news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Улым кайтты» - Мәдинә Гайнуллина гаиләсендә зур сөенеч

news_top
«Улым кайтты» - Мәдинә Гайнуллина гаиләсендә зур сөенеч
Фото: Мәдинә Гайнуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Мәдинә Гайнуллина күңелгә үтәрлек кадрлар белән уртаклашты. Видеода – аның олы улы Илданның ил алдындагы хәрби бурычын үтәп, армиядән кайту, якыннары белән очрашу күренешләре. Актриса баласын шатлык күз яшьләре белән каршы ала, кысып-кысып кочаклый. «Улым кайтты...», – дип яза ул.

«Нинди бәхет! Елый-елый карадым бу видеоларны», «Аллаһы Тәгалә улыгызны һәрвакыт саклап йөртсен», «Булдыра торган егет. Алга таба да бәхетле киләчәк теләп калам», «Сезнең өчен чиксез шатмын», «Һай, бу әни йөрәге. Нинди куанычлы мизгелләр», «Мәдинә, сезнең белән бергә елыйм. Якыннарыгыз һәрвакыт янәшәгездә булсын», – дип комментарийлар калдыралар аның дуслары.

Мәдинә Гайнуллина – 3 егет әнисе. Алар тормыш иптәше Илдар белән Илдан, Вилдан һәм Ризван исемле малайлар тәрбияли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар