Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улым без тыныч тормышта яшәсен дип үлде»: Казанда Әниләр көненә күргәзмә ачылды

«Ватан сакчылары» дәүләт фондының Татарстан филиалында уллары махсус операциядә катнашкан әниләрнең портретларыннан торган күргәзмә ачылды. «Татарстан геройларының әниләре» дип аталган фотопроект Әниләр көненә багышланган.

news_top_970_100
«Улым без тыныч тормышта яшәсен дип үлде»: Казанда Әниләр көненә күргәзмә ачылды
Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Күргәзмәдә улларын фронтка озаткан әниләрнең 20 портреты тәкъдим ителә. Бу көчле хатыннарның кайберләренең балалары махсус операция зонасында һәлак булган. Шулай да алар проектта катнашырга һәм әлеге күргәзмә ачылышына килергә көч тапкан. Барлык фотоларда да ана карашы: кемдер – улының кителендә, кемдер – кулында медаль белән. Яннарында – улларына язылган ихлас һәм үзәк өзгеч хатлар.

Геройларның әниләрен күргәзмәне оештыручылар, «Ватан сакчылары» фонды бүлеге җитәкчесе Гүзәл Удачина һәм чараның мактаулы кунагы – ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сәламләде. Проект геройлары булган хатын-кызларга монда килү җиңел булмагандыр. Улларын махсус операция зонасыннан көтү җиңел эш түгел һәм зур хөрмәткә лаек.

Фәридә Миншагаева чара дәвамында күз яшьләрен тыя алмады. Аның бердәнбер улы Әнвәр махсус операция зонасында һәлак булган. Аңа 23 яшь була. Әнвәр радиоразведчик була, дошман ракеталары, самолетлары дислокациясен ачыклый. Әнвәр Миншагаевны, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләклиләр.

Хатын улын ялгыз тәрбияләгән, ул өйләнергә һәм оныклар белән сөендерергә өлгермәгән. Фәридә Миншагаева улы үлгәннән соң ялгыз калган.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Күргәзмәгә Россия Герое Дамир Гыйлемхановның да гаиләсе килгән. Ленария Хасбиулловна улы белән бәйле барлык чараларга йөрүен әйтә.

«Мин гел елыйм, ләкин барыбер йөрим. Шундый ул үстерүем белән бик горурланам. Аны онытмаулары мине бик сөендерә. Безне дә онытмыйлар, сентябрьдә теплоходта йөрергә чакырдылар, барысы да бик яхшы оештырылган иде. Без бик канәгать», – ди ул.

Дамирның апасы Рузилә проект авторларының фотосессия вакытында бик игътибарлы булуларын сөйләде.

«Без 2 тапкыр фотога төштек, чөнки беренче фотолар безгә ошамады һәм безгә тагын бер тапкыр фотога төшәргә тәкъдим иттеләр. Бу фотолар озак вакыт истә калачак. Без бу күргәзмәне бик көттек, һәм, ниһаять, ул ачылды», – дип уртаклашты кыз.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Розалия һәм Рафаэль Шамгуловлар махсус операциядә улларын югалткан. Аның хатыны һәм кечкенә кызы калган, аңа тиздән 5 яшь тулачак.

«Безнең улыбыз Адель хезмәт итә башлаганнан соң 1 ай үткәч һәлак булды. Моңа кадәр ул Сириядә иде. Ул Суворов училищесында укыды, аны яхшы билгеләргә тәмамлады, аннары армиягә китте, шунда контракт төзеде. Саратовта, эчке гаскәрләрдә хезмәт итте, аннары Казан спецназына күчте. Ул өлкән сержант иде. Ул шуның белән яшәде, – дип уртаклашты геройның әтисе.

Махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе бүген бик нык борчылган иде. Ире аны никадәр тынычландырырга тырышса да, ул хисләрен тыя алмады.

«Махсус операциягә китүе турында ул безгә әйтмәде. Чечняда командировкада, диде. Сириягә киткәндә дә әйтмәгән иде, мин лагерьда, дигән иде. Яралангач та, аңа госпитальгә барырга тәкъдим иткәннәр, ә ул: «Мин монда калачакмын», – дигән һәм, ярасын бәйләп, сугышка кире кайткан», – дип, елый-елый сөйли әнисе.

Бу хатын-кызларның батырлыклары улларыныкыннан ким түгел. Алар төрле чараларда катнашырга тырышалар, чыгыш ясыйлар. Алар өчен иң мөһиме – улларының батырлыкларын күрсеннәр һәм онытмасыннар.

Күргәзмә ачылышында артистлар әниләр өчен җырлар башкарды, ә балалар шигырьләр укыды. Күңелгә үтеп керерлек чыгышлар геройларның әниләрен тагын бер тапкыр елатты.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Хатын-кызларга котлау сүзләре белән Ләйлә Фазлыева мөрәҗәгать итте.

«Без бүген сезнең белән Әниләр көне уңаеннан очраштык. Әни куллары – иң җылы куллар, һәм, әлбәттә, барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән котларга, һәркемгә сәламәтлек теләргә, һәркайсыгызга көткәне өчен рәхмәт сүзләре әйтергә телим. Министрлар Кабинетында һәм «Ватан сакчылары» фондында уза торган очрашулар безгә Сезнең белән алга, җиңүгә барырга мөмкинлек бирә, сезгә, улларыгызга, ирләрегезгә, бүген илебезне яклаучыларга рәхмәт», – дип мөрәҗәгать итте проектта катнашучыларга ТР Премьер-министры урынбасары.

Гүзәл Удачина, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, безнең илдә күптән түгел генә барлыкка килгән Әниләр көне бәйрәменең иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булуына игътибар итте.

«Бу – безнең әниләребезне искә төшерү, үзебезнең дә әни булуыбызны искә төшерү өчен сәбәп. Мәхәббәт, рәхмәт сүзләрен әйтү өчен сәбәп. Бик җылы, якты гаилә бәйрәме. Минем һәр иртәм әниемә шалтыратудан башлана һәм һәр кич аңа шалтырату белән тәмамлана. Һәм мин һәрвакыт шулай булуын телим. Моның тормышымда мөмкин кадәр озаграк булуын телим. Бу озаграк дәвам иткән саен, мин дә үземне бала итеп хис итәчәкмен. Шуңа күрә мин барыбызга да балалар арасындагы җылы һәм игелекле мөнәсәбәтләрнең һәрвакыт саклануын телим. Мин бүген сезнең арада булуым белән горурланам, чөнки сез үстергән уллар – безнең арада иң яхшылары, алар – чын геройлар, без аларны һәрвакыт истә тотачакбыз», – диде фонд филиалы җитәкчесе.

Проект авторларының берсе Оксана Бородина – хәрби хезмәт ветераны, Росгвардия полковнигының хатыны. Нәкъ менә ул ирләре махсус хәрби операциягә киткән йөзләгән хатын-кызны берләштергән «Герой хатыны» фотопроектын оештыра.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Бәйрәм алдыннан без фотопортретларыбызны чыгарып өлгерү өчен бик тырыштык. Бу фотопроект – патриотик һәм уникаль. Ул бүген әлеге филиал диварларын гына түгел, ә Россия җиренең барлык почмакларын да үз эченә алды. «Татарстан геройларының әниләре» проекты үз тормышлары бәрабәренә хәрби операция зонасында тынычлык өчен катлаулы хәрби бурычларны үтәүче гади егетләребезнең батырлыгын искә төшерергә тиеш», – дип сөйләде ул.

Чарада образ өстендә эшләгән визажистларга һәм проект өчен 30 портрет төшергән фотограф Сергей Акимовка рәхмәт белдерделәр.

«Фотоларны төшерү җиңел булмады, мин һәр әнинең күзләренә карадым. Һәркемнең үз язмышы бар. Алар барысы да үзләрен бик лаеклы тоттылар, төшерү эксцессларсыз үтте, барысы да тиз эшләде. Мин әниләргә үзләрендә көч тапканнары һәм киләчәк буыннар өчен бу истәлекне калдырганнары өчен рәхмәтлемен», – дип уртаклашты ул.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Солдатларның әниләрен котларга дип, хәрбиләр дә килде. Алар хатын-кызларга сабыр булулары өчен рәхмәт белдерде һәм чәчәкләр бүләк итте. Чара ахырында сүзне фотопроектта катнашучы әниләрнең берсенә бирделәр.

«Улымны мобилизация буенча чакырдылар. 4 июльдә улым Донецк янында һәлак булды, ул Ватанны намус белән яклап, без – Россия халкы – тыныч тормыш алып барсын өчен көрәште. Мин улым белән горурланам», – диде ул, елый-елый.

Әниләрне гомуми фотога төшергәннән соң, бәйрәм төшке ашына чакырдылар. Бүген алар өчен үз балалары турында сөйләү җиңел булмады, әмма шул ук вакытта, алар барысы да Ватанны саклаганда гаҗәеп батырлык һәм геройлык күрсәткән уллары белән чиксез горурланалар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елның 22 ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин Россиядә Гаилә елын уздыру турында указга кул куйды. Мондый карар гаиләне һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштырырга тиеш.

Экспертлар фикеренчә, Украинада дәвам иткән махсус операция шартларында дәүләтнең бурычы – махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү. Гаилә елында хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү – эш юнәлешләренең берсе булачак.

«Татар-информ», Елена Фенина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100