Узган ел улым Марсельгә 18 яшь тулды. Ә туган көненнән соң бер атна узгач өйләнде. Сәбәбе гап-гади – йөргән кызы балага узды. Әйе, саклану турында һәр үтүктән сөйләп торган, презервативлар һәр кибеттә сатылган безнең заманда да мондый хәлләр була. Улым – ахмак, акылсыз малай түгел, техник уку йортында укый.
«Нәрсә булды? Син әллә таш гасыр яшисеңме әллә кара урманнан чыктыңмы?» – дип аптырап сорадык әтисе белән.
Марсель берни дәшмәде, кызарып-бүртенеп басып торды. Йөргән кызы Алия дә начар кыз түгел, элекке классташы, хәзер колледжда укый. Әнисе белән икесе генә яшиләр. Мин алар белән артык таныш түгел, мәктәптә бер-ике тапкыр ата-аналар җыелышында очрашкан булды.
«Алия йөкле. Мин өйләнәм!» – дип кайтып керде улыбыз
Без әтисе белән аптырашта калдык, кире күндерергә тырыштык.
«Улым, уйламыйча, ашыгыч карар кабул итмә, үз тормышыңны бозма. 18 яшьтә гаиләгә нәрсәгә кирәк сиңа? Үзең дә бала гына бит әле. Хәтта үз артыңнан савыт-саба да юып куя алмыйсың бит. Ә бала карауны күз алдыңа китерәсеңме?» – дидем.
«Без бирешмәбез. Алия белән бер-беребезне яратабыз. Хәтта аборт ясатырга тәкъдим итәргә уйламагыз да!» – диде улым.
Мин шуны тәкъдим итәргә уйлаган идем дә. Әмма улымның сөйләменә хас булмаган «Һәр булу үз ризыгы белән туа!» дигән сүзләрдән соң телемне тешләдем һәм булачак кодагый белән сөйләшеп карарга уйладым.
Озак сөйләштек. Алиянең әнисе Фирая бик тыныч һәм басынкы сөйләште. Ә мин бик дулкынландым, борчылдым. Фирая әле яшүсмер генә булган балаларның өйләнешүен начар дип уйламый иде, Марсельне дә гаепләмәде һәм балаларны үз янына сыендырырга, һәрьяклап булышырга вәгъдә итте. Әмма Фирая кызының йөклелеген өзүгә катгый каршы килде.
«Аңлыйсызмы, безнең нәселдә хатын-кызлар баланы бик авыр күтәрә. Мин дә Алияне көч-хәлгә күтәреп чыктым, ә бертуган апам уңышсыз операциядән соң бөтенләй бала таба алмады. Шуңа күрә кызыма беркайчан да аборт ясатырга тәкъдим дә итмәячәкмен, рөхсәт тә итмәячәкмен. Моның начар тәмамланырга мөмкин икәнен үзегез дә бик яхшы аэлыйсыз бит?» – диде Фирая минем читләтеп кенә ишарә ясауларыма.
«Хәзерге медицина белән бу операция бөтенләй зыянсыз уза бит. Әле бераз олырак булсалар да каршы килмәс идем. Балаларга әле 18 дә тулмаган, бигрәк бала-чагалар бит. Марсельнең тагын 4 елдан артык укыйсы бар. Ул әле бала гына, мөстәкыйль тормышка бөтенләй дә әзер түгел. Ә Алия бала тапканчы укуын бетерә алачакмы? Уйлап карагыз, кызыгызны нәрсәгә этәрәсез? Ә алар нинди акчага яшәячәк?» – дидем мин.
«Без апам белән ярдәм итәрбез. Ә сезнең гаилә читтә калырга уйлыймы әллә?» – диде Фирая сорауны кабыргасы белән куеп.
«Мин оныкларга әзер түгел әле. Без Марсельнең укуы өчен түлибез, ә бер дә аз акча түгел. Мин балага күпме акча кирәген бик яхшы беләм. Улыбыз укыганда, 5 ел буена оныкка акча түгә алмыйбыз», – дидем.
«Ярар соң, алайса балалар безнең белән яшәр. Оныгым да, сезнең улыгыз Марсель дә миңа артык кашык булмас», – дип сүзне төгәлләде булачак кодагый.
Без ирем белән һәр көн Марсельне кире үгетләдек, начар киләчәк тә юрап карадык. Тик файдасы булмады. Туй булды. Матур күлмәксез, букетсыз, лимузиннар, дусларсыз гына узды. Тик, йөрәгем түзмәде, без ирем белән ресторан өчен түләдек. Улыбыз тещасы янына күченеп китте.
Ничектер бер-беребездән читләштек кебек. Марсель олы булып, мөстәкыйль булып кыланырга тырышты, безгә кичке ашка яки компьютерда эшләп алырга керештерде. Бөтен сорауга да «Нормально» дип кенә җавап бирә. Әмма мин аның күзләрендә нуры сүнгәнен, моңсуланып калганын һәм әти-әни йортыннан яшь хатыны янына кайтып китәргә теләмәвен бик яхшы сиздем.
Алия әкренләп түгәрәкләнде, корсагы үсте, гормоннары уйнады. Дәгъвалар, ызгышлар, үпкә-сапкалар башланды. Юк кына проблеманы да миңа Фирая шалтыратып әйтте һәм Марсельгә ничек тә йогынты ясарга сорады. Берсендә түзмәдем:
«Сез төрле яклап ярдәм вәгъдә иттегез бит! Менә булышыгыз инде! Мин катышырга җыенмыйм», – дидем каты гына итеп.
Шуннан соң шалтыратулар туктады. Ә беркөнне Марсель әйберләрен җыеп кайтып керде. Хатынына беркайчан да кире кайтмаячагын, аны яратмавын, аның белән яшәргә теләмәвен әйтте. Улыкаемның суырылып, ябыгып калган яңаклары буйлап күз яшьләре минеке белән бергә буталып акты...
«Әнием, сине никләр генә тыңламадым икән?! Хәзер боларның берсе дә булмас иде. Әни, мин синдә кала алам бит, әйеме?» – диде улым күзләрен түбән төшереп.
«Улым, бу синең өең. Аның ишекләре сиңа һәрвакыт ачык, ә әти-әниең сине күрергә гел шат һәм ярдәм итәргә әзер. Йокла, балам, хәерле төннәр», – дип улымның маңгаеннан үбеп, юрганын рәтләп куйдым.
Бер минуттан Марсель йоклап та китте. Ә мин ул төнне икеләнү, шик-шөбһәгә бирелеп керфек тә какмадым. Нәрсә сайларга – улымны яратмаган хатыны белән интегеп яшәтергәме һәм бала табарга бер ай кала авырлы хатынын ташлап кабәхәтлеккә этәрергәме? Аерылып, акча биреп котылыргамы?
Тик иртәнгә бер нәрсәне аңладым, ахыргы карарны Марсель үзе кабул итәргә тиеш. Ул кайсы якны сайласа да, кабул итәчәкмен һәм барыбер яратачакмын.