«Улым 60 яшендә – бернигә яраксыз алкоголик»
83 яшьлек Светлана Дмитриевнаның тормышы күптән инде тәмугка әйләнгән. Үзе турында сөйләгәндә ул елый һәм: «Миңа ярдәм итегез! Улымны кайда һәм ничек дәвалый алам? Ул – минем бердәнберем..» – дип ярдәм сорый.

Чаллыда яшәүче Светлана Дмитриевна улының элеккеге хәленә кайтуын көтә. Элек аның кулында аракы шешәсе булмаган.
– Ай саен ике гомер кичерәм, – ди әби. – Айның беренче 2 атнасы – иң куркынычы: улым инвалидлык буенча пособие ала һәм бөтен акчасын аракыга сарыф итә. Бик ямьсезләнеп эчә, идәндә йоклый. Төрлечә сүгенә, бүлмә буйлап йөгереп йөри, мине мыскыл итә. Мин аннан бик куркам. Көндез дә, төнлә дә үз бүлмәмне бикләп утырам. Ике атнадан соң гипноздан чыккандай була: елмая, ягымлы итеп, «әни» дип кенә йөри. Мондый көннәрдә без бергәләп кибеткә һәм базарга барабыз, запас белән азык-төлек сатып алабыз. Төшке аш әзерлибез, аралашабыз, янәшә утырып, телевизор карыйбыз. Пособие алу көнен мин куркып көтәм, һәм барысы да яңадан башлана – улым, мине онытып, кибеткә йөгерә.
Олы яшьтәге хатынның үзенә дә тәрбия кирәк, чөнки ул инвалид коляскасында йөри: шикәр чире белән авырып киткәч, бер аягын ампутацияләгәннәр. Инде икенче аягы да бик авырта.
Светлана Дмитриевна һәрвакыт тормыш дәфтәрен исенә төшереп утыра. Аның интеллигент гаиләсе булган. Ире бик яхшы була, ул аңа һәрвакыт терәк була, аннан бер тапкыр да тупас сүз ишетми.
– Бер тапкыр кызып китеп, бер ямьсез сүз әйтеп куйган идем, ә ул: «Ничек инде син шулай әйтә аласың? Бу – әдәпсезлек!» – дип кисәткән иде», – дип искә ала Светлана Дмитриевна.
Ир белән хатын җаваплы урыннарда эшләгәннәр, ике уллары да балачактан мөстәкыйль булып үскән. Тормыш шартлары, ата-аналарының таләпләре бер үк булса да, аларның һәркайсының үз язмышы төрлечә була. Кечесе 33 яшендә юл-транспорт һәлакәтендә үлә. Светлана Дмитриеваның оныгы һәм оныкчыклары бар, алар яраткан әбиләренә шалтыратып торалар, ләкин өйдәге абыйларыннан шикләнеп, килергә куркалар.
– Александрның тормышы яхшы гына бара кебек иде: мәктәптән соң ул техникумга укырга керде, – ди әнисе. – Ләкин «дөрес җиргә укырга кермәдем» дип, укуын ташлады. Без ирем белән бик борчылдык, аннан соң ул бик җиңел генә КамПИга укырга керде һәм тагын безнең кәефебезне төшерде: беренче сессиядән соң ук, «ошамый» дип, укуын тагын ташлады. Аннан аны армиягә озаттык, акылына килер, җитдиләнеп, чыныгып кайтыр, дип өметләндек. Кайткач, өйләнде. Без яшь гаиләгә торак белән ярдәм иттек, кызы – оныгыбыз туды. Ләкин хатыныннан уңмады: ул үзе дә эчте, Александрны да исерткеч эчемлекләргә ияләндерде. Александр аерылышты һәм безнең янга кайтты, кече улыбыз үлгәннән соң авырып киткән әтисен карарга ярдәм итте. Әтисе үлгәннән соң, без фатирда икәү генә калдык. Түләүләр һәм өйдә даими чыгып торган проблемаларны берүзем хәл итәм. Барысын да чисталыкта һәм тәртиптә тотам. Улымның күлмәкләрен үзем үтүклим, тәмле ризык әзерлим. Шәфкатьсез булырга теләмим. Ә ул 60 яшендә – бернигә яраксыз алкоголик.
Улы өчен борчылган Светлана Дмитриевна кул кушырып утырмый. Аны 5 айга Казан янындагы шәхси ябык клиникага урнаштырган. Дәвалану өчен 180 мең сум түләгән. Кызганыч, дәвалау курсы ярдәм итмәгән, 1 ай узуга, аның улы кабат шешәгә ябышкан.
– Дәвалануга бармаган да кебек, – дип зарлана Светлана Дмитриевна. – Аның агрессиясеннән, исерек кыланышларыннан бик авыр булганда, участковыйга шалтыратам. Яхшы, ярдәмчел кеше. Ул Александрны берничә тапкыр полиция бүлегенә алып китте, ләкин улым гел анда да кала алмый. Аек булганда, барысын да аңлый: «Әни, башкача эчмәячәкмен», – дип тынычландыра да. Ә исереккә диңгез тубыктан. Үз-үзен алкоголь белән бетерүен күрү бик авыр.
Кайбер киңәш бирүчеләр аңа торакны алмаштырырга һәм улына аерым фатир сатып алырга тәкъдим итә. Янәсе, мөстәкыйль яшәү аны уйланырга, акылына килергә һәм әнисе опекасыннан китәргә мәҗбүр итәчәк. Ләкин Светлана Дмитриевна моңа ышынмый. «Фатирын да сатып эчеп бетерер дә киредән минем янга кайтыр», – дип шикләнә ул.
Депрессиядән һәм авыр уйлардан арыну өчен, ул концертларга бара, китаплар укый, дус әбиләре белән аралаша.
– Минем юанычым шунда: гаиләбезнең бәхетле көннәрен искә төшерәм, алар күп иде бит, – дип искә ала әби. – Хәтта истәлекләр китабын яздым, моңа берничә ел вакытым китте. Һәр битенә күз яшьләрем тамган. Минем Александрга язган шәхси хатым да бар: «Миңа бәхет елмайды, кече улым бар иде, мин аны алтын улым дип саныйм. Аның безнең белән булмавы бик кызганыч. Яратам, чиксез сагынам. Александр, белмим, минем хатым сиңа ярдәм итәрме – бу минем күңел ташкыным. Һәм син минем канымны, минем тормышымны тамчылап эчәсең. Уйла! Улым, сиңа аңыңа килергә вакыт...»
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә