Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улым, сине һәрчак яратырмын» - Башкортстанда гөмбә ашап агуланган нәни малай үлгән

Тикшерү эшләре бара.

news_top_970_100
«Улым, сине һәрчак яратырмын» - Башкортстанда гөмбә ашап агуланган нәни малай үлгән
pixabay.com

Башкортстанның Мәләвез районара тикшерү бүлеге җиде яшьлек бала үлемен тикшерә. «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, июньдә бала йорт ишегалдында гөмбәләр таба. Ул әти-әнисеннән качып кына ике гөмбәне ашый. Шуннан соң баланың хәле китә. Аны биредәге хастаханәгә алып китәләр, аннары Уфа хастаханәсенә күчерәләр. Бераз вакыт узгач малайны Мәскәү хастаханәсенә алып китәләр. Бала бик каты агулану сәбәпле, вафат булган.

Кайгыга баткан ата-ана баласын югалтуга әле дә ышана алмый. Алар турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Мин аны беркайчан оныта алмыйм инде, шуны беләм. Ул минем йөрәгемдә булачак, үлгәнгә кадәр. Улым, тыныч йокла, авыр туфрагың җиңел булсын. Мин сине яратам, яраттым, һәрчак яратырмын», — дип яза әнисе социаль челтәрләрдә.

«Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклау өчен чаралар билгеләнгән, мондый хәлгә китергән сәбәпләр һәм шартлар ачыкланачак», — диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100