Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улым 10 сәгать дәвамында өшеп үлгән». Үсмер малай иптәшләре белән очрашкач югалган

news_top_970_100
«Улым 10 сәгать дәвамында өшеп үлгән». Үсмер малай иптәшләре белән очрашкач югалган
"Татар-информ" архивы

Екатеринбург шәһәрендә 14 яшьлек үсмер салкында өшеп үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

16 декабрьдә бу малай соңгы тапкыр дуслары белән бергә бер фатирга бара. Фатирда төшерелгән кадрларны «КП» сайты күрсәтте.

«Син кая?» – дип сорыйлар иптәшләре бу малайдан.

«Мин өйгә кайтам», – ди ул тыныч кына.

Малайның атасы 19.30 сәгатьтә полициягә мөрәҗәгать итә. Югалган бала белән бер фатирда булган иптәшләре дә  «нидер булганын» аңлап ала. Аны полиция һәм волонтерлар эзли. Икенче көнне аның мәете табылуын хәбәр итәләр. Салкында өшегән малай мәетен 18 декабрьдә көндез «Леруа Мерлен» кибете янындагы ангар артында чокырда тапканнар. Үлемнең якынча сәбәбе – өшү.

«Мин версияләр әйтә алмыйм, мин баламны югалттым. Беркемгә дә гаеп атып та булмый. Монда олылар да, балалар да гаепле булуы мөмкин. Һәркем үзенә җаваплылык алырга курыкмаска тиеш. Мин улымны күргән кешеләр турында әйтәм. Якыннан узып баручы машинист. Улым 400 метр чамасы барган. Аннары саклана торган тукталышта йөргән, сакчы гына йоклаган. Шимбә иртәсе бит. Эш көне булса, күргән булырлар иде. Аннары ул тимер юллар янындагы ангар артына барып чыккан. Анда парк янында виадук бар. Тикшерү сүзләренчә, улым 10 сәгать дәвамында өшеп үлгән», – дигән мәрхүм баланың атасы.

Бала мәете табылганчы ук «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин тикшерү барышы турында хәбәр итәргә кушкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100