Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Улым начар түгел, аның янындагылар әшәке" - Биектауда яшәүче ана балигъ булмаган улының исерек булуында гаеплеләрне атады

Биектау районының Бимәр авылында исерек килеш җәмәгать урынында йөргән яшүсмер өчен әнисе җавап тота. Бу хакта Эфир 24 телеканалы хәбәр итә.

news_top_970_100
"Улым начар түгел, аның янындагылар әшәке" - Биектауда яшәүче ана балигъ булмаган улының исерек булуында гаеплеләрне атады
Мондый административ хокук бозу беренче очрак кына түгел. 

Спиртлы эчемлекләр куллануда әни кеше улының әйләнә-тирәсендәге кешеләрне гаепли: "Улым начар түгел, аның янында йөргәннәр әшәке". Әни кеше, авылны һәм дусларны алыштыру барлык проблемаларны да хәл итәр дип уйлый. 



- Миңа анда яшәве бик авыр, мин анда тора алмыйм. Мин инде авыл советына да, полициягә дә гариза яздым, миңа анда яшәргә ирек бирмиләр, - ди малайның әнисе.

Баланың диагнозы алкоголизм икәнлеге ачыклангач, хәлдән чыгу юлын эзлиләр. Әни кеше улын наркодиспансерга түгел, армиягә җибәрергә тели.  

Бу гаилә районның закон сакчыларын да битараф калдырмаган. Биектау районының прокуроры Минәкдәс Шәрәпов, беренче чиратта, гражданин буларак сөйләде:

- Без барыбыз да гаепле. Монда утыручылар да. Чөнки алар - безнең кешеләр, безнең күршеләр, мәсәлән. Без карап бетермәгәнбез, нәрсәне дә булса төзәтергә кирәк бит.

  Үзгәрү теләге егетнең үзеннән кала бар кешедә дә бар. Егет, үзенең тормыш фәлсәфәсеннән чыгып, комиссиягә килмәгән. 

"Малайга октябрьдә 18 тула, мин әнисенә 500 сум күләмендә штраф түләтергә тәкъдим  итәм", - дип белдерде Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров. 

Районда мондый "кулдан ычкынганнар" берәү генә түгел, һәрберсенең үз тарихы, үз аклануы. Кагыйдә буларак, балигъ булмаганнар комиссиясендә законны берничә тапкыр бозган кешеләрнең эшләрен карыйлар. Балага тормышның бер генә, аны бозарга ярамаганын аңлату авыр, ләкин олылар ахырга кадәр көрәшәчәкләрен әйттеләр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100