Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улыгыз Нияз безнең күңелләрдә мәңге яшәр»: җәй көне хәрби хезмәткә киткән ир-ат һәлак

news_top_970_100
«Улыгыз Нияз безнең күңелләрдә мәңге яшәр»: җәй көне хәрби хезмәткә киткән ир-ат һәлак
Фото: © zainsk-inform.ru

Зәй районның Югары Шепкә авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә һәлак булган Нияз Каюмов белән хушлаштылар. «Зәй-информ» язуынча, аны хәрби дуслары озата кайткан.

Нияз Каюмовның әнисенең һәм улының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашырга район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, җитәкчеләр, шепкәлеләр, район халкы күпләп килде.

Хушлашуда Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов: «Без тагын бер егетебезне югалттык. Аның ил бөтенлеге өчен аяусыз көрәшүен без мәңге хәтеребездә сакларбыз.

Мөхтәрәм Зәй районы, Шепкә авыл җирлеге халкы, хөрмәтле Зөһрә Нурмөхәммәтовна, Эмиль Ниязович, мәрхүмнең туганнары, дуслары!

Бүген Каюмов Нияз Радик улын соңгы юлга озатабыз һәм бөтен район халкы, барлык зәйлеләр сезнең белән бергә авыр хәсрәтегезне уртаклаша.

18 яше тулу белән, Нияз Каюмов армиягә китә, 1989-1991 елларда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафында баш корабль старшинасы булып хезмәт итә, быел июнь аенда контракт төзи. Махсус хәрби операция зонасында материаль тәэмин итү ротасының автомобиль взводы машина йөртүчесе була, хезмәттәшләре белән бергә Киев режимы геноцидына дучар ителгән Украина халкының тынычлыгын саклауга үз өлешен кертә. Кызганычка, сугыш югалтуларсыз булмый. 9 ноябрь көнне рядовой Каюмовның гомере өзелә.

Хөрмәтле Зөһрә апа! Барлык зәйлеләр исеменнән тагын бер тапкыр авыр кайгыгызны уртаклашам. Бу авыр кайгыны күтәрергә Аллаһ Сезгә күркәм сабырлыклар бирсен! Улыгыз Нияз турында якты истәлек безнең күңелләрдә мәңге яшәр. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын! Шундый батыр ул үстергәнегез өчен рәхмәт сезгә», – диде.

Нияз Каюмов агымдагы елның 9 ноябрендә хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булган. Ул автомобиль взводын ягулык белән тәэмин итү бурычын башкарган.

Ә махсус хәрби операциягә ул агымдагы елның 7 июнендә контракт нигезендә алына.

Иван Гущин ТР Рәисе исеменнән кайгы уртаклашты һәм «Нияз Каюмов – Россия һәм Татарстаныбыз горурлыгы», – диде.

Нияз Каюмов Югары Шепкә зиратында җирләнде, дип яза район газетасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100