Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улым акчасын өч төрле копилкага җыя» - ничек баланы акча эшләргә өйрәтеп үстерергә?

Кайчак әле мәктәп яшенә дә кермәгән сабыйларның үз копилкасы, үзләре хәл итә торган акчалары була. Балалар арасында блогерлар да, хезмәт белән акча эшләүчеләр дә юк түгел. Кайбер мәктәпләрдә укучылар үзләре бизнес-план уйлап, шуның нигезендә продукция булдырып саталар. Шул рәвешле акча эшләргә өйрәнәләр.

news_top_970_100
«Улым акчасын өч төрле копилкага җыя» - ничек баланы акча эшләргә өйрәтеп үстерергә?
Салават Камалетдинов

Акчаның кадере, аның кыйммәте турында балага ничек җиңел генә аңлатырга мөмкин? Барлык төр тәрбия белән беррәттән, финанс тәрбиясен балага кечкенәдән ничек аңлаешлы итеп төшендерергә? Шул хакта без ике егет, бер нәни кыз әнисе, эшмәкәр Гөлнара Нурмөхәммәтова белән сөйләштек. Ул үз гаиләсе мисалында балаларына акча мәсьәләләрен ничек, нинди тәртиптә төшендерергә тырышуы турында сөйләде.

«Балам акчасын өч төрле копилкага җыя»

Гөлнара, сез балаларыгызны дөрес тәрбияләүгә зур игътибар бирәсез. Аларны әхлаклы, намуслы, дини яктан тәрбияле, тәртипле, хезмәт сөючән итеп үстерәсез. Инде финанс яктан белемле итүгә керешкәнсез. Моңа нәрсә сәбәпче булды?

Һәр әти-әни үз баласына яхшы тәрбия бирергә омтыла һәм тормышта төп максат итеп куя. Хәзерге катлаулы заманда балаларыбызга туры юл күрсәтү, минемчә, бик зарур. Аллаһы Тәгалә безгә балаларыбызны бит амәнәт итеп тапшырган, ягъни бу дөньяда тәрбияләү өчен биреп торган. Бу тәрбия өчен без Аллаһы Тәгалә каршында әле җаваплы булачакбыз. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, бүген мөмкинлекләр күп. Тырыш кеше мал, акча таба белә. Ул аны дөрес итеп куллана да белергә тиеш. Моның өчен, беренче чиратта, нәфесеңне тәрбияләргә кирәк. Әгәр нәфесеңне тәрбиялисең икән, син ул акчаларны дөрес тотарга өйрәнәсең. Без дә әнә шул максаттан чыгып, балаларыбызны акчаны дөрес тотарга өйрәтергә алындык.

Аерым дәреслекләр файдаланасызмы? Балаларыгызны акча тотарга өйрәткәндә нәрсәгә таянасыз?

Без финанс белгече, икътисадый белем турында күп кенә китаплар авторы, журналист Бет Коблайнерның «Баладан финанс даһие ничек ясарга?» дигән китабын сайладык. Анда акча җыю серләре җиңел аңлатылган. Әгәр бала акча җыя башларга теләк белдерсә, аерым өч копилкага салырга кушылган, яки булган акчаларны өч копилкага бүлергә дә мөмкин.

Беренче копилка — ул зур акчалар өчен, зур күләмле әйберләр сатып алу өчен. Мәсәлән, монда балалар телефонга дигән акчаларын җыя ала. Улыбыз Аяз шушы копилкада җыйган акчасына гитара сатып алды үзенә. Икенче копилка — вак-төяк акчалар өчен. Балаларның кайчак шоколад, тәм-том ашыйсы килә, шуңа тотарга була. Һәм өченче копилка — килгән бөтен акчаларның 10% күләмендә хәйриягә тапшыру. Мин олы улымны шушы тәртиптә эшләргә өйрәттем. Әлхәмдүлиләһ, бу кызыклы закончалык бездә гадәткә әверелде һәм акча кадеренә өйрәтте. Акчалар килүгә (төрле конкурсларда катнашып, җиңү яулаган өчен яки әби-бабасы биргән акчалар булуы мөмкин), улым шундук аны хәйрия копилкасына да бүлеп, салып куя.

Әлеге китап безнең гаиләне тагын бер бик яхшы алымга өйрәтте — зур күләмдә килгән акчаны копилкага салып, шуңа нәрсәдер сатып аласың икән, копилкада, һичшиксез, тагын акча калырга тиеш. Без олылар да кайчак ялгышабыз икән, олы әйберләр, җиһазлар сатып алганда, кесәдә бер тиен дә акча калдырмыйбыз. Алай ярамаганын улыбызга да аңлатырга тырыштык.

Улыгыз Аязга беренче тапкыр акча хакында сөйләгәндә, аңа ничә яшь иде? Акча кыйммәтен ничек аңлата алдыгыз? Бу турыда балага ничә яшьтә сөйләргә кирәк дип уйлыйсыз?

Улыма акча җыюлар турында сөйләгәндә, аңа җиде яшь иде. Аңлатуы авыр булмады. Хәзер инде икенче улыбызга да 5 яшь. Аңа әлегә аңлату авыррак бара. Шулай да без: «Акчаны җыярга кирәк, акчаны тотсаң, бетә», — дип әкренләп аңлатырга тырышабыз. Дөресен әйтергә кирәк, әлегә ул «сдача» акчасын да зур күләмле акча итеп күрә. Әле яше җитмәгән, күрәсең.

Аяз сезне тыңлыймы соң? Сез биргән киңәшләрне кулланамы?

Бүген дә ул акчасын өч копилкага салып җыя. Әмма шуны әйтеп үтәсем килә — һәркемдә нәфес дигән әйбер бар, кешедә аны тәрбияләү бик авыр. Балалар аеруча нәфесне контрольдә тота белми. Балалар кибеткә кергәч тә, нәрсә күрәләр, тизрәк шуны аласылары килә. Кайвакыт мин аларны туктатып алам, чөнки алар бит — егетләр, егетләр акча мәсьәләләрендә артык хис-тойгы белән эш итәргә тиеш түгел дип саныйм. Шуңа күрә, мин аларга алга таба нәрсә аласыларын бер кәгазьгә язып куярга тәкъдим иттем. Олы улыбыз хәзер шулай язып бара. Әмма нәфесне тәрбияләү балаларда әлегә авыррак.

Балаларга, үз ихтыяҗларына тотарга мөмкин дип, ничә яшьтә акча бирергә була дип саныйсыз?

Ихтыяҗларның нинди булуына карап дип уйлыйм. Мисал өчен, Аязга хәзер 9 яшь тулды, без аңа әтисе белән акча бирә башладык инде. Ул аны таксига түләүгә һәм кибеткә кергәндә ниндидер тәм-том алуга тота. Әмма кибеткә безнең рөхсәттән башка керми. Соңгы арада телевизордан бик каты реклама бара — бер банкның 14 яшькә кадәрге балалар өчен картасы бар икән. Әтисе Аязның туган көненә, шул картага күпмедер акча салып, алып бирде. Хәзер ул карта белән эш итәргә, акчаның яртысын картада, яртысын акча янчыгында тотарга өйрәнә. Үзенчә бу бик уңайлы әйбер.

Әлегә балаларның телефоннары юк. Телефон булгач, балаларны акчаны ничек җыярга, ничек инвестицияләргә, булган акчадан ничек күп итеп акча эшләргә була икәнен аңлатырбыз. Мәсәлән, җәй көне Сабан туенда балалар миннән 5 мең сум акча алып тордылар. Шул акчага уенчыклар сатып алдылар һәм бәйрәм көнне саттылар, акча эшләделәр. Миннән алган акчаны алар кире кайтарды. Әлеге чара балаларга акча эшләү ысулының бер юлын күрсәтте, алар ничек акча арттырып булуын аңлый башлады.

Минемчә, моңа әле хәзер аз гына иртәрәк. Әмма әкрен-әкрен адымнар белән без балаларда акчаны әйләнешкә кертеп җибәрүне, акчаның кадерен белүне өйрәтербез дип уйлыйм.

Әти-әниләрегез сезне дә кечкенә чактан акча җыярга, акча тотарга өйрәттеләрме?

Безне әти-әниләр кечкенә чакта, улым Аяз кебек 8, 9 яшьләрдә акча җыярга өйрәтмәделәр. Без ашта сәдака итеп бирелгән акчаларны җыеп бара идек. Ролик алырга хыялланганым хәтеремдә. Әмма бу хыялым чынга ашмады, мин ул акчаларны тотып бетердем. Төрле тәмле ризыклар, әти-әнине сөендерү максатыннан туган көннәренә бүләкләр алганым истә. Ә сигезенче, тугызынчы сыйныфларда шундый бер хыялым бар иде — компьютер аласым килде. Аны алу өчен әтигә тәкъдим ясаганым истә: «Әйдә, әти, мин абзардагы бозауны үзем үстерәм, карыйм, тәрбиялим. Ә акчасын миңа компьютер алырга бирерсез», — дип. Әмма кызганыч, ул бозау үлеп китте, хәерле ризык булмаган, күрәсең. Әти инде, мине кызганып, компьютерны үз акчасына алды.

Аяз үзе дә әтисеннән киңәшләр сорыймы, аның хезмәт хакы күпме булуы, ничек тотуы, акча ничек җыюы белән кызыксынамы, бу турыда сораулар бирәме?

Аяз әтисеннән, әлбәттә, киңәшләр еш сорый. Әтисе дә аңа үз киңәшләрен бирә. Акчаны ничек кулланырга икәнен, акчаның ничек барлыкка килүен аңлата. Үзем балаларга хәләл акча турында күп сөйлим, акчалар хәерле булсын дип аңлатам. Хәзер социаль челтәрләрдә безнең балалар блогерларны, җырчы блогерларны карап баралар. Һәм акча тиз килә, әлеге акчалар бик җиңел бирелә дип уйлыйлар. Бәлкем шундый заманаларга да килеп җитәрбез. Әмма акчаның кыйммәте, аның кадере югала шул. Без, ата-ана буларак, балаларга шуны аңлатырга тырышабыз. Ә күпме акча эшләгәнне, өйдә күпме акча барлыгын китапта балаларга әйтергә кушылмаган, без малайларга аны я аз, я күп дип кенә әйтеп узабыз.

 Аяз кечкенә энекәшенә акча турында сөйлиме? Белгәнен өйрәтергә тырышамы?

Хәзер Аязга 9 яшь. Ул акча мәсьәләсе турында энесенә бик үк өйрәтә алмый, әмма санап күрсәтә ала. Мәсәлән, синең шулкадәр акчаң бар, аңа нәрсә алып була һәм нәрсә алырга ул җитми икәнен.

Киләчәктә Аязны банк системасы, аның эшчәнлеге белән таныштырырга планлаштырасызмы?

Алга таба таныштырасы булыр дип уйлыйбыз. Шулай да, мин процентка акча алу, акча биреп тору, акчаларны үстерү яклы түгел. Хәзер хәерле акча эшләп җыю ысуллары бар һәм без шуларны балаларга өйрәтергә планлаштырабыз.

Үзегез дә гаиләгездә Аяз кулланган системага таянып эш итәсезме? Балаларыгызга үрнәк күрсәтү кирәк дип саныйсызмы?

Аязга өйрәткән принцип буенча үзебез дә эш итәргә тырышабыз. Мәсәлән, үзем алып барган эшем — «Казан сөлгесе”ннән хәйриягә ике атнага бер, аена бер акча күчерәм. Шулай эшләгәндә бәрәкәте дә бар. Финанс тәрбиясе мәсьәләсендә иң башта үзеңне тәрбияләргә кирәк дип саныйм. Бала бездән күреп өйрәнә.

Акча тоту буенча алып барган әлеге принциплар халкыбызның гореф-гадәтләренә туры киләме?

Без балаларга акча мәсьәләсе турында гел тукып торабыз. Иң беренчедән, аякны юрганга карап сузарга кирәк икәнен аңлатабыз. Бу безнең гореф-гадәтләрдән килгән, акчаны сакчыл тоту, әрәм-шәрәм итмәү. Әгәр синең теләгән әйбереңне алырга хәзерге вакытта акчаң юк икән, кредит алмаска кирәк.

Дөрес, хәзерге вакытта кредит алган очракта, синең максатларың күбәя һәм акча эшләү мөмкинлекләрең арта дип сөйлиләр. Юк, алай түгел. Кредитлар бит алар, беренчедән, хәрам санала, икенчедән, алар кешедән күп энергия ала. Шуңа күрә, юрганга карап аякны сузасың дигәндә, акча эшләргә, аны җыярга, әйләнешкә кертергә һәм күп күләмдә эшләргә тырышырга кирәк. Без балаларны шуңа өйрәтәбез, акчаның тырыш хезмәт нәтиҗәсендә кергәнен исбатлыйбыз.

 Балаларга финанс белеме бирү, Аязны акчаны дөрес куллану принцибына өйрәткәнне сез интернет челтәрләреннән дә күрсәтеп уздыгыз. Бу мәсьәлә буенча сездән киңәшләр сораучылар булдымы? Нинди фикерләр белән мөрәҗәгать итәләр?

 Аязның копилкаларга акча җыйганы турында сөйләгәч, директ шартлый язды. Хәтта якыннарымнан күңелләре тулып, ярдәм копилкасына акча да җибәрделәр. Акча белән эш итә белү никадәр мөһим икәне тагын бер кат ачыкланды.

Ирем Азатның шундый яхшы бер фикере бар: «Үз хатаңда түгел, кеше хатасында тәҗрибә тупласаң яхшы». Шуңа нигезләнеп, без олы балалары булган тәҗрибәле әти-әниләр белән еш аралашып торабыз, алардан киңәшләр сорыйбыз. Алар барысы да бер сүздән: балаларны артык иркәләмәскә, балаларга сораган һәр әйберне алмаска, акчаның кадерен кечкенәдән үк аңлатырга һәм, әлбәттә, хезмәткә өйрәтергә кирәк дип киңәш бирәләр. Без әйткән сүзләрен принцип буларак кулланабыз.

Хәзерге вакытта психология китаплары да нык популярлык алган. Анда үзеңә бернәрсә дә жәлләмәскә, үзеңне яратырга кирәк дигән фикерләр күп яңгырый. Минемчә, бу бик үк дөрес түгел. Шуңа күрә без балаларыбыз белән үзебезнең тәҗрибә белән уртаклашабыз, белгәнебезне тапшырырга тырышабыз. Моның өчен, әлбәттә, бала каршында авторитет булырга кирәк. Ә хәзерге заманда авторитет булу җиңел түгел дип уйлыйм. Без менә шундый катлаулы, кызыклы, белем алырга омтыла торган күп мөмкинлекләр булган заманда яшибез.

«Кечкенәдән һәр нәрсәнең бәясен белдем»

Гадел Әхмәтҗанов, «Копицентр» хуҗасы, журналист:

 Балаларны акча белән ничек кызыксындырып үстерергә дигәндә, үзем алган тәрбиягә нигезләнеп җавап бирәм. Мин кечкенәдән алынган һәрбер уенчыгым, бүләк, хәтта тәм-томның да кыйммәтен белә идем. Әти-әни миңа бәһане әйтми иде. Мин аны үзем чамалыйм һәм бу әйберләрнең әти-әнинең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә алынгангын тоям. Үсә төшкәч, бу акчаларны ничек эшләргә була дип кызыксына башладым.

Акча кайдан килә, акча күбрәк булсын өчен нишләргә була, аны эшләү өчен күпме вакыт кирәк — бу сораулар бер-бер артлы миндә барлыкка килде.

Кызыгып китеп, 14 яшьтә беренче эшемә урнаштым. Дөрес, ул яшьтә бизнес ук ачып булмый инде. Шуңа да үземне журналистикада сынап карарга булдым. Район теле-радиокомпаниясендә алып баручы, хәбәрче булып эшли башладым. Шул чакта үземнең беренче хезмәт хакымны алдым. Шундый рәхәт хис иде ул. Мин үз тырышлыгым белән акча эшләдем бит! Әйтеп бетергесез рәхәт булды ул чакта. Әлбәттә, ул күп акча түгел иде инде. Журналистлар болай да бал-майда йөзми, аеруча районнарда. Ләкин үз хезмәтең биргән уңыштан да «тәмлерәге» юк.

Журналистикадагы әлеге беренче адымнар киләчәккә дә эзен төшерми калмады. Аннан соң Казандагы теле-радиокомпанияләрдә эшләдем. Бүген дә шушы өлкәгә тугры булып калам. 

Соңрак «Копицентр» ачарга булдым. Шулай әкренләп бизнеска кереп китем. Ләкин үземне бизнесмен дип әйтмим. Бу — яраткан хобби, журналистика шаукымыннан бераз тынычланып, ял итеп алу ысулы.

Аннан соң, акча табуны төп максат итеп куярга ярамый. «Акча-акча», — дип котырып булмый. Беренче урында һәрвакытта Аллаһы Тәгалә, әти-әни булырга тиеш. Аллага тапшырсаң, акча да, башкасы да була. Булганына шөкер итә белергә дә кирәк.

«Баланы мәктәпкә укырга кергәнче үк акча белән таныштырырга кирәк»

Оксана Кожевникова, эшкуар, укытучы-психолог, икътисад белгече, профконсультант:

Акча белән дөрес идарә итә белү гадәте кешедә кечкенәдән формалаша. Шуңа күрә, баланы мәктәпкә укырга кергәнче үк акча белән таныштырырга кирәк. Акчага кагылышлы мультфильмнар карарга, китаплар укырга мөмкин. Кечкенә чакта финанс тәрбиясе алмаган балалар үскәч акчаны дөрес куллана белми. Алар я бик саран, я акчаны юк-барга сарыф итә торган булып үсә.

Акчаны ничек кулланырга икәнен аңлату өчен махсус әзерлек тә кирәкми. Әкренләп кенә яшәү барышында аңлатыла бу. Балалар өлкәннәр сөйләшкәнен тыңлап үсә, аларны кабатлый. Әйтик, гаиләдә алга таба кыйммәтле әйбер алу планлаштырыла ди. Аның турында өйдә сөйләшү булмый калмый, бала моны ишетә, әлеге әйберне сатып алу өчен күп акча кирәк булуын чамалый. Тик бу вакытта алынасы әйберләрнең кыйммәтле булуына гына түгел, ә гаиләгә нык кирәкле, файдалы, сыйфатлы булуына басым ясарга кирәк.

Шулай ук җәйге ялларда диңгезгә бару өчен ай саен күпме акча җыярга, булган кредитларны каплар өчен никадәр эшләргә, гаилә кеременең ничаклы икәнлеге хакында да балалар олылар сөйләшкәннән аңлый. Аннан соң, бала уку-белемнең, белем арттыру буенча өстәмә курсларның тормышта мөһим чара икәнен белергә тиеш. Шулар ярдәмендә киләчәктә гаилә керемен арттырып булачагын ул аңласа, яхшы.

Балаларга акча турында ничек сөйлисез, игътибар итегез. «Акча зур авырлык белән килә», «Акча — пычрак», «Зур акчаларны намуслы хезмәт белән табып булмый», «Бер генә яшибез, акчаны санап тормыйк» дигән сүзләрне еш ишетеп үскән балалар алга таба акча белән аң белән, хисләнми генә идарә итә алмый. Әгәр ата-ана гаиләне бар яктан, шул исәптән акча белән дә тәэмин итә, киләчәккә ышаныч белән карап яши икән, балалары да шундый булып үсәчәк дигән фикер бар. Алар акча тота беләчәк.

Финанс белемен арттыру өчен тәҗрибә кирәк, шунсыз акча тотарга өйрәнеп булмый. Ничек кулланырга икәнен үзе хәл иткән очракта гына, акча баланың шәхси, кесә акчасы дип атала. Транспортта йөргән өчен билетка түләү һәм мәктәп ашханәсендә ашаган өчен түләү баланың кесә акчасына керми. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән кибеткә тере акчалар белән бару хәерлерәк, чөнки алынган әйберләргә күпме түләнгән, сатучы ничә сум акча кайтарган, шуны санап чыгарырга мөмкинлек бар.

Бала өчен акчаны кулда тотып карау кадерле, шул рәвешле ул аны санарга тиз өйрәнәчәк. Ә менә терминалга банк картасын куеп кына теләгән әйберне алу чыгымнарны санарга өйрәнергә мөмкинлек бирми. Аннан соң, кечкенә балалар белән гаиләгездә «Монополия» кебек өстәл уеннарын уйнарга киңәш итәм. Алар бик файдалы уеннар, санарга өйрәтә, керем-чыгым, инвестиция төшенчәләре белән таныштыра.

РФ Гражданнар кодексы нигезендә, балалар 6 яшьтә кибеттән бәясе кыйммәт булмаган әйберләрне сатып алырга мөмкин. Шушы яшьтән балага өйгә якын булган кибеттән ипи, сөт яки чәйгә кәнфит алырга рөхсәт бирергә була.

1-2 сыйныфта укучы балаларга регуляр, мәсәлән, атнасына бер, билгеле бер күләмдә акча биреп бару мөһим. Гадәттә, ул ашаган өчен түләү суммасыннан артмый. Акча күпме булган, аңа нәрсә алынган, күпме калган — журнал, блокнотка бергә язып барыгыз. Аның акчаны нәрсәгә тотканын тыныч кына, сүкмичә, кычкырмыйча тыңлагыз. Баланы санлап, аңа карата тәнкыйть белдермәгәндә, ата-ана балаларының киләчәге уңышлы булуына зур бер адым ясый — бала үз-үзенә ышана һәм алга таба ышаныч белән карый, көчле шәхес булып формалаша. Ул: «Үз акчаларым белән дөрес идарә итә алырмын», — дип яши башлый.

Бирелгән акчалар юк-барга сарыф ителер дип борчылмагыз! Бала үз хатасын күрергә, үз хатасында өйрәнергә тиеш. Ачуланмыйча, артык күзәтеп тормаганда, бала дөрес юл сайларга өйрәнәчәк. Шуны да әйтеп үтәсем килә, әгәр ата-ана теләгән һәр әйберен алып бирә, бүләк итә икән, бала сатып алу өчен хәзер нәрсә мөһим, нәрсә юк икәнен аермый башлый. Әйберләр сатып алганда, зур хыялларны тормышка ашыру өчен акчалар туплаганда, вак максатларга ирешкәндә генә баланың финанс белеме арта.

3-4 сыйныфта укыган балаларның сәүдә итү тәҗрибәсенә игътибарны арттырырга кирәк. Моның өчен баланың үзен түгел, аның сыйфатларын алга чыгарабыз, мактыйбыз. Әйтик, «Әле ярый бу кирәкмәс әйберне сатып алудан баш тарттың. Ихтыяр көче зур икән синдә», «Иң яхшысын, сыйфатлысын сайладың, булдырасың», «Татлы булса да, зарарлы ризыктан баш тарта алу хөрмәткә лаек» дип баланы үсендереп була.

Өлкәнрәк сыйныфларда укучы балаларга мөстәкыйльлекне күбрәк бирергә тырышыгыз. Әйтик, кием сайлап алуда. Моның өчен акчасын да кирәкле күләмдә кулына тоттырырга кирәк. Сыйфатсыз әйбер сатып алынганда, чегы исән булса, әйберне алыштырып булганын да өйрәтсәгез яхшы. Инде үзегезгә бөтенләй ошамаса, кире илтеп бирә алыр өчен дә бу бик файдалы. Үз чиратында, бу вакытыгызны да экономияли. Аннан соң үскән саен бала үзе сайлар, киеп карар, үзенә кирәклесен сатып алыр. Әйбер сатып алган саен бала акча тотарга өйрәнә.

Зур балалар гаилә бюджетын планлаштыруда катнашырга тиеш. Олыларның күпме эшләгәнен, коммуналь түләүләргә күпме киткәнен, электроэнергия күпме тотылганын, бензин, фатир өчен арендага түләү, дару, ризык сатып алу, укыган өчен, спорт түгәрәкләренә күпме түләнгәнен бала белергә тиеш. Шул очракта алар чыгымнарны исәпли башлый һәм гаилә керемен арттыруда үз идеяләрен дә тәкъдим итә ала хәтта. Бу эштә катнашырга ирек бирмичә, без балаларыбызны финанс тәҗрибәсеннән ераклаштырабыз.

Акча эшли башлар алдыннан, балаларга ничек акча эшләп булганын да аңлатырга кирәктер. Акча табуның куркыныч, законсыз төрләре булуын да аңлатырга. Акча эшләү теләге булып кына, финанс махинацияләрендә катнашмасыннар. Әйтик, пирамидаларда. Моны аңлату өчен гаиләдә финанс куркынычсызлыгы хакында булган уеннар уйнарга була. Мәктәпләрдә дә әлеге уеннар уздырыла. Хәзерге телефоннарда бушлай кушымталар бар, алар ярдәмендә акча җыярга, акча тотарга, керем-чыгымнарны исәпләргә өйрәнергә мөмкин. 

Бала бай булып үссен, байлыкка сәләте булсын дисәң, аны капитал аерырга өйрәтергә кирәк. Финанс белеме булган һәр кеше өч төрле капитал җыя: агымдагы, резерв һәм инвестиция. Агымдагысы — көндәлек ихтыяҗларга тотылган акчалар. Резерв дип кара көнгә җыелган акчаларны атыйбыз. Инвестиция — акча эшләү өчен, арттыру өчен салынган акчалар. Инвестицияләргә өйрәтергә кирәк. Моның өчен аерым белгечләр бар, алар ярдәмгә килә. Ә һәрбер ата-ана «Мин бүген сайлаган язмыш — киләчәгемә зур инвестиция» дип баланы өйрәтә ала. Сыйфатлы ризык сатып алу булсынмы, яисә кирәксез уенчыктан баш тартумы — монысы инде мөһим түгел. 

Ата-анага киңәшләр: нәрсәне балага әйтергә ярамый?

Тормышта язылмаган законнар булган кебек, гаиләдә дә акчага кагылышлы, бала белергә тиеш булмаган темалар бар. Дөрес, яшүсмерләргә әле сөйләргә ярый, ә менә кечерәкләр исә, аңламаска да мөмкин. 

1. Ата-ананың күпме хезмәт хакы алып эшләвен бала саннар белән белмәсә, яхшы. Аз яки күп дип кенә әйтү дә җитә.

2. Кемнең күбрәк акча эшләве билгеле булмаса да ярый. Чөнки күп кенә гаиләләрдә ата гына эшли һәм бу очракта ана кешенең тәрбия кылуы акчалата күренми. Гаилә — ул бер команда, анда һәркем үз вазыйфасын үти дип аңлатырга кирәк. 

3. Банк картасында күпме акча булуы турында балаларга сөйләнмәсәң яхшы.  

4. Арагызда бурычын түли алмаучы дус яки туган бар икән, аның турында бала каршында начар сөйләмәгез. Ул бурычын кайтарыр, ә менә бала бу турыда онытмас.

5. Кечкенә балалар акча кыйммәтен аңлап бетерми. Репетиторга күпме киткән, бала караучыга күпме бирелгәнен әйтмәгез. 

6. Тапшырылган бүләкләрнең ничә сумга төшкәне шулай ук әйтелмәсә яхшырак.

7. Балаларыбызга яхшы белем бирү — ата-ана бурычы. Шуңа күрә, уку түләүле булганга борчылганыгызны күрсәтмәгез. Яшүсмерләр, яшьләр моны болай да бик яхшы аңлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100