Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ничек без, укымышлы һәм эшчән кешеләр, Тимур кебек бала үстерә алдык?!»

Бер танышым сөйләде. Бер гаиләдәге кыз бала мәктәпне тәмамлаганнан соң беркая да укырга кермәгән, ә әти-әнисеннән «уйлар өчен» 1 ел вакыт сораган. Хәзер инде сигезенче ел официант булып эшли икән. Эшләгән акчасының яртысы фатир арендасына, ә калган өлеше ашау-эчүгә китеп бара, дип зарланган әти-әниләре. Ә еллар бит бик тиз уза...

news_top_970_100
«Ничек без, укымышлы һәм эшчән кешеләр, Тимур кебек бала үстерә алдык?!»
Фото: «Татар-информ»

«Исәнмесез ! Минем кичерешләр – күңел халәте генә түгел, ә киләчәктә һәлакәт булмасын өчен җәмгыятьне уяту омтылышы.

Үземне күпме хәтерлим – мин һәрвакыт эшлим. Авылда тудым, сыер саудым, җәй буе печәнлектә эшләдем, мәктәптән соң бюджетка укырга кердем, укыганда да акча эшләдем, кияүгә чыктым, ирем белән ипотека алдык, аны вакытыннан алда яптык, зуррак фатир сатып алдык. Ирем дә балачактан бирле эшли, бөтен эшне булдыра. Вакытлар узу белән дача сатып алдык, иремдә дә, миндә дә машина, вакыт-вакыт, бөтен гаиләбез белән ял итәргә барабыз.

Безнең бер улыбыз бар, аңа хәзер 23 яшь. Мин аның белән ачуланышып арыдым инде! Проблема шунда: аңа бернәрсә дә кирәкми. Әлбәттә, балачактан ул бернигә дә мохтаҗлык кичермәде, тәмле ашады, яхшы киенде, диңгезгә барды, мәктәп елларында ук яңа айфонлы булды һәм боларның барысы да – ул башкалардан ким булмасын өчен. Башлангыч сыйныфларда улыбыз бик яхшы укыды, урта мәктәптә бераз артта калды, ләкин спорт белән шөгыльләнде.

Беренче шикләнүләр Тимур (исеме үзгәртелде) өлкән сыйныфларда укыганда, булачак һөнәрен билгели алмагач барлыкка килә башлады, аңа берни дә кызык түгел иде. Без үзебез карар кабул итеп, аны техник юнәлешкә җибәрергә булдык. Ул чагында аның беренче йөргән кызы барлыкка килде. Ул ничектер безгә кунакка килде, мин аларның сөйләшүеннән ишетеп, аларның бөтенләй бернинди планнары булмавына шаккатып калдым. Тулы инфантиллар. Ярый әле аерылыштылар.

Улыбыз репетиторлар ярдәмендә БДИны яхшы тапшырды, баллар буенча ул икътисадчыга бара алды. Екатеринбургтагы уку йортына керде. Без улыбыз белән шундый горурландык, аны туганнарыбыз белән озаттык, бай табын әзерләдек. Әмма аны 1нче курстан соң ук уку йортыннан куып чыгардылар. Мин, моны хәл итәргә барам, дигәч, бу аңа кызык түгеллеген һәм башка шәһәрдә уку авыр булуын әйтте. Без бик каты талаштык, минем кан басымым күтәрелде. Ирем көчкә тынычландырды.

Ул үзебезнең шәһәрдәге университетка укырга керер дип уйлаган идек, ләкин Тимур безнең аңа артык басым ясывыбыз, ул әле тормышта кем булырга теләвен билгеләмәве турында әйтте. Сез минем тормышымны җимерәсез һәм мондый басымда яшәргә теләмим, диде. Мин бик нык курыктым, һәм, ирем белән сөйләшкәч, без аңа сайлау иреге бирергә булдык. Тимур техника кибетенә сатучы булып урнашты һәм бездән китәргә теләвен әйтте. Без «теләсәң нишлә!» дип кул селтәдек.

Нәтиҗәдә... Мәктәпне тәмамлавына инде 5 ел узды. Тимур беркая да укырга кермәде, бүлмә арендалый, курьер булып эшли! Аңа акча җитәдер, дип уйлыйсызмы? Юк, әлбәттә! Ул бездән акча алып тора, безгә кичке ашка килә, тик аның киләчәге турында сүз чыкса, шунда ук үпкәли, мине һәм әтисен телефонда блоклап куя. Мин һич тә аңлый алмыйм: ничек без, укымышлы һәм эшчән кешеләр, Тимур кебек бала үстерә алдык? Әллә ул бала чагында күз алдында лаеклы үрнәк күрмәдеме? Ул бер көн белән генә яши, киләчәге турында уйламый.

Танышларымнан да балалары турында шундый сүзләр ишетәм. Еллар бит бик тиз уза. Белемсез, яхшы эшсез син кемгә кирәк булачаксың?

Зумерларның бердәнбер плюсы – алар эчми, исереп йөрми, тик аларның кызыксынулары бик чикләнгән, көне буе телефонда утырырга мөмкиннәр.

Мин элек буыннар характеристикасы белән кызыксынмый идем, әмма соңгы вакытта интернетта күп укыйм һәм, дәүләткә ашыгыч рәвештә моңа тыкшынырга һәм нидер эшләргә кирәк, дигән нәтиҗәгә киләм. Тиз үсә торган технологияләр аркасында зумерларның фикерләү сәләте өстән-өстән генә, коммуникатив күнекмәләре зәгыйфь, алар түбән хезмәт хакына яки уңайсыз эш тирәлеге белән килешергә әзер түгел. Әлбәттә, мин аңлыйм, аларга тормышка яраклашу безгә караганда катлаулырак. Мисал өчен, совет буыны торакны эш һәм оешмалар ярдәмендә ала иде, безнең буын (миленниаллар) тиз кредитлар һәм ипотека программалары чорына эләкте, ә зумерларның хәзерге процент ставкалары белән торакка ничек акча эшли алуын күз алдына да китереп булмый. Әмма шул ук вакытта аларга бу кирәкми дә кебек тоела. Торакны арендага алып, бөтен дөнья буйлап йөрү – алар өчен нормаль күренеш.

Зумерлар белән эшләү дә уңайлы түгел. Безнең коллективта 30 яшькә кадәрге берничә яшь хезмәткәр бар. Җитәкчелек «яшьләргә юл бирергә кирәк» дип әйтә килә, әмма эш шунда: иң зур йөкләнешне, иң югары нәтиҗәләрне без – урта һәм өлкән буын күрсәтәбез. Без – давылда да, карда да, 40 градус температура белән дә проектны фидакарьләрчә тәмамлаячак кешеләр, бездә депрессия, иҗади кризислар булмый, без һәрвакыт «сөрәбез». Ә бу инфантиллар 9дан 6га кадәр утыралар, эш көненнән артык беркайчан да калмыйлар, әгәр авырсалар, шунда ук больничный алалар һәм эштән бик җиңел генә китә дә алалар. Ә без тешебез-тырнагыбыз белән ябышып эшлибез!

Кыскасы, бу буынны аңламыйм, һәм минем баламның да «барысы да лайт буенча» яшәве бик кызганыч. 1-2 елдан алар белән нәрсә булачак? Картлык көннәренә алар нинди милек һәм пенсия туплаячак, алар яшьлекнең тиз узуын аңламый, борылып карарга өлгермисең, ә инде пенсия фондына гариза бирер вакыт җитә. Минемчә, дәүләтнең тыкшынуы кирәк, ләкин ничек?»

  • Белешмә өчен: зумерлар буыны – 2000-2011 елларда туган балалар.

«СахаПресс»тан тәрҗемә

Комментарийлар (2)
Калган символлар: 1000
  • 6 апрель 2025
    Исемсез
    Рәхәт үскән бала шундый ул. Үзегез гаепле, алып кайтырга иде тагын бер ике бала, өфәйләп үстерергә вакытыгыз булмас иде. Нигә кайгырсын, сез квартира алып бирәчәксез, бирмәсәгез, сезнеке калачак дип тик йөриячәк. Әле өйләнсә, гаиләсен дә тартачаксыз, без эшли торган буын дип.
  • 6 апрель 2025
    Исемсез
    Уф... Сезнең белән яшәү авырдыр
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Кому из детей удалось выжить, когда мать напала с топором ?
За что в Москве полицией задержаны более 40 мигрантов ?
Киркоров раскрыл тайну имени для его будущего сына: читать
news_right_column_3_240_400
Назван самый опасный соус для приема пищи
news_bot_970_100