерылышу – ул Рөстәм белән икесе арасындагы кәгазь генә. Ә ул кәгазьдә мин юк.
Элекке киленем белән аралашуым Рөстәмгә ошамады. Бер ай элек ул миңа Сиринәне калдырып кына килде һәм сүз башлады. Мин ул сөйләшүне беркайчан да онытмам.
Әни, Гөлназ белән аралашудан тукта, зинһар. Сиринә бик борчыла. Минем элекке хатыныма булышуыңны авыр кичерә. Син аны кабул итмәгән кебек килеп чыга бит, – диде улым.
Ә мин аны кабул итәргә тиеш тә түгел, улым. Мин үз оныгыма әби булырга тиеш, – дидем.
Син Гүзәл белән Гөлназдан башка да күрешә аласың бит. Мин аны сиңа үзем алып килермен. Ике атнага бер мәртәбә өч сәгатькә – шул җитмиме? – диде Рөстәм.
Мин туктап калдым. Улымның планы шундый иде... Мин үз улымны танымадым. Ул үз сүзләрен түгел, ә Сиринә өйрәтеп җибәргән сүзләрне кабатлый иде.
Мин тыныч кына, кычкырмыйча баш тарттым: «Гөлназ – оныгымның әнисе. Күпме телим, шуның кадәр аралашачакмын. Кемнеңдер моны авыр кабул итүенә төкереп бирәм».
Рөстәм утырган җиреннән торып, ишеккә юнәлде. «Алайса, мин дә синең белән аралашмаячакмын, әни», — диде.
Шулай диде дә чыгып китте. Инде бер ай шалтыратмый, язмый. Туганнарым аның минем белән «араны өзүе» турында җиткерделәр. Тапкан сүз диген...
Бу ялларда Гөлназ миңа оныгымны алып киләчәк. Коймаклар пешерәчәкбез, рәсем ясаячакбыз, мультиклар караячакбыз. Мин әби булачакмын, һәм бу бәхетне миннән бернинди Сиринә дә тартып ала алмаячак.
Ә Рөстәм... Мин кырык яшьлек ир-ат өчен җавап бирә алмыйм. Ул үз юлын үзе сайлады. Әнисен, кызын һәм бер дигән хатынын сөяркәгә алыштырды. Моның өчен җавапны да үзе бирер.